Ир баланы ничек тәрбияләргә?
Бала үстрү, дөресрәге, баланы тәрбияле, үрнәкле итеп үстерү ата-ана өчен җиңел түгел. Бүгенге тормышыбызда ул көннән-көн авырлаша бара.Моның сәбәбе күптөрле, әлбәттә. Балалар хәзер күбрәк күрәләр, күбрәк ишетәләр, күбрәк фикер йөртәләр. Шулай да, тәрбиянең төп нигезе – үрнәк. Ир бала янында үрнәк алырдай ир-ат булу кирәк дисәк, бу – ачыш булмас. Борынгылар малайларны ничек тәрбияләргә дип, баш ватмаган. Малайны ир-ат тәрбияләргә тиешлеген белгән алар. Ир баланың эчке дөньясын ир кеше генә аңлый ала. Чөнки бу кичерешләрне кайчандыр ул үзе дә кичергән. Әле безнең үзебездә, татар-бакортта, һөнәргә өйрәнсен, дөнья күрсен, чарлансын, дип, ир баланы берәр һөнәр иясенә өйрәнчек итеп бирә торган булганнар. Бүген бу остазлык вазыйфасын спорт тренерлары, укытучылар, туганнар яки гаилә дуслары арасыннан баланың хөрмәтен казанган берәр кеше башкара ала. Ә андый кешенең булуы бик кирәк.
Ир-егет булып җитлегү дәверендә ир бала 3 чор аша кичә. БЕРЕНЧЕ чорда – туганнан алып 6 яшенә кадәр бала әнисенә «чытырдап» ябышкан була әле. Әмма бу әтинең роле аз дигән сүз түгел. Ир бала әти белән үсәргә тиеш. Әти – канун. Әнинең бурычы – баланы ярату булса, әтинең бурычы – өйдәге кагыйдәләрне булдыру, аларның үтәлешен таләп итү. Әти әйткән «ярамый!» һичшиксез үтәлергә тиеш.
ИКЕНЧЕ чор 14 яшькәчә дәвам итә. Бу чорда бала аңлы рәвештә әтисенә тартыла, аңа карап, ир-ат булырга өйрәнә. Улларын ялгызлары гына үстерүче әниләр аның бу таләбен аңларга тиеш. Әтисе булмаса ни, туганнар, дуслар арасында баланың аңлаучысы, киңәшчесе булырдай кеше табылырга мөмкин. Нәкъ шушы яшьтә ир балалар малайлыкның тәмен-ямен тоя башлый икән.
ӨЧЕНЧЕ – яшүсмер балигълыкка ирешкәнчегә кадәрге чор. Бу – иң катлаулы чор. Әти-әни инде икенчерәк планга күчә. Баягы остазлык дигәнебез, шушы чорда аеруча мөһим. Ир балага тормыш югары таләпләр куя. Шәфкатьле дә булсын ул, җебеп тә төшмәсен, кыю да булсын, куркыныч вакыйгаларга да тармасын, акыллы да булсын, эшчән дә булсын, четерекле хәлләрдән чыгу җаен да таба белсен…
Шушы сыйфатлар ир балага барысы да берьюлы сыеп бетәргә тиеш.
Әниләргә киңәш:
Малайларны кечкенә вакытта иркәләүдән курыкмагыз.
Яратуыгызны гел белдереп торыгыз. Сез аның киләчәктә хатын-кыз белән ике арадагы мөнәсәбәтләренә нигез саласыз.
Ә менә яшүсмер малаегызны алдыгызга утыртып сөю дөрес түгел. Бу яшьтә малайларның сексуальлеге формалаша һәм сезнең иркәләү-назлавыгыз аңарда дөрес булмаган эротик тәэсир калдырырга мөмкин.
Улыгыз ничә яшьтә генә булмасын, аның кыюлыгын күреп, мактап торыгыз. Аның янында үзегезне көчсез, яклауга мохтаҗ хатын-кыз итеп күрсәтегез.
Улыгызны «өф-өф» итеп кенә үстермәгез. Үзе тотып карамыйча, чәйнекнең чынлап та кайнар икәненә ышанмаячак бит ул.
Малайларны гел ачуланып тору, аларда дөньяга карата үч тудыра. Танылган инглиз педагогы Роджер Эшемның мондый сүзләре бар: «Ир балада тырышып уку теләген фәкать мактап кына уятып була».
Улыгызны ялгызыгыз гына үстерәсез икән, аны һичшиксез, берәр спорт түгәрәгенә бирегез. Түгәрәкнең җитәкчесе ир-ат булсын. Киңәш сорардай ир-ат дусты булырга тиеш аның.
Әтиләргә киңәш:
Улыгызның күз яшьләреннән көлмәгез. Аны сүз белән «чеметмәгез», бигрәк тә иптәшләре янында.
Улыгызның гел яныгызда чуалуына ачуланмагыз. Киресенчә, кадак какканда, шөреп борганда, базардан бәрәңге алып кайтканда (гәрчә улыгыз өч кенә бәрәңге күтәрә алса да) аның ярдәме алыштыргысыз булуын әйтегез. Үз көченә ышанып үссен.
Улыгызны кыйнамагыз. Көч куллану һәрвакыт үч алу теләге тудыра. Бала күңелендә бу теләк туплана килеп, ахыры аяныч булырга мөмкин. Джон Локкның 1693 елда язган «Тәрбия турында кайбер фикерләр» трактатында бик үтемле фикер бар: «Кем дә кем улының хөрмәтен казанырга теләсә, ул кеше иң элек улын үзе хөрмәт итсен».
Яшүсмерлек чорында малайлар өчен әти кеше авторитет булудан туктарга да мөмкин. Чит ир-ат үз әтисенә караганда акыллырак, уңышлырак булып күренә аның өчен. Бер гыйбарәне ишеткәнегез булдымы икән: «Кечкенә вакытында малай үзенең әтисеннән үрнәк ала, яшүсмер чорда әтисен дөньяның бер булдыксызы дип саный. Ә инде үзе өйләнеп, балалар үстерә башлагач, әтисенең ярыйсы гына кеше булганына төшенә».