Мөхәммәт Мәһдиев

Мөхәммәт Мәһдиев
(1930 — 1995)

Язучы-прозаик Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев 1930 нчы елның 1 нче декабрендә Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында туа. 1944 нче елда Сикертән авылындагы җидееллык мәктәпне һәм 1947 нче елда Арча педагогия училищесын тәмамлый. Саба районының Керәнле җидееллык мәктәбендә тарих фәнен укыта.

    Мөхәммәт Мәһдиев 1950—1954 нче елларда Балтыйк хәрби флотында хезмәт итә. Соңыннан Арча районы мәктәпләрендә укытучы булып эшли.  Шул вакытта Казан дәүләт педагогия институтында читтән торып укый. 1960 нчы елдан Мөхәммәт Мәһдиевнең язмышы Казан дәүләт университеты белән бәйле. Башта, укып, фәнни дәрәҗә ала, аннары студентлар укыта.

      Картинки по запросу мөхәммәт мәһдиев

 
   

Әдәби иҗатта Мөхәммәт Мәһдиев прозага өстенлек бирә. 1967 нче елда «Казан утлары» журналында, «Этюдлар» дигән исем белән, аның беренче кыска хикәяләре — әдәби парчалары басылып чыга. Шуның артыннан бер-бер артлы «Без — кырык беренче ел балалары» (1968), «Фронтовиклар» (1972), «Каз канатлары» (1975), «Кеше китә — җыры кала» (1978), «Торналар төшкән җирдә» (1978), «Ут чәчәге» (1980), «Исәнме, Кәшфи абый!» (1982) кебек әсәрләре языла. Аның әсәрләрендә туган якның гүзәл табигате, эшчән кешеләре образлы тел
белән сурәтләнә.

БЕЗ — КЫРЫК БЕРЕНЧЕ ЕЛ БАЛАЛАРЫ

Атадан бала яшь кала,
Бик куп эшләр башкара.

Халык җыры

      Безнең балалык еллары дәһшәтле Ватан сугышына туры килде. «Ватан язмышы» дигән олы хис безнең күңелләргә әнә шул елларда кереп урнашты. Без балалык чорыбызда таякны ат итеп җигеп уйный алмадык, бәлки чын атлар җигеп, колхоз басуларында эшләдек… Ни генә эшләсәк тә: мәктәптә пионер сборы уздырабызмы, җилкәгә сәнәк салып, иген басуына чыгып китәбезме — без моны, явыз дошманны җиңү сәгатен якынайту өчен, дип, чын күңелдән ышанып эшли идек…

     Бу китапны язар алдыннан, мин үземнең бала чагымны, үсмерлек елларымны тагын бер кат күңелдән кичердем. Безнең шул елларыбызны билгели торган бер нәрсә булган икән: ул — сугыш, изге сугышның дәһшәте. Бөек Җиңү көнен якынайту теләге, фашизмга нәфрәт, героик армиябезгә чиксез мәхәббәт. Безнең дөньяга карашыбызны әнә шул хисләр формалаштырган икән.

     Шулай булгач, безгә бүген ничә генә яшь булмасын, кешеләр безне кайсы гына буынга кертеп сөйләмәсен, мин яшьтәшләрем исеменнән бер дә шикләнмичә әйтә алам: без — кырык беренче ел балалары. Әсәрнең исеме дә әнә шулай туды…

дәһшәтлестрашный, зловещий

кереп урнашты — здесь: разместился

таякны ат итеп җигү«запрягатъ» палку как коня

ышанып — здесь: с надеждой
үсмерлек елларгоды юности
буынпоколение
шикләнмичәбез сомнения

Менә дигән бер майор…

    Коридорга кояш нурлары сузылган иде. Менә дөньяның рәхәте кайда икән! Әле кичә генә без колхоз басуларында көлтә җыя, бәрәңге ташый идек. Тырнак төпләрендәге дегет, оекбаштагы арпа кылчыклары, бирчейгән уч төпләре — кичәге тормышның истәлеге. Миләр катып калган, аларны кыймылдатмаганга — өч-дүрт ай. Миләрдә ике-өч кенә тирән сыр бар. Аның берсе — сугыш, канкойгыч сугыш турында. Фронтка икмәк кирәк. Без, атасыз калган тәртипсез малайлар, әнә шул икмәкне, кырдан җыеп, заготзернога озатырга тиешбез. Без инде һәр җәйне шулай эшлибез.

