Татар халкының гореф-гадәтләре

Җыен

Традиция буенча алдан билгеләнгән бер көнне авыл халкы күрше авыл кешеләрен кунакка чакыра. Гадәттә, бу бәйрәм жомга көнне башланган һәм өч-дүрт көн дәвам иткән. Җыенны һәрвакыт җәй көне, урак эшләре башланганчы бәйрәм иткәннәр. Аңа хәзерлек эшләре алдан алып барылган. Яшьләр тарафыннан оештырыла торган кайбер уеннар һәм күңел ачулар сабантуй бәйрәмендәгеләргә охшаш булганнар. Ләкин ат чабышлары, көрәш һәм башка спорт ярышларының уздырылмавы белән җыен сабантуйдан бик нык аерылып торган. Аның каравы, җыр,бию, музыка көне буе бер дә тынып тормаган. Кызлар, егетләр бергәләп, рәхәтләнеп күңел ачканнар, ял иткәннәр. Җыен вакытында егетләр тирә-юньавыллардан җыелган кызларга күз салганнар: очрашканнар, кавышканнар, соңыннан — парлашканнар. Кыскасы, җыен яшьләр арасында иң киң танылган бәйрәмнәрнең берсе булган.

Бәби туе

Элек әлеге йолаларда бөтен эшне баланы кабул итеп алучы өлкән яшьтәге кендек әбиләре башкарган; бала туган гаиләдә аларга аерым кадер-хөрмәт күрсәтелгән. Кендек әбисе сабыйның кендеген кискән, аны юындырган, әтисенең күлмәгенә төргән (әтисе яратсын өчен). Әстерхан татарларында баланы әбисенең күлмәк итәге белән ураганнар (аның яшенә җитсен өчен), сәламәт, кайгы-хәсрәтсез үсүен теләп дога укыганнар, авызын бал-май белән майлаганнар («авызландыру» йоласы). Кендек әбисе, баланың беренче чүпрәкләрен юып, чарлактагы яисә идән астындагы туфракка күмгән; шулай ук җен-пәриләрне куркыту өчен бала янына кадак куйган. Кендек әбисе баланы кендеге төшкәнчегә кадәр карау өчен еш кына шул йортта калган. Җиде көн узгач, төшкән кендекне киптереп, чиста чүпрәккә төреп, сакларга куйганнар. Баланың беренче күлмәге («көчек күлмәге») кадерләп сакланган. Гадәт буенча, берничә көн рәттән бәби мунчасы ягылган. Ходай шифалы иткән мунчада ана белән бала гына түгел, аларның туганнары, күршеләре дә юынган; мунчадан соң тәм-томнар белән чәй табыны әзерләнгән, бала тапкан хатынның хәлен белергә килүчеләрнең бәби ашлары да шул табынга куелган. Бала табучының әнисе иң абруйлы кунак булып саналган. Ул оныгына бәби юрганы, бәби мендәре, табынга кую өчен йола буенча майда кыздырылган баллы камыр ризыгы — «әлбә» алып килгән.

Аулак өй

Олы кешеләр өйдә юк чакта, буйга җиткән кызлы йортта аулак өй үткәргәннәр. Анда кызлар төрле кул эшләре эшләгәннәр, пешеренеп сыйланганнар. Аулак өйләргә егетләр кертелмәгән. Тәртип саклау максатыннан, өлкән яшьтәге берәр хатын — кыз яки әбине чакырганнар. Аулак өй авыл яңалыклары, аш — су турындагы сөйләшүләрдән башланган, җыр — бию, төрле уеннар белән дәвам иткән.

Сабантуй

Сабантуй — игенчелек белән көн күргән Идел буе казан татарларының бик борынгы бәйрәмнәреннән берсе. Ул язгы кыр эшләре башлану хөрмәтенә үткәрелгән. Сабантуй бәйрәмен уздыру ике өлештән тора: 1) бүләк җыю һәм 2) бәйрәм уздыру.

Нәүрүз бәйрәме

Бу сүзнең мәгънәсе фарсыча “яңа көн”(нәү – яңа, рүз – көн) дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршылау бәйрәме ул. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21 – 22 мартка туры килә. Көнчыгыш календаре буенча әлеге төбәкләрдә язны каршылау язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәменнән гыйбарәт.
Идел буе татарлары Нәүрүзне чәчүгә чыгар алдыннан бәйрәм иткәннәр. Мәсәлән, карга боткасын гына алыйк. Ул шулай ук Нәүрүзнең бер өлеше. Аны икенче төрле дәрә яки зәрә боткасы дип йөртелә. Нәүрүз көннәрендә ( ул атна – ун көнгә сузылган) йорттан – йортка кереп “нәүрүз әйтеп “ йөрү гадәте булган. Бәйрәм көнне иртән иртүк торып 8 –10 кешелек төркемнәргә бүленеп урамнарга балалар чыккан. Алар йорттан – йортка кереп, нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп , йомырка, ярма җыеп йөргәннәр. Йорт хуҗалары кичтән үк йомыркаларын төрле төскә буяп куйганнар. Соңыннан балалар бергә җыелып төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар. Балалар урамнарны йөреп чыккач, атларга атланып егетләр чыккан. Аларда йомырка җыеп йөргәннәр. Бу күренеш сөрән сугу дип аталган. Яшьләр бергә җыелып уеннар оештырганнар.

 

Оставить комментарий