Яз җитә — витаминнар кирәк чак!

Балалар һәм олылар өчен дә туры килә торган киңәшләр:

Көн саен сөт ризыклары кулланыгыз. Кефир арыганлык тойгысын, йокы килүне киметер, көч өстәр. Эремчек тырнакларны ныгытыр, чәчләрне, бит тиресен матурлар.

Яңа өлгергән яшелчә-җимешләр булмаганда туңдырылганнары ярдәмгә килер. Аларны да мөмкин кадәр ешрак кулланыгыз. Төрле чикләвекләр ашарга тырышыгыз. Ләкин көн саен аз гына күләмдә.

Иң яхшы үзләштерелә торган витаминнар табигый ризыкларда була. А витамины йомырка сарысында, сыер маенда, кишердә, балыкта, бавырда, сыер итендә күп. Б витамины – карабодайда, сөт ризыкларында, йомыркада һәм ногыт борчагында. С витаминына кәбестә, цитруслылар, петрушка һәм гөлҗимеш бай. Кайбер «яңа» ризыкларны ашый башлаганчы, балагызга аллергия бирүе турында шикләнсәгез — башта күп итмичә генә ашап караудан башлагыз.

Яз көне витаминнар аеруча күп таләп ителә. Шуңа күрә синтетик препаратлар, витамин-минераль комплекслар хакында да онытмагыз.

«Сабантуй» балалар журналы

Тулырак: http://sabantuytatar.ru/2017/02/яз-җитә-в..

Оставить комментарий