Компьютер — стресс чыганагы
Бүгенге заманда телефонсыз, компьютерсыз тормышны күз алдына китереп булмый. Аның ярдәмчебезгә яки дошманыбызга әверелүе дә бары тик үзебезгә генә бәйле. Әйе, бүгенге балалар компьютер уеннары белән бик күп мавыга.Моннан алдагы буыннар рәсемле китаплар, карап үссә, хәзерге балалар компьтер, телевизор, видео аша гына карый. Хәзер ата-ана балалар бакчасына йөргән сабыена да компьютер алырга тырыша, ә мәктәп укучысына заман техникасын өйрәнмичә мөмкин дә түгел. Хәтта көндәлекнең дә электрон вариантына күчтек. Тик әти-әниләре өйдә вакытта балаларның көне буе компьютер артында утырулары хафага сала. Видео уеннар баланың сәләтен үстерәме, әллә баш миенә зыян гына саламы? Баш миен өйрәнүче галимнәрнең фикерләре капма-каршы якка аерыла. Компьютер , төрле планшетлар, экрандагы уеннар балаларның баш мие үсешенә зыян сала , ди Германиянең галиме Манферд Шпицер. Балаларның баш мие” сыгылмалы “ булганга андагы нейрон юллары әле катмаган була. Баш миен ничек өйрәтүгә карап үзгәрә. Интернетта әйбер эзләгән, видеоларны тиз-тиз сикертеп караган, уйнаганда бер рәсемнән икенчесенә сикергән баш миендә балаларның үсеше өчен булган мөһим “тәҗрибә” тупланмый, мондый уеннар уйлау сәләтен үстерми , ди галим.
Компьютер уеннарының файдасы һәм зыяны турында фикерләр әле һаман да социаль челтәрләр дә алып барыла һәм төгәл генә җавап әле дә табылмаган. Көнкүрештә кулланыла торган техниканың һәркайсы, шул исәптән компьютер да,санитария кагыйдәләрен һәм нормаларын төгәл үтәмәгәндә сәламәтлеккә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Экран алдында озак утырып баланың ашказаны эшчәнлеге бозыла, организмнан таркалган продуктлар начар чыгарыла һәм ул еш авырый башлый. Медиклар барлык компьютерчыларның канында лейкоцитлар күләменең түбән булуын ассызыклый. Димәк, аларның организмында саклану функцияләренә зыян килә, авыруларга каршы торучанлык какшый. Иң мөһим фактор –психикага авырлык килү.
Автор: Ардуанова Гөлчәчәк Тимерян кызы