Заманча алымнар, технологияләр

Сайтта урнаштырылган материалларны кулланган очракта, авторны күрсәтү һәм сайтка сылтама кую мәҗбүри.

Текстны анализлау органайзеры

Кызыклы педсовет өчен 5 идея

Үзем турында 5 факт

Текст белән эшләү өчен уен

Яңа ел стилендә ТРИЗ биремнәре

«Футбол тубы»

«Смартфон»

«Кар бөртеге» алымы

Яңа ел стилендә ТРИЗ биремнәре

RAFT-технология

Беләм Белергә телим Белдем алымы

Идеяләр кәрзине алымы

Интеллект карта алымы

Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе

«Футболка» алымы

Фаразлар агачы алымы

«Үрмәкүч-карта» алымы

«Гамбургер » алымы

Ачык дәрес үткәрер өчен киңәшләр

Әдәби әсәрне анализлаганда «скелет» алымын куллану

Шакмак алымы

Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясендә дәрес структурасы

“Синквейн” алымы

Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе белән үткәрелгән дәресләрдәге укытучы белән укучыларның эшчәнлек төрләре

“Диаманта” алымы

Дәресне башлап җибәрер өчен уеннар

“Ыргытылган таш” алымы.

Мотивация почмаклары

«Печенье» алымы

“Логик чылбыр” алымы

 

ТРКМ как средство формирования УУД

Использование ТРКМ на уроках татарского языка

Лэпбук — интерактив тематик папка

15 комментариев к записи “Заманча алымнар, технологияләр”

  1. Рашида:

    Критик фикерләүнең технологиясенең төрле алымнарф белән таныштым. Эшлэгэн укытучыга бер дигэн алымнар. Системалы эшчэнлек өчен бөтенесе дә туры килә. Тик миңа Диаманта алымы белэн Синквейн алымы икесе дә бер төрле кебек тоелды. Аермасын аңлата алмассызмы?

    • Алена Петровна:

      Рәхмәт, Рәшидә ханым!
      Синквейн бишьюллык, ә Диаманта җиде юллык ришмалашмаган шигъри әсәрләр. Синквейнның беренче юлы 1 исемнән, 2 нче юлы ике сыйфаттан, 3 нче юлы өч фигыльдән, 4 нче юлы дүрт сүздән торган җөмләдән һәм 5 нче юлы темага ассоциатив булган бер сүздән тора. Диаманта да 4 нче юлга кадәр нәкъ шулай языла. Ләкин 5 нче юлы темага капма-каршы булган өч фигыль, 6 нчы юлы капма-каршы булган ике сыйфат, 7 нче юлы Диамантаның темасына капма-каршы булган бер исемнән тора. Диамантаны икенче төрле «икеләтелгән» Синквейн да дип йөртәләр. Диаманта алымы ярдәмендә ике төшенчә арасындагы охшаш һәм аермалы якларны билгеләргә мөмкин.

  2. Айгуль:

    Бик кызыксынып, барлык алымнар белән танышып чыктым. Миңа бигрәк тә «Интеллектуаль карта» алымы ошады. Бик кызыклы.

    • Алена Петровна:

      Интеллектуаль карта –татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның фикерләү процессын күзәтү мөмкинлеген бирүче һәм мәгълүмати компетентлыкны тәэмин итүче инновацион алым. Алымның өстенлекле яклары:
      — Өйрәнелүче объектны модельләштерү укучыларның когнитив фикерләвендә һәм мәгълүматны нәтиҗәле эшкәртә белүендә килеп туган бик күп проблемаларны чишәргә мөмкинлек бирә.
      — Укучы шәхесен тирән өйрәнергә ярдәм итә;
      — гомумуку күнекмәләрен формалаштыра;
      — проблемадан чыгу юлын табарга өйрәтә;
      — танып белү эшчәнлеген тизләтә;
      — хәтернең барлык төрләрен яхшырта; креатив фикерләүне үстерә һ.б.

  3. Гульназ:

    Мине бигрэк тэ «Шакмак» алымы ошады. Шулай да мисаллар китерсэгез, мин бик шат булыр идем.

