Аяз Гыйләҗев

Аяз Гыйләҗев
(1928 — 2002)

Картинки по запросу Аяз Гыйләҗев

Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 нче елның 17 нче гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында туа. Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграж авылында уза. Урта  мәктәпне Сарманда тәмамлый.

         Шуннан соң Аяз Гыйләҗев Казан дәүләт университетына укырга керә, ләкин озакламый «халык дошманы» дип гаепләнеп кулга алына. Биш ел дәвамында Казакъстанда тоткынлыкта була. Бары тик 1955 нче елда гына кайтып, университетны тәмамлый.

   Аяз Гыйләҗев «Чаян», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналларында эшли. 1961 — 1963 нче елларда Мәскәүдә югары әдәби курсларда укып кайтканнан соң, ул иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

    Аяз Гыйләҗевнең күп телләргә тәрҗемә ителгән «Өч аршын җир» повесте бар. Ул репрессия елларында күргән авырлыкларын «Иәгез, бер дога!» роман-хатирәсендә яктырта.

 

ӨЧ АРШЫН ҖИР

Ерак Көнчыгыштан килә торган унсигезенче номерлы поездның дүртенче вагонында ниндидер хәвефле хәл булуын пассажирлар берьюлы белделәр. Юлда үзеңне ничек тотарга икәнлеген өйрәтеп баручы поезд радисты:

— Пассажирлар арасында врач яки фельдшер булса, тиз арада дүртенче вагонга килүен үтенәбез, — дип белдерү ясады…

   Бераз тынып торган радио тагын кыштырдады, һәм фельдшер ханым да радистның тавышын ишетте:

  • Дүртенче вагонга!.. Дүртенче вагонга!..
  • Ни булган анда?
  • Белмим. Сез фельдшер булып эшлим, дигән идегез. Шуңа уяттык.

Ханым аякларын төреп утырган җәймәне шактый җитез генә бер якка алып ташлады, тиз генә идәнгә сикереп төште.  Аннан соң гына үзенә карап торган ирләргә борылды:

  • Шулай да нәрсә булды икән?

Фельдшер ханым, кырыкмаса кырык ишекне ачып-ябып, ниһаять, дүртенче вагонга килеп җитте. Ул, әйләнә-тирәгә күз йөртеп:

  • Фельдшер мин. Авыру кайда? — дип сорады.
  • Менә монда ул. Ята.
  • Нәрсә булды? Кем ул? Күптәнме? — дип сорады ханым, ишек тоткасына ябышып.
  • Менә ул белергә тиеш, — диде бригадир, Мирвәлигә күрсәтеп. — Аның хатыны.
  • Үзеннән сорагыз, — диде Мирвәли, фельдшерны баштанаяк күзәтеп чыккач. — Үзе монда ята ич!

     Кирәкле җавапны ала алмаслыгына төшенгән ханым, көч белән тартып, ишекне япты.

     Сулда, стенага йөзе белән борылып, ак җәймә ябынган авыру хатын ята иде. Аның чал кергән юка чәчләре мендәр өстенә тәртипсез чәбәләнеп таралганнар. Ишек тавышына ул, чак кына башын калкытып һәм татарча:

  • Мирвәли, Казанга еракмы әле? — дип сорады.

      Шактый озак еллар больницада эшләп күзе үткенләнгән фельдшер мондагы хәлнең шәптән түгеллеген бер карауда ук сизенде. Өстәлдә ризыклар янында дару шешәләре, бәләкәй кәгазь тартмалар тезелгән. Валидол гына түгел, валокардин да бар монда… Әмма үзе ябык та соң! Димәк, күптән авырый…

      Ике хатын очрашкач, сүзсез булмый. Алар төрле юк-бар турында зарланышып алдылар. Фельдшер, гадәти әдәп сүзләреннән соң, кыю гына аның янына килеп утырды, авыруның дымлы, кайнар учын үз кулына алып:

  • Кайсы төшегез авырта соң сезнең? — дип сорады.

