Балаларның җәйге ялы

Доктор Комаровский балаларның ҖӘЙГЕ ЯЛЫ турында нәрсә ди?
«Ыгы-зыгылы һәм пычрак һавалы шәһәрдән, хлорлы судан, көнкүреш химиясен кулланудан балаларны берничә атнага гына булса да азат итәргә кирәк. Шул максат белән кайбер әти-әниләр диңгездә ял итеп кайтуны хуп күрә. Әлбәттә, анда күңелле, рәхәт. Ләкин, гел чирләргә «яраткан» баланы ул һич тә савыктырмый. Чөнки климат алыштыруы, ашханә ризыгы, яшәү шартлары начараюы, юлда өзлегеп йөрүе яхшылыкка китерми.
Ә чын-чынлап ял итү, бигрәк тә чирлешкә балаларның, болайрак булырга тиеш:
Авыл тормышы;
Өй алдында кое суы тутырылган бассейн яки зур мичкә һәм якында гына уйнау өчен ком өеме;
Өч киеме- бары тик трусик;
Сабын белән юынудан баш тартырга;
Туклану вакыты — бала үзе ачыгып сорагач кына.
Пычрак шәрә бала суда чумым чыгып, комга йөгерсә, ачыккач кына ашарга сораса, саф һава суласа, кояшта кызынса — шәһәр тормышы белән какшаткан иммунитетын 3-4атнада ныгытачак!»

Оставить комментарий