ЙОРТ ӨЧЕН ФАЙДАЛЫ 10 ГӨЛ

Гөлләр йортны бизәп кенә калмый, ә шифа да бирә. Бу факт галимнәр тарафыннан да исбатланган. Гөлләр бүлмәне кислород белән тутыра, мебель, пластмасса бүлеп чыгарган агулы матдәләрне йота, салкын тию һәм депрессияләрдән дәвалый.
Ә хәзер сезгә иң файдалы булган 10 бүлмә гөле турында сөйлим.

1. АЛОЕ.

Картинки по запросу алоэ в горшке

Бу гөлнең яфраклары бүлеп чыгарган махсус матдәләр ленониумнан таралган агуларны йота. Шулай ук кышын була торган электрлашуны бетерә. Төнлә алое кислород ясый. Шуңа аны йокы бүлмәсенең иң түренә куегыз.
Алое –өйдә булган “ашыгыч ярдәм” дә әле. Аның суы ярдәмендә томаутөшүне, ашказаны авыртуларын дәвалыйлар. Ә юылган һәм икегә бүленгән яфракларын ярага куярга була. Бу гөл яхшы дезинфекция чарасы, җәрәҗәтләнгән тәннең төзәлүен тизәйтә. Чыгышы белән ул чүлләр иленнән.

2. ГЕРАНЬ, ЯРАН ГӨЛ.
Картинки по запросу ГЕРАНЬ
Артык катлаулы тәрбия сорамаган бу гөл әле бик файдалы да. Аннан ясалган компресс белән элеке заманда томау, колак сызлавын, баш һәм мускул авыртуларын дәвалаганнар. Пеларгония һәр вакыт яраткан гөлләр рәтендә була.
Бу матур үсемлекнең чәчәкләре кызыл, ак, алсу төстә. Үзеннән үзенчәлекле ис килә. Яран гөл бүлмәдә җыелган һаваны яңарта, микроблар һәм артык дым белән көрәшә. Ә җәен чебеннәрне куркыта. Бу гөл кухня, йокы бүлмәсе өчен яхшы. Бары тик үзегез ята торган урынга якын куймагыз.
Яранның исе канбасымын төшерә, йоклый алмый интеккәндә булыша.

3. КАКТУС

Картинки по запросу КАКТУС
Бу экзотик гөлне борынгы заманда ашаганнар, ә энәләрен теш чистарту өчен кулланганнар. Кактус тәрбиядә бик җайлы, әмма төрле үзенчәлекле формалары белән хуҗасын шатландыра ала. Аны йокы һәм бала бүлмәсеннән ерак тотыгыз. Төнлә, яки саксызлык белән энәсенә кадалмас өчен (шәхсән, үзем нидер эзләп кулны кактуска терәгән идем). Эш бүлмәсе менә дигән җир. Ул компьютердан чыккан нурланышны да йота.

4. ФИАЛКА (СЕНПОЛИЯ)

Картинки по запросу ФИАЛКА
Нәфис чәчәкләргә ия булучы бу гөлләр ел әйләнә атырга сәләтле. Тәрбиядә алар да бик җайлы, тәлапчән түгел. Аларга карап торган кеше депрессиядән арына.
Алар барлык бүлмә өчен дә туры килә. Алар тынычландыра, төсле төсләре белән өйнең ямен арттыра.

5. БҮЛМӘ ФИКУСЫ
Картинки по запросу ФИКУС
Йомшак һәм итләч яфраклык гөлләр һәрчак яраткан үсемлекләр рәтендә. Алар бүлмәне кислород белән тутыра, тузан суырткыч төсле начар агуларны җыя.
Фикусны йокы бүлмәсендә үстерергә кушалар. Бу гөл тынычландыра.

6.Азалия
Картинки по запросу Азалия
Үз хуҗасын ул искиткеч чәчәкләре белән шатландыра. Төсләре актан алып шәмәхәгә чаклы була. Кайчак азалия шул кадәр күп чәчәк ата, хәттә ки яфраклары да күренмәс төсле.
Азалия арганлыкны, нерв киеренкелеген бетерә. Күзләрне ял итерү чарасы булып санала. Ә иҗат кешесе өчен ул әле илһам чыганагы да. Бу гөл көя күбәләге, чебен, черки, йорт кырмыскалары һәм башка корткыч бөҗәкләрне куркыта.
Әмма тәрбия ягыннан ул авыррак гөл. Дөрес сүз булса, салкынча һава ярата.

7.ХЛОРОФИТУМ
Похожее изображение
Тиз үсә, артык тәрбия сорамый. Әллә нинди кыйммәтле кондиционердан да яхшы итеп бүлмә һавасын чистарта. Бу факт Америка галимнәре тарафыннан исбатланган. Юкка гына аны космоска алмыйлардыр. Хлорофитум зыянлы бактерияләрне юк итә, төрле стенада барлыкка килүче гөмбә, күгәреккә дошман.
Бу гөл һәр аш бүлмәсендә үсәргә тиеш. Ул тәүлегенә һавада булган 80% зыянлы матдәне юк итә.
Мин ике төрлесен үстерәм. Яшел яфраклы һәм яшел яфракта ак сызык булганын.

8. СПАТИФИЛЛУМ (ХАТЫН-КЫЗ БӘХЕТЕ ГӨЛЕ)
Картинки по запросу СПАТИФИЛЛУМ
Бүлмәгә стресстан азат итәргә булышкан матдәләр бүлә, һаваны яхшы чистарта һәм дымландыра. Ул микробларны гына түгел, аммиак, бензол, ацетон һәм башка спирт парларын йота. Угар һәм башка агулы газларны йота. Шуңа гына ремонт ясалган өйдә спатифиллиум үсәргә тиеш.

9. САНСЕВИЕРИЯ
Картинки по запросу САНСЕВИЕРИЯ
Тышкы яктан әллә ни гаҗәеп гөл дә түгел. Әмма гадилеге артында әллә ни кадәр файдалы үзлек яшеренгән. Халыкта аны чултан койрыгы, кайнана теле, елан тиресе дип йөртәләр. Аның суы яраларны тиз тазарта, отит, хатын-кыз авыруларына файда. Шулай ук чесотка һәм башка паразитлар чыгарган авырулардан шифа бирә.
Ул күп кислород барлыкка китерә. Синтетика, ленониум бүлгән агуларны йота.

10. ГАДИ МИРТ
Картинки по запросу МИРТ
Ул кан, күз авыруларына дәва. Матурлыгы белән хуҗасын тынычландыра, илһамландыра. Исемлеккә кертсәм дә, бу гөл белән якыннан таныш түгел.

1 комментарий к записи “ЙОРТ ӨЧЕН ФАЙДАЛЫ 10 ГӨЛ”

  1. Алсу:

    Гөлләрне бала кебек сыйпап, алар белән сөйләшергә кирәк, чын күңелең белән яратсаң гына гөрләп үсәләрдер гөл чәчәкләр

Оставить комментарий