Чаллы урамнары ни сөйли?

Мәскәү проспекты.

Мәскәү проспекты яңа шәһәрнең иң беренче проспектларының берсе. 1971 нче елда Мәскәүдән төзүчеләрне Чаллы шәһәренә күпкатлы йортлар төзергә җибәрәләр. Мәскәү проекты белән төзелгән иң беренче йорт 2/01 адресы буенча урнашкан. Мәскәү төзүчеләре Чаллы шәһәрендә 116 күпкатлы йорт төзиләр.

Фотография

 

Чулман проспекты.

Чулман проспекты Кама елгасы иң якын торган,  Нариманов проспектыннан Яшьлек проспектына кадәр сузылган проспект.

“Чулман” – борынгы татар телендә Кама елгасының исеме. “Чул”, “ан” елга дигән сүз. Кама елгасы Идел (Волга) елгасына коя торган елгаларның иң озыны. Аның озынлыгы – 1805 км. Татарстан республикасы биләмәсендә генә 260 км. Ә Кама елгасына 70 000 тирәсе елга, елгачыклар коя: Нократ (Вятка), Зәй һ.б.

Автозавод проспекты.

1972 нче елда Горисполком кушуы буенча яңа шәһәрне Кузнечный, Двигательный, Автосборочный, Прессово-рамный заводлары юллары белән тоташтыручы проспектка Автозавод исемен бирәләр.

КамАЗ бүгенге көндә Россиядә генә түгел, хәтта чит илләрдә дә киң танылган. 1969 нчы елда экскаваторчы Михаил Носков завод төзеләчәк урында беренче чүмеч җирне казып ала. Шулай КамАЗ төзелә башлагач, шәһәребез яңарып, зур темплар белән үсә башлый.

Иң эре машина төзелеше оешмасы булган “Камаз” йөк һәм җиңел автомобильләр, дизель двигательләре, автобуслар, автомобильләргә запас частьлар җитештерә.

 

Оставить комментарий