       Хатын авыр сулады һәм, түшәмгә карап, башын чайкады:

  • Бер җирем дә авыртмый… Бер җирем дә.

       Икесе дә тынып калдылар.

       Кемдер тормозга бастымы, фельдшер аңламый да калды, шәп кенә барган поезд бер секундка гына тукталып алды. Өстәлдәге банкалар бер-берсенә бәрелеп чыңладылар, өске полкадан зур салам эшләпә идәнгә тәгәрәде. Кырыйга ук килеп яткан авыру чак кына егылып төшмәде, ул, күзләрен йомып, ике кулы белән, чытырдатып, җәймәгә ябышты.

  • Хәлегез ничек?

       Авыру һуштан язган иде. Фельдшер сикереп торды, аның изүен чишеп җибәрде дә йөрәк тибешен тыңлый башлады. Вагон тәгәрмәчләре өзлексез тыкылдыйлар, никадәр генә тырышса да, йөрәк тибешен ишетә алмады. Кулын тотты. Тамырыда, «менә туктыйм», «менә туктыйм» дигән кебек, өзек-өзек кенә тибә иде…

      Фельдшер, кыска аякларын тиз-тиз йөртеп, коридорга чыкты һәм бригадирга борылды:

  • Аны больницага салырга кирәк. Бер минут та кичектерергә ярамый, хәзер үк, хәзерге минутта ук, — диде.

      Тимер юлчылар тиз генә киңәшеп алдылар.

  • Хәле авыр икән, Кыек Урман станциясендә туктыйбыз, шунда калдырабыз, — диештеләр.

        Бригадирның кузгалуын күреп, Мирвәли аңа якынрак килеп:

  • Ничек уйлаштыгыз? — дип сорады.
  • Ничек, ничек… Туктыйбыз да калдырабыз!
  • Шәмсегаян үзе шулай куштымы?
  • Мин шулай куштым, — диде фельдшер, сүзгә кушылып. Поезд станциягә барып туктауга, җиргә иң элек бригадир сикереп төште. Шулвакыт станция дежурные да мышкылдап килеп җитте. Ул ат алып килергә станция ашханәсе янына чапты. Бригадир белән фельдшер сүзсез генә дүртенче вагонга таба ашыктылар. Алар каршысына баскычтан Мирвәли сикереп төште:
  • Аны монда калдырырга ярамый. Булмый, ишетәсезме?

        Бригадирның ачуы соңгы ноктасына җитте. Ул, үзе дә сизмәстән, күзләрен акайтып кычкырып җибәрде:

  • Кит юлдан! Мин сине судка бирермен!

        Биш-алты кеше, җәймәләргә төреп күтәреп, Шәмсегаянны вагоннан алып чыктылар. Мирвәли Шәмсегаян, дулап, урыныннан күтәрелер, тавыш-гауга кубарыр, кирәкмәгән сүзләр әйтер, дип бик курыккан иде. Хатынының шым гына яткаиын күргәч, аңа бик күңелсез булып китте. Ашханә янында
торган ат арбасына кемнәрдер Мирвәлинең багажын — ике дәү генә чемоданны, Шәмсегаянның сумкасын һәм зур гына төенне алып чыгып куйдылар. Олаучы егет аларны әйбәтләп урнаштырды.

өч аршын щиртри аршина земли

хәвефлестрашный, пугающий, опасный

берьюлыодновременно

җәймә — здесь: простыня

баштанаякс головы до ног

чәбәләнүспутаться

дымлывлажный

һуштан язупотерять сознание

өзлексезнепрерывно

тыкылдаустучать

мышкылдаусопеть

дулаувспылить, рассердиться

тавыш-гаугакрик, шум, скандал

шым гынатихо, незаметно, украдкой

олаучы егетобозчик, извозчик

кырыкмаса кырык ишек — здесь: много дверей

 

Сораулар һәм биремнәр

  1. Вакыйга кайда бара?
  2. Пассажирлар нинди хәбәр ишетәләр?
  3. Авыру янына кем килә?
  4. Авыру хатынның кемнәре бар?
  5. Ни өчен поездны туктатырга булалар?

