Су кошлары

Аккош – табигатьнең йөзек кашы. Аккош тавышсыз һәм җиңел йөзә. Яз көне җылы яклардан кайткач, оясын кеше керә алмаслык куе камышлар арасында ясый. Алар зур кошлар, гәүдәләре 150 см озынлыкта, авырлыгы 12 кг га кадәр җитә. Каурыйлары ак төстә. Аккошлар сайрамыйлар, кайвакыт кыйгакларга яки ысылдарга гына мөмкин. Күчмә кош. Бу кошларның барлыгы 6 төре билгеле. Татарстанда 2 төре бар. Ысылдавык аккош  — оя ясаучы аз санлы күчмә төр.

Сары борынлы аккош  язын һәм көзен күчеш вакытында очрый. Аккошлар су үсемлекләре, шулай ук бөҗәкләр һәм аларның личинкалары, суалчаннар, кабырчыклар, балыклар белән тукланалар.

2 төре дә Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән.

Акчарлак  88 төре билгеле. Татарстанда 17 төре яши. Бу кошлар сулыкларда (сусаклагыч, елга, күл, буаларда) яшиләр. Томшыгы туры, яннан нык кысылган һәм очы ыргактай кәкре. Озаклап очу өчен җайлашкан озын канатлы. Койрыгы киң, кыска. Яхшы йөзә. Каурыйлары тыгыз, суда чыланмый.

Утрауларда оя коралар. Ояларын кипкән куралар арасында яки түмгәкләрдә ясыйлар. Күбесенчә балык, шулай ук бөҗәк, бака, моллюсклар белән тукланалар.

Акчарлак бик яхшы оча һәм бик әйбәт йөзә, хәтта су өстендә йоклый да. Җир өстендә дә менә дигән итеп йөри.

Гагаралар   —  4 төре билгеле, Европада, Азия һәм Төньяк Америкада очрый. Башы кечкенә, томшыгы озын, туры, хәнҗәрсыман. Каурыйлары тыгыз, куе. Коры җирдә шуышып кына йөри ала. Төп азыгы — балык, эре су умырткасызлары. Кызыл бүксәле гагара Татарстан территориясендә юкка чыккан хайваннарның «кара исемлеге»нә, кара бүксәлесе Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.

Казлар — чагыштырмача озын аяклы, йөзүгә караганда күбрәк йөрүгә җайлашканнар. Төньяк һәм урта поясларда таралган.  Йорт казларының күп токымнары соры каздан килеп чыккан.

Казлар 25-30 ел яши. Азык табу өчен суга чумарга җайлашканнар, Гадәттә, 4-6 метр тирәнлеккә кадәр чума алалар.

Казлар белән бәйле легенда да бар. Римга элек гел дошманнар- галлар- һөҗүм иткәннәр. Бервакыт алар Римга килеп җитәләр, шәһәрдә ачлык башлана, ашарга яраклы һәр нәрсәне шәһәр халкы ашап бетерә. Бары тик изге кош — казлар гына кала. Алар Юнона алланың гыйбадәтханәсендә яшәгәннәр. Халыкның ул казларны бик тә ашыйсы килгән. Бервакыт шәһәрне саклаучы бер хәрби шау-шулы тавыш ишетеп уяна. Бу — казлар тавышы була. Хәрби шәһәрне саклаучы ныгытма янына барса, анда дошманнар килгәнен күреп ала. Хәрби ул галлны төртеп төшерә, ул төшкәндә кычкыра, казлар ул тавышны ишетеп тагын да ныграк шаулый башлый, шулай итеп, Рим сакчыларының барысы да уяна. Ә төнлә шәһәрне басып алырга теләгән галлылар кире борылып китәргә мәҗбүр булалар. Шулай итеп, Рим җиңүче булып кала.

Челән- ләкләксыманнар отрядына, челәннәр семьялыгына керүче кош. Алар бер-берсеннән төсе белән генә түгел, ә буй озынлыгы буенча да аерыла. Аларның буй озынлыклары төрлечә, әйтик, кечкенә челән 40-60 см булса, ә иң зур челән 1,5 метр биеклектә булырга мөмкин. Бу кошларның уртача авырлыклары 2,5 кг. Күп очракта аяклары кара төстә, томшыклары сары, кайвакыт кара томшыклы кошлар да очрый. Челәннәр су янында яшиләр. Ул суга чуммый, йөзми, чөнки аның каурыйлары бик тиз чылана.

Максималь гомер озынлыгы 23 ел. Челәннәрнең 14 төре бар.