     Мидә икенче сыр — ашау турында. Кайда гына, кайчан гына авызга кабарлык нәрсә булса, без аны кабарга, йотарга тиешбез. Ә йотарлык әйбер һәр җирдә бар. Көлтә йөгендә утырып кайтасың — бодай башы уып ашыйсың. Урман буенда — күшә, су буенда кыр суганы, җир җиләге очрый. Амбар тирәсеннән узганда, кесәгә борчак тутырып китәсең. Алабута, кычыткан, чөгендер, яшь бәрәңге яфрагы — болары ашка китә. Табигать бай — үз баласын ул ничек тә саклый.

        Мидә өченче сыр… Өченчесе — юк. Кичә юк иде… Бүген — беренче октябрь. Без, аркага капчыкларыбызны асып, кемнеңдер теләге буенча укырга килдек. Җәй буе борчак, яңа бәрәңге, төтен тәме сеңгән яңа арыш умачы ашап, капчык күтәреп, тән ныгып беткән — бүген әнә шул көчне кая куярга белгән юк.

        Кичә кичен генә мунча кергәнне сылтау итеп, бүген битен
дә юмаган унбиш-уналты яшьлек малайлар училище коридорында колхоз тузанын кагалар. Менә коридорның бу почмагында — Түбән Кенәр малайлары. Барысы да чиста ыштырдан, яңа чабатадан. Менә зәңгәр сырма кигән Карадуган малайлары — һәммәсе кишер ашый. Чабыш атлары кебек барысының да борын тишекләре киңәйгән.Беренче кыңгырау чылтыраса да, класска керергә уйлап
та караган кеше юк. Кинәт өлкән курс малайларыннан берсе:

  • Завуч!.. — дигән бер генә сүз кычкырды да класска
    кереп юк булды.

      Аның артыннан коридорның яртысы бушап калды. Коридор
буйлап электр тогы узгандай булды, һәм без туң миләребезне кыймылдатып өлгергәнче, тузан болыты эченнән ялтыравыклы күзлек пыялалары күренде. Миләр кыймылдады. «Әһә, шул ике пыяла — завуч икән», дип уйлап алдык. Ике пыяла безне гипнозлагандай итте. Аяклар класска алып керделәр. Коточкыч тынлык урнашты. Мин класска күз төшердем. Бүреген салырга акылы җиткән Мөрәле малайларының чәч төпләренә хәтле кызарган башларыннан пар күтәрелә. Нәкъ шул секундта ишек ачылды, анда ике түгәрәк пыяла күренде. Миләр кызу-кызу эшләделәр. Нигә алай? Нәрсә, безнең кеше күргәнебез юкмы әллә? Безме? Без бит фронтка икмәк үстергән малайлар…

  • Шапки снять!

       Тәрәзә пыялалары зыңгылдап китте. Кемнеңдер парта
астындагы сөт салган чирек литрлы шешәсе идәнгә тәгәрәде.

      Завуч рус теле укытучысы икән. Тынлык урнашты. Тәрәзәдән
ерактагы сары басу күренә, аның күк белән тоташкан урынында тук кибәннәр өем-өем булып утыралар, биектә-биектә тилгәнме, ниндидер кош тирбәлә. Күк йөзе зәп-зәңгәр. Көлтә йөге өстендә үгез көенә баруы нинди рәхәт иде! Ә монда кыймылдарга да шикләнеп утырасың…

        Күзлекле кеше, кесәсеннән саплы зур тарак алып, озын чәчләрен рәтләде. Аннары, күзлеген салып, аны ап-ак кулъяулык белән озаклап сөртте. Күзлеген салгач, бу кеше бөтенләй хәтәр булып тоелды.