***

Поезд белән ат бервакытта диярлек кузгалдылар. Менә поезд үтеп китте, соңгы тапкыр яңгыратып гудок бирде. Рельслар озак кына гүләп, сызланып тордылар.

      Дежурный, тимер юлны аркылы чыкканчы, аларны озата барды.

— Хәзер кайтам да телефоннан хәбәр итәм, — диде ул,хушлашып.

   Олаучы аңа кулын бирде. Мирвәли бер сүз дә эндәшмәде.

  • Кайсы төше авырта? — дип сорады олаучы шыпырт кына.
  • Белмим. Әйтүе дә кыен, — диде Мирвәли.

        Тимер юл буена, киң тасма итеп, каен катыш сәрви агачлары утыртылган иде. Шул чуар кишәрлекне үтеп чыгуга, юл арыш басуына барып керде|~Тигез рәтләр булып серкә очырып утырган арышларга карап, ниндидер гаеп эзләде Мирвәли. Тик тапмады. Җирне кадерләп, төпченеп, юлга кадәр үк китереп чәчкәннәр. Кырга нык куллы кеше хуҗа икәне күренеп тора…

      Басуга кергәннән бирле, Мирвәлинең колак төбендә бер чың тора иде. Ул, адымнарын акрынайтып, ни чыңлаганын белергә азапланды. Озак кына интегеп баргач, үзенең тирә-ягында тынлык чыңлавын аңлады. Өч тәүлек вагон тәгәрмәчләренең шакы-шокысын тыңлап барып, шау-шуга, өзлексез тавышка күнеккән колак тынлыктан котылырга тырыша, шау-гөр эзли иде…

        Мирвәли, сискәнеп, тетрәнеп куйды: арбада тирбәлеп кенә йокымсырап барган Шәмсегаян кинәт кенә күзләрен ачты. Менә ул терсәкләренә таянып калкынды, Мирвәлине күреп:

  • Карачурага еракмы әле? — дип сорады.
  • Ера-ак! — дип сузды олаучы. — Кыек Урманга алтмыш биш чакрым дип әйтәләр.

     Мирвәлинең куркыныч шикләрен раслагандай, Шәмсегаян тагын кузгалды, терсәкләренә таянып торып утырды, йөзен кояшка борып, рәхәт итеп елмайды. Мирвәлинең исе китте: яздан бирле, хасталанып, урын өстеннән тормаган хатыны рәхәт итеп, күкрәк тавышы белән, нәкъ яшь кызлар кебек гөрелдәп көлеп җибәрде:

  • Мирвәли… Ишетәсеңме, тургай! Сабан тургае! Безнең як тургае!..

        Шәмсегаян, бөтен нәрсәсен онытып, сихерләнгән кебек, кыр өстеннән күзен алмады.

  • Арыш исе! — диде ул бераздан, сокланып. — Сулавы ук рәхәт! Ай бәхетле кешеләр бар инде дөньяда! Шәһәрең бер якта торсын!

      Аның күп сөйләшүе Мирвәлигә ошамады:

  • Тагын өзлегерсең әле, — диде ул кырыс кына.

      Шәмсегаян ягымлы көлемсерәде:

  • Хәзер юк! Өзлекмим… Монда кайтып җиткәч өзлегеп яталармы? Юк! Тик менә күккүзләрне бетергәннәр. Элек, безнең заманда, арыш арасында күккүзләр була торган иде.

    Олаучы сүзгә катышты:

  • Хәзер дә бар алар!

Бераз баргач, олаучы шатланып кычкырып җибәрде:

  • Әйттем бит! Әнә!

      Ул, бер төптән әллә ничә сабак чыгарып, мул чәчәктә утырган күккүзләрне, йолкып, Шәмсегаянга сузды:

  • Мәгез, апа.