    • Алена Петровна:

      Гөлназ ханым! «Шакмак» алымы турында тулырак мастер-класслар бүлегендә «Шакмак» һәм «Кубик» алымнары дигән мастер-классларның эшкәртмәләре белән таныша аласыз. Анда мисаллар тулырак бирелгән.

  4. Алена Петровна:

    Гөлназ ханым!
    Рус төркемнәрендә “Шакмак” алымын лексик материалны сөйләмдә куллануны ныгыту, камилләштерү дәресләрендә үткәрергә була.
    Р. З. Хәйдәрованың 3 сыйныф “Күңелле татар теле” дәреслегендәге “Белем бәйрәме” бүлегендәге бирелгән шакмаклы дәфтәр сүзтезмәсен карап үтик.
    Шакмаклы дәфтәр.
    Тасвирла: шакмаклы дәфтәр 12 битле. Кәгазь. Яшел тышлы.
    Ассоцияция китер: квадрат. (математика)
    Куллан: Минем алты шакмаклы дәфтәрем бар.
    Чагыштыр: Шакмаклы дәфтәргә саннар языла, математика дәресендә кулланыла. Сызыклы дәфтәргә сүзләр, җөмләләр языла, татар теле, рус теле дәресләрендә кулланыла.
    Иҗат ит: Диалог: “Кибеттә”
    — Исәнмесез, апа!
    — Исәнмесез!
    — Сезнең шакмаклы дәфтәрләрегез бармы?
    — Әйе, бар. Сиңа ничә шакмаклы дәфтәр кирәк?
    — Миңа 10 шакмаклы дәфтәр кирәк. Ничә сум тора?
    — Бер шакмаклы дәфтәр 5 сум тора.
    — Рәхмәт, апа! Сау булыгыз!
    — Сау булыгыз! Тагын кил.
    Бәя бир: Кибеттә шакмаклы дәфтәр сатып ала белү өчен кирәк.
    “Шакмак” алымын дәресләрдә төрле вариантларда кулланырга була, ул универсаль.

  5. Гөлгенә:

    Алена Петровна, мин дә тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе белән кызыксына башладым. ФДББС буенча без укучыларыбызны төркемнәрдә эшләргә өйрәтергә тиешбез. ТФТсенең төркемдә эшләргә өйрәтә торган нинди алымнары бар?

  6. Алена Петровна:

    Гөлгенә ханым, ТФТсенең төркемнәрдә эшләргә өйрәтә торган Зиг-заг, Рафт-технология, Түгәрәк буенча хат язу һ.б. алымнары бар. Бу технология “киртәләрсез” аралашуга корылган. Әлеге укыту технологиясе укучыларны шәхес итеп үстерүгә, аларны коллектив эчендә тәрбияләүгә басым ясый.

  7. Гөлгенә:

    Җавабыгыз өчен рәхмәт, Алена Петровна! ТФТ тагын тулырак өйрәнермен.

  8. Алсу:

    Татар төркемнәрендә әдәбият дәресләрендә образларга характеристика бирер өчен ТФТсенең нинди алымнарын тәкъдим итәрсез?

    • Алена Петровна:

      Алсу ханым, образларга характеристика бирер өчен ТФТсенең «Синквейн» алымы бик уңышлы. Әгәр бала образга синквейн төзи ала икән, димәк ул образ турында сочинение дә яза ала дигән сүз. Шулай ук «Диаманта» алымы ярдәмендә берьюлы ике образга характеристика бирергә була. Мәсәлән, «Алмачуар» хикәясендәге Закир белән «Нәҗип» хикәясендәге Нәҗип образларын тикшерергә була.
      ТФТсенең «Алты эшләпә»алымы ярдәмендә образны 6 яктан: уңай, тискәре якларын һ.б. тикшерергә мөмкин.

  9. Ләйсән:

    Aлена ханым! Критик фикерләү технологиясенең барлык алымнары белән дә танышып чыктым. Бик кызыклы! Рәхмәт сезгә!

  10. Галия:

    Файдалы рубрикагыз өчен рәхмәт!

Оставить комментарий