Балага әкият уку

Ни өчен йоклар алдыннан балага әкият уку бик мөһим?

1. Йоклар алдыннан балага әкият уку – үзеңнең аны яратуыңны белгертү. Сабыйга әкият уку, аның күңелен юату, аңын үстерү генә түгел – аны ничек нык яратуыгызны күрсәтү.

Унбиш минут уку нәрсә бирә инде ул, дип уйларсыз. Бик күпне бирә – икеләнмәгез дә. Әгәр һәр кич саен әкият укыйсың икән, бала үзен яратуларын, аны кайгыртуларын белеп тора.

Бернинди мультфильм да, ата-ананың ягымлы тавышын, күңел җылысын бирә алмый. Психолог Надежда Дебелая әйткәнчә, төнгә әкият уку бала өчен бик көчле рухи ярдәм ул. Укуны ниндидер фильм яки мультфильм белән алыштыру ул – кеше фантазиясенең әзер нәтиҗәсе. Ә китап, әкият балага үз дөньясын ачарга, фантазиясен эшкә җигәргә булыша.

2. Балага төнгә әкият укып, без аны тормышка өйрәтәбез. Психолог Павел Басанский әйтүенчә, әкиятләр сабыйга тормыш тәҗрибәсенә өйрәнергә, үз дөньясын ачарга ярдәм итә.

Әкиятләр балага көчле, хәйләкәр, җитез, игелекле, яхшы күңелле булып үсәргә булыша. Димәк, тормышта үз урынын табарга ярдәм итә.

Бигрәк тә – баланың яшәү рәвешенә туры килерлек халык әкиятләрен укырга кирәк.

3. Балага китап укып – аның сөйләм телен үстерәбез һәм хәтерен яхшыртырга булышабыз.

Баланың сүз запасы 10 айдан алып яшь ярымга хәтле бик актив формалаша.

3 яшьтә, әгәр әти-әни бала белән шөгыльләнгән булса, аның сүз запасы мең яки аннан да артык булырга тиеш. Шуның өчен бу аралыкта сабыйга төнгә генә түгел, күбрәк тә укырга кирәк. Ә шигырьләрне ана карынында ятканда ук укырга мөмкин.

Кабатлаулар булган әкиятләр баланың хәтерен яхшырта. Мондый әкиятләрне ике, өч тапкыр укып, сабыйга боларны кабатлатырга була.

4. Тагын, шигырьләр уку бик файдалы. Шигырь укыганда баланың ритмны сизүе үсә, ныгый. Ә кайбер юлларны дәвам итүен дә сорасагыз, сабыйның хәтере дә яхшыра. Йокымсырату тавышы белән укылган шигырь, бишектә тирбәткән шикелле, баланы йокыга талдыра.
«Гаилә һәм мәктәп» журналыннан

Оставить комментарий