     Шәмсегаян чәчәкләрне алды, олаучыга рәхмәт әйтте һәм аз гына бал исе, яшькелт үлән исе, дымлы җир исе килеп  торган күккүзләрне йөзенә каплады. Түзмәде, елап җибәрде.

      Борылмага барып җитәбез дигәндә генә, алар каршысына
ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктады. Шәмсегаян: «Миңа арбада рәхәтрәк, машинага кермим», — дип карышса да, аттан төшәргә туры килде… Менә борылманы үтте машина, үргә менә башлады, күмелде… Кыр өстендә ят, чит булып, бензин белән дару катнаш ачы бер ис калды…О

 гүләүгудеть, гудение

катышсмешанный, перемешанный
сәрви (сәрби)жёлтая акация
кишәрлек
участок
серкә очыру
отцвести (о злаковых)
төпченү
копаться, доискиваться
чыңзвон

шакы-шокы — здесь: звук колёс
калкынуприподняться, привстать
Карачураназвание деревни
шик
сомнение

хасталану (авыру)болеть, заболеть
гөрелдәп көлүгромко засмеяться
өзлегүзаболевать повторно (не оправившись после
первой болезни); получить осложнение
күккүз (күкчәчәк)василёк
карышусопротивляться

үргә менүвзъезжать, подниматься на возвышенность
Сораулар һәм биремнәр

  1. Әсәрнең бу өзегенә исем куегыз. Ул нәрсә турында?
  2. Шәмсегаянны нәрсә борчый? Дөрес җавапны әйтегез:

— иренең янында булуы;

  • поезддан төшеп калу;
  • Карачураны күрә алмау;
  • авырып китүе.
  1. Мирвәли, басу буйлап барганда, нәрсәгә игътибар итә? Тексттан табып укыгыз.
  2. «Мирвәли… Ишетәсеңме, тургай! Сабан тургае! Безнең як тургае!..» — дигән сүзләрне кем әйтә? «Татарча-русча сүзлек» ярдәмендә рус теленә тәрҗемә итегез.
  3. Шәмсегаян табигатьне ни өчен күзәтә?
  4. Аңа күккүзләрне кем өзеп бирә?
  5. Ни өчен авыруны ашыгыч ярдәм машинасына күчерәләр?
  6. Сез ничек уйлыйсыз: Шәмсегаянга кайда җиңелрәк булыр иде? Ат арбасындамы әллә ашыгыч ярдәм машинасындамы? Ни өчен?
  7. Сезнең кайсы кыр чәчәкләрен күргәнегез бар? Алар нинди
    булалар? Сөйләгез.

…Ниһаять, алар больница палатасында икәүдән-икәү генә
калдылар. Мирвәли авыр сулап куйды. Сүз таба алмады. Шәмсегаян да дәшми. Уйлый, уйлый… Фикерен җиңел генә, кыска гына аңлатырлык җайлы сүзләр эзли… Ул, бик гади генә итеп:

  • Мирвәли, мин үләм, — диде.
  • Ни сөйлисең син, Шәмсегаян?
  • Кирәген сөйлим.
  • Ни сөйлисең?
  • Сөйләшәсе иде дә… Мирвәли… сүзләр юк! Шунысы аяныч…
  • Ничек булып чыга соң инде бу?
  • Мирвәли, — диде Шәмсегаян, үтә йомшак, үтә җылы итеп. — Соңгы сүзем, васыятем шул: мине Карачурага алып кайтып күм.
  • Карачурага? — диде Мирвәли, коты чыгып.
  • Әйе… Каңгырып, читсенеп, җитәрлек йөрдек. Һай, адәм күңеле түзсә дә түзә икән… Карачура менә шушы якта, диде врач… Мин сораштым инде! — диде, ярым пышылдап, Шәмсегаян. — Кара, мине монда калдырма… Карачурага кайт, үзең дә шунда кал… Сукбай кебек япа-ялгызың
    йөрмәссең инде… Илле сигез чакрым, диләр! Әнә шунда гына ич ул!..

     Шәмсегаянның көчсез, каны качкан ак кулы, гүя, аюдай дәү