Озак яшәү серләре

🌱 Озак һәм бәхетле булу өчен итне сирәк ашагыз, салкынча бүлмәдә яшәгез һәм май эчегез. 

🌱 Көн саен өстәлегездә яшелчә, җиләк-җимеш торсын. Иң файдалы яшелчә – чөгендер. Аннан кала фасоль, кабак, кишер, томат, болгар борычы, шпинат, салат, алма, виноград, слива. 

🌱 Итне сирәк ашарга тырышыгыз. 

🌱 Казылык, кыздырган бәрәңге, печенье, консервалар – зарарлы ризыклар. 

🌱 Аз-азлап, әмма еш ашагыз. Аз ашалсын өчен, су эчегез. 

🌱 Ураза тоту файдалы, сөякләр җиңеләеп китә, йөрәк тә яшәргән кебек була. 

🌱 Көн уртасында ярты сәгать йоклап алыгыз. 

🌱 Ашаганнан соң йокламагыз, чөнки кан куерып, май кан тамырларына утырып кала. 

🌱 Ачык һавада ешрак булыгыз. Салкынча бүлмәдә яшәгез. 

🌱 Чикләвек ашагыз, ул безнең баш миенә охшаган. Көненә бер чәй кашыгы чикләвек мае эчегез. 

🌱 Кешеләр белән яхшы мөгамәләдә булыгыз. Алардан дус та, дошман да ясама. 

🌱 Кәефегез булмаса, күп итеп йөрегез. Су керегез, ул сагышыгызны бетерер. Тән һәм күңел өчен иң яхшы дару – ураза, дога, физик эш. 

🌱 Ашар алдыннан да, ашаганнан соң да су яки чәй эчмәгез. 
Кибет чәе эчмәгез. 

🌱 Атнага бер тапкыр чикләвек, алма гына ашап торыгыз. Иртән сигез алма һәм сигез чикләвек әзерләгез. Һәр ике сәгать саен берәр алма һәм чикләвек ашагыз. 

🌱 Организмыгыз арыган, кулдан эш киткән кебек булса, көненә ике-өч кишер ашагыз. 

🌱 Ризыкны бер-ике көнлек итеп кенә пешерегез. 

🌱 Салкын тиеп авырмас өчен, кайнар су белән юынмагыз, көн дә чикләвек һәм сарымсак ашагыз, күп йоклагыз. 

🌱 Җәй көне күп итеп җиләк ашагыз. 

🌱 Кешеләргә үпкәләмәгез, алар белән бәхәсләшмәгез. 

🌱 Балаларга кычкырмагыз, кул күтәрмәгез. 

Оставить комментарий