Әти-әниләр өчен киңәшләр

  1. Балагызның үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез. Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.
  2. Баладан аңа эшләгән эшләрегез өчен түләү таләп итмәгез. Сез аның дөньяга килүенә сәбәп булдыгыз, ә ул моны ничек түләсен? Ул башка кешенең тууына сәбәп булачак.
  3. Аның проблемаларына югарыдан карамагыз, аңа яшәү сезгә караганда да авыррак булырга мөмкин, чөнки баланың тормыш тәҗрибәсе бик аз була.
  4. Бала – Аллаһ биргән иң кыйммәтле бүләк. Аны сакларга һәм камилләшергә ярдәм итәргә кирәк.
  5. Балагыз нинди булуына карамастан яратыгыз – талантсыз булса да, уңышларга ирешә алмаса да. Аның белән бергә булуыгызга куаныгыз, чөнки бала – иң зур шатлык.
  6. Баланы йокыдан тыныч кына уятыгыз, ул сезнең елмаюыгызны күрсен һәм йомшак тавышыгызны ишетсен, иртәдән үк баланы юк-бар өчен шелтәләмәгез.
  7. Балагызны ашыктырмагыз. Вакытны дөрес бүлү – сезнең эшегез.

1 комментарий к записи “Әти-әниләр өчен киңәшләр”

  1. Сания:

    Файдалы киңәшләрегез бик тә булыша, калганнарга да бу рубриканы укырга тәкъдим итәм!

Оставить комментарий