  • Мин сезгә рус теле укытырмын, ребятки, — дип, күзлекле сүз башлады. — Мин бүгенгә сезнең белән татарча сөйләшәм. Ләкин без, акрынлап, дәрестә русча сөйләшүгә күчәрбез…

      Безнең өчен бу — яңалык түгел! Без моны инде бишенче класстан бирле ишетеп киләбез. Барыбер бернәрсә дә чыкмаячак. Бик әллә кем булып кылансаң, үзеңне сугышка да алып куярлар әле. Гәүдәң бик төз, тавышың таза күренә. Менә дигән бер майор чыгар үзеңнән…

  • Миңа алтмыш яшь, — дип дәвам итте күзлекле, калын көр тавыш белән, классның нәрсә уйлаганын сизгәндәй. — Минем сезне культуралы, белемле кешеләр итеп күрәсем килә. Укып бетергәнче миндә рус теле өйрәнсәгез — үкенмәссез. Мин үзем — Мәскәү татары. Поездларда йөргәндә, сезнең як халкының рус сүзләрен сытып сөйләшүенә минем йөрәгем әрни. «Брач баренье белән чәй эчә», — дип сөйләгәннәрен ишеткәндә, мин бөгелеп төшәм, оялуымнан кая керергә белмим. Беренче дәресне без шуңа күрә бик җиңел бер эштән
    башларбыз. Сез миңа ике баганага бишәр сүз языгыз. Беренче баганага — «б» авазына, икенче баганага «в» авазына башланган сүзләр булсын. Мин, шул сүзләрдән чыгып, кемнең кем икәнен үзем чамалармын…

      Борыннар тартылды, каләмнәр кыштырдый башлады.
«Җиңел» генә дигән эш шактый авыр булып чыкты. Парта
араларыннан кайнар дулкын күтәрелгәндәй булды, кемнеңдер
каләме сынды, берәүнең карасы түгелеп, кемнеңдер чалбарын
буяды, кайсыдыр язуын бозды… Зур газаплар белән унар сүз
язылып бетте.
Күзлекле парталар арасында йөри башлады. Ул һәр кешенең дәфтәрен алып, күз йөртеп чыга. Кәр дәфтәрнең — үзенә аерым чырае. Бертөрле дәфтәрләрне алгач, «әһә-әһә» дип, тиз генә карап ала да:

  • Кайсы мәктәптән? Укытучың кем иде? — дип сорый. Кайбер дәфтәрне, почмагыннан чеметеп, җирәнеп кенә кулына ала, авызы кыйшаеп китә, йөзе чытыла. Үзе бер сүз дәшми, теге малай да, моның чытык йөзен күреп, кып-кызыл булып утыра, башын аска ия.
  • Фамилия?

      Тәрәзә пыяласы тагын зыңгылдап китте. Тез башлары ямаулы күксел чалбар кигән Мөрәле малае, үлем җәзасы алган кешедәй, башын түбән иде, партаны шыгырдатып басты. Ун минут элек кенә бу малай коридорда бөтенебезне чалып егып йөргән иде.

  • Зарифуллин, — диде ул, ияген бишмәт якасына яшереп.
    Күзлекле исә башкача бер сорау да бирмәде. Ул Зарифуллинның пычранган дәфтәрен парта өстенә төшереп җибәрде. Аннары кесәсеннән дүрткә бөкләнгән ап-ак кулъяулык алды да бармак очларын сөртте. Моны ул шулкадәр чын итеп эшләде, бу вакытта бөтен классның күзе шунда гына булды. Әйтерсең Зарифуллинның дәфтәр битендә микроблар өелеп яталар икән, әйтерсең ул микроблар күзлекленең кулына да үрмәлиләр икән. Бу микроблар керсә, кешене чирләтәчәк икән… Мәскәү татары, шулай итеп, бу дәрестә безне җиңде. Ормады, сукмады, хәтта бер генә тапкыр ачулы сүз дә әйтмәде, шулай да җиңде.

