Мөхәммәт Мирза Балачак хатирәсе

Түрдә – киштә, бер очында ашъяулыкка ипекәй төреп куелган; икенче очында, дүрт почмагыннан төйнәлгән ак яулыкта, сабаклар – “Рөхсәтсез кагылмаска” – әнкәйдән һәм әбекәйдән колакка киртелгән. Әнкәйнең мичтән кайнар ипекәйләр чыгарганын барыбыз да тын алмый карап утырабыз. Агач көрәгенә утыртып, мич авызына тартып китерүгә, өйгә рәхәт тәмле ис, таралып, борынны ярып керә, авыз суларын китерә. Әнкәй аларны, кабарып пешкән алты түгәрәк ипекәйләрне, ястык өстенә җәелгән ашъяулыкка тезеп сала – шулай иткәч, кайнар ипекәй кабарган рәвешен югалтмый.

Ипекәйләр алынып бетүгә, әнкәй мичкә бәрәңге тәгәрәтә дә капкачын ябып куя. Ипекәйләр, сүрелеп, кулга алырлык булганчы, мичтәге бәрәңгеләр пешеп чыга. Әнкәй, тимер кисәү агачы белән, аларны мич авызыннан тартып чыгара да сай табага тутыра. Өй эчен тагын да тәмлерәк ис басып ала. Без – биш малай, ике кыз – эскәмиягә килеп урнашабыз. Әнкәй, чоланга чыгып, катык алып керә. Аңа җылытылган сөт салып болгата да ике-өч җамаяк белән өстәлгә китереп утырта. Аннары тугыз агач кашык алып бирә. Ул арада чаршау эчендә ятып ял иткән әткәй, протезларын киеп, өстәл янына килеп утыра.

Әнкәй шул чакта җиделе лампаны алып чыга, һәм бүлмә бермә-бер яктырып китә. Әткәй өстәл янына утыруга, әнкәй, алъяпкычына салып, җылы ипекәйләрне өстәлгә китереп куя. Шуннан соң ул, пычак очы белән, калын-калын телемнәр итеп билгели дә, куллары белән сындырып алып, башта – әткәйгә, аннары безгә бүлеп бирә. Шул рәвешле, ун кешелек гаиләбез, җылы ипекәй, кабыгы үтә күренмәле булып юкарып пешкән кайнар бәрәңге һәм куе сөткә болгатылган салкынча катык белән, кичке ашын үткәрә.

Ә-ә, иң мөһимен истән чыгарганмын икән әле. Ипекәйне бүлеп бирүгә, әнкәй бишектән сигезенче бәбиен – кече энебезне кулына ала да әткәй янәшәсенә килеп утыра. Изүләрен ачып, сабыйга күкрәген каптыра; үзе дә, безнең белән бергә, җылы ипекәй һәм мичтә тәгәрәткән кайнар бәрәңге ашый.

Бераздан өстәл өстендә буш савыт-саба, бәрәңге кабыгы өеме, анда-санда тамган катык, ипи валчыклары һәм ялтыратып яланган, тешләп кителеп беткән бизәкле агач кашыклар гына кала. Без идәнгә җәелгән урынга ятып йокыга киткәч тә, әнкәйнең әле мең төрле эше була…

Эшләре бетсә, әнкәй бәбине бишегенә сала да кулына бәйләм ала, үзе, көйли-көйли, аяклары белән бишек тирбәтә. Бишек көенә без дә йоклап китәбез…

Әнкәйнең утны кайчан сүндереп, кайчан йокларга ятканын да, кайчан йокыдан торганын да без күрмибез. Иртән малларны карап, сыер савып керкәч, самавырын куеп, ул кайнап чыккач, сабыйны имезеп алгач кына безне уята иде.

Балачакның онытылмас истәлекләре бихисап күп, әмма җанга иң якыны – әнкәебез пешергән ризыклардыр, мөгаен. Өйнең астын-өскә китереп туздырып бетерсәк тә, шуклык белән үртәшүләр, бәргәләшеп алулар булса да, табын артында “шылт” иткән тавыш та чыкмас иде. Күрәсең, өстәл янына бик ачыгып утырганбыздыр. Әмма беркайчан да ач торганыбызны, ашамый йоклаганыбызны хәтерләмим. Алюмин савытлардан агач кашыкка һәрчак куе ризык эләкте. Тагын шунысы да хәтергә мәңге уелып калган: “Ашаганда, кеше тәлинкәсенә карамагыз!” – ди торган иде әнкәебез. Бу сүзләрнең мәгънәсе тагын да тирәнрәк булуын инде үсә төшкәч кенә аңладым.

Әнкәй генә шулай тәмле пешергән тары тәбикмәге, күкәй күмәче, көлчә, бәрәңге шәңгәсе, кыстыбый, каты камыр, каз ите кушып пешерелгән дөге, тары боткасы, угыз ашының тәме әлегәчә тел очында тора. Ишле гаиләдә, көн аралаш бер мич ипи пешергән гаиләдә, артыгын төрләнергә мөмкинлек тә булмагандыр. Тик барыбер кайнар күмәч, мичкә тәгәрәткән бәрәңге һәм катыктан өзелмәгән, сугыштан соң дөньяга килгән бәхетле балалар идек без.

Оставить комментарий