Торна  — матур гәүдәле, нәфис хәрәкәтле күчмә кош. Ул мүк, мүк җиләге яисә тәбәнәк чыршы белән капланган урман сазлыгында яши. Безнең якларга кайткач, яңа оя ясамый, иске оясын эзләп табып, шунда урнаша. Торна – бик сак кош. Гадәттә, картрак торна сакта тора һәм кеше килүен ерактан үк күреп ала. Шунда ук кычкырып хәбәр дә бирә. Торна, башка кошлардан аермалы буларак, агачка кунмый. Күчмә кош. Аларның 15 төре бар. Торналар Антарктида белән Көньяк Америка материгыннан кала, барлык кыйтгаларда да яшиләр. Әрманстанда торналар илнең милли символы булып санала. Торналарның гомер  озынлыгы 20 ел. Яран гөле (герань) атамасы грек теленнән тәрҗемә иткәндә торна дигәнне аңлата.

Ак ләкләк – ләкләк кошларның иң танылган төре. Бу кошның төсе ак, канат очлары кара, муены озын, томшыгы озын, нечкә, кызыл. Аяклары озын кызгылт. Алар, гадәттә,  20 ел яши. Ак ләкләк Белоруссия символларының берсе.

Бу кошлар Европа һәм Азиядә яши. Ак ләкләкләр болын һәм сазлыклы урыннарда яшиләр. Сирәк кенә булса да, кеше йортларында да оя коралар.Туклануларына килгәндә, алар бака, чикерткә, саранчалар белән туклана. Балаларына суны томшыкларына салып алып кайталар. Ләкләк – тавышсыз кош, алар бер-берсе белән томшыкларын шыкырдатып “сөйләшәләр”.

Пеликаннар — зур кошлар, аларның гәүдә озынлыгы 180 см, ә авырлыгы 14 кг булырга мөмкин.Ыргак формасындагы томшыгы 47 см га җитәргә мөмкин. Аның аскы өлешендә капчык  урнашкан. Бирегә ул балыклар сала, әлеге капчык тартылып зураерга сәләтле.
          Пеликаннар балыкларны су өсленнән тотарга җайлашканнар, чөнки алар суга чума алмыйлар, канатлары тиз юешләнә.
Бу кошларны, Антарктидадан кала, бөтен җирдә дә очратырга була. Алар иң сыйдырышлы томшыклы кошлар. Томшык асты капчыкларына 3 чиләк балык сыя,пеликаннар шулай ук иң авыр гәүдәле кошлар да, аларның тагын бер үзенчәлеге шунда — алар томшык аша сулаучы кошлар.
         Пеликаннарның барлыгы 8 төре бар. Күбесенчә уртача һәм тропик поясларда яшиләр.

  Тәкәрлек – башында тар, озынча канатлардан торган каурыйлары булган кош. Атлантик океаннан алып Тын океанга кадәр булган җирләрдә яшиләр. Тавышы тыныч, әмма куркыныч туганда каты итеп кычкыра. Ояларын юеш болыннарда, үлән үскән сазлыкларда, сирәк куаклыклар үскән урыннарда коралар.

   Фламинго – нәзек озын аяклы, төсе актан кызылга кадәр. Томшыклары аска таба бөгелгән. Алар аңа азыкны су һәм ләмнән алырга ярдәм итә.

     Фламинго – ал һәм алсу төстәге сазлык кошлары. «Фламинго» сүзе испан телендәге «фламенго» сүзеннән килеп чыккан дип санала. Бу сүз латин теленнән тәрҗемә иткәндә «ялкын» дигәнне аңлата. Бу кошлар, гадәттә, сай сулы күлләрдә гомер итәләр.

      Алар Африка,  Азия, Төньяк Америка, Үзәк Американың тозлы күлләрендә яшиләр. Аларның төсләре ашый торган ризыкларына бәйле. Фламинголар туклана торган азык каротинга бай, бу үз чиратында аларга төсләрен ал, алсу итеп сакларга мөмкинлек бирә.  

    Фламинголар бик яхшы йөзүчеләр. Алар колонна һәм төркем булып яшиләр. Күпләп яшәүләре аларны  ерткычлардан саклый.

Үрдәк – иң танылган йорт кошларының берсе. Аларны Борынгы Мисыр халкы кулга ияләштергән дип санала.  Кыска муенлы булуга карамастан, аның муен умырткасы жирафныкыннан да озынрак.

        Үрдәкләр күтәрелгән иң югары биеклек — 9 чакрым. Теркәлгән иң зур тизлекләре исә сәгатенә 170 километрны тәшкил итә.

 

Оставить комментарий