төтен тәме — здесь: запах дыма
сеңүпропитаться

умачзатируха (специально протёртое, размельчённое тесто для супа; делается из ржаной или гороховой муки, заправляется катыком)
сылтау итепссылаясь на что-либо
тузан кагустряхивать пыль
ыштырпортянка, обмотка
сырмателогрейка
борын тишекләреноздри
чылтыраузвенеть
чәч төпләрекорни волос
чирек литрлы0,25 литра
кыймылдаупошевелиться
гәүдәң бик төзстройное телосложение

көр тавышзвучный голос
үкенмәссез
не пожалеете
үзенә аерым чырае
— здесь: свое лицо
җирәнеп кенә
брезгуя

кыйшаеп китүискривляться, скашиваться
зыңгылдау (зыңлау)
звенетъ

туң миләребезне кыймылдатып өлгергәнчепока пошевелили окаменелые мозги

Сораулар һәм биремнәр

  1. Әсәрнең бу өлешендә кайсы чор сурәтләнә?
  2. «Автордан» өлешен укыгыз һәм ни өчен әсәрнең «Без — кырык беренче ел балалары» дип аталуын аңлатыгыз.
  3. «Менә дигән бер майор…» бүлеген укыгач, рус теле укытучысын ничек күз алдына китердегез?
  4. Укытучы белән Зарифуллин сөйләшүен аерып укыгыз. Укытучы хаклымы?
  5. Укырга килгән малайлар ничек киенгәннәр? Үзләрен ничек
    тоталар?
  6. «Шапки снять! — Тәрәзә пыялалары зыңгылдап китте. Кемнеңдер парта астындагы сөт салган чирек литрлы шешәсе идәнгә тәгәрәде. Завуч рус теле укытучысы икән. Тынлык урнашты». Бу өзекне рус теленә тәрҗемә итегез.
  7. Укучылар нинди бирем үтиләр? Нинди хәрефләрдән баш-
    ланган сүзләр язалар?
  8. «Борыннар тартылды… Күзлекле парталар арасында йөри
    башлады» өзеген яттан өйрәнегез.

Моны Фадеев кына шулай яза ала

     Сугыш бетте, сугыш бетте… Без инде сугыштан соңгы тыныч елда укыйбыз. Инде коммерческий бәя белән әллә ничә тапкыр ипи сатып алдык. Рус теле укытучысы инде өр- яңа яшькелт материалдан китель тектерде. Җилкәләре киң кешегә никадәр килешә икән ул китель! Нәкъ маршал инде. Аның тавышы тагы да көчәйде. Без инде Гогольне, Пушкинны, Лермонтовны, Толстойны, Некрасовны өйрәндек. Безнең миләрдә хәзер сырларның исәбе-хисабы юк. Хәзер төнлә йоклар алдыннан Зарифуллин белән Әлтафи Лермонтовның романтизмы турында бәхәс алып баралар. Гыйззәтуллин инде, йоклаганда, Некрасов белән саташа. Ул «Кому на Руси жить хорошо» әсәре буенча «бишле» алды… Әлтафи хәзер рус теле укытучысы белән коридорда авыл хәлләре турында сөйләшеп тора һәм рус телендә сөйләргә тырыша. Мәскәү татары елмая, дәресләрдә безгә хәзер катлаулы сораулар бирә…

       Без инде училищеның Ташлытаудагы элеккеге йортын
карап кайттык. Яз көне иде… Училищеның мәһабәт бинасы
янында кояшка чыгып баскан ак чырайлы, күзлекле, озын
торыклы кешеләр барысы да газета укыйлар. Боларны Сталинград сугышында әсирлеккә төшкән фашистлар, диләр иде. Барысы да бертөсле озын ботлылар. Безгә күтәрелеп карамадылар, укыйлар да укыйлар. Тере фашистларны күрү безгә бик нык тәэсир итте. Йөрәкләр кызу-кызу типте, тамаклар чатнады. Беребез дә бер авыз сүз сөйләшмәдек. Ә тегеләр, берни булмагандай, укыйлар да укыйлар. Без үзебезне дүрт ел буенча ачлыкта, салкында тилмертүчеләрне күрдек. Ул көнне кич гомуми торакта сүз шулар турында гына булды. Алар нәрсә уйлап яшиләр икән? Безнең җиргә корал күтәреп килгәннәренә үкенәләрме икән? Бәлки, аларның барысы да гаепле дә түгелдер? Нигә алар безгә күтәрелеп карамадылар икән?

     …Ә берничә атнадан без үзебезнең төп йортка әйләнеп кайттык. Ташлытау станциясеннән әсирләрне төягән соңгы эшелон чыгып китте. Ал арны Германиягә — өйләренә озаттылар, дип сөйләделәр. Әсирләр яшәгән киң, якты бүлмәләрдә бер атнадан соң дәресләр башланды…

   Ул көннәрдә без Фадеев иҗатын өйрәнә идек. Рус теле укытучысы, акрынлап, безне Левинсон, Бакланов, Метелицага гашыйк итте. Ничек иреште ул моңа, беребез дә сизми калдык. Безнең өчен ул көннәрдә дөньяда Левинсон отряды гына бар иде. Укытучы безнең кебек күп инструментлы оркестр белән оста дирижёрдай җитәкчелек итә, безне сөйләтә, сораулар бирә. Күп вакыт, түзә алмыйча:

— Туктагыз, ребятки, бу урынын үзем укымыйча булдыра алмыйм, — ди. — Менә тыңлап торыгыз. Рус теле никадәр бай, никадәр сыгылмалы ул. Һәм ул безне, Ерак Көнчыгыш урманнарында йөртеп, әллә нинди уйсулыкларга алып чыга. Дулкынланудан аның тавышы
калтырый, калын тавыш, яңгырап-яңгырап, өзелгәләп ала…

     «Лес распахнулся перед ними совсем неожиданно — простором высокого голубого неба и ярко-рыжего поля, облитого солнцем и скошенного, стлавшегося на две стороны, куда хватал глаз. На той стороне, у вербняка, сквозь который синела полноводная речица, — красуясь золотистыми шапками жирных стогов и скирд, виднелся ток. Там шла своя весёлая, звучная, хлопотливая жизнь. Как маленькие пёстрые букашки, копошились люди, летали снопы, сухо и чётко стучала машина, из куржавого облака блёсткой половы и пыли вырывались возбуждённые голоса, сыпался мелкий бисер тонкого
девичьего хохота…»

         Укытучы бу җөмләне, чигереп, тагын бер кат укый: «Игъ-
тибар итегез, Фадеев кына шулай яза ала», — ди. Ул үзе ку-
лына китап тоткан, ләкин без инде сизеп торабыз: ул бу өзекне
күңелдән укый. Аның безнең алда артист буласы килми, ә китап
тотуы бары тик үзенең хисләрен, тавышын йөгәнләп тору өчен
генә кирәк. Без сизеп торабыз: ул безгә инде бик күп әсәрләрне,
соклана-соклана: «Моны Пушкин гына яза ала, моны Тол-
стой гына шулай әйтә ала», — дип укыды. Бу өзекне дә ул, һичшиксез, безгә ятларга бирәчәк, икенче дәрестә, күзлеген кулында әйләндерә-әйләндерә, безне тыңлаячак, яхшы сөйләүчеләр
булса, рәхәтләнүеннән: «Во! Во! Во!» — дип торачак. Әгәр берәрсе бер сүзнең басымын гына күчереп куйса да, битен җыерып, аны
туктатачак һәм: «Тәмен бетердең», — диячәк. Ә хәзергә әле ул, Фадеевка соклана-соклана, үзе укый…

       Яз килә, мең тугыз йөз кырык алтынчы елның язы килә, җир, үзенең ярлылыгыннан оялгандай, ач тамакларга өмет биреп, яшелгә төренә, күңелләргә җылылык өсти. Тукта, кемгә авыррак булды икән? Левинсонгамы, безгәме?.. Класста тынлык урнашты. Нәрсә булды? Без бер-беребезгә карамадык,шулай ике-өч минут дәшмичә утырдык. Укытучы кузгалды. Чалбар кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кулъяулыгын чыгарды, күзләрен сөртте. Моны ул яны белән торып эшләде. Аннан
безгә борылды да, күзлеген кулында әйләндергәләп: «Картаям,ребятки, күңел нечкәрә бара», — дип, кыңгырау чылтыраганчы ук чыгып китте.

 

Комментарии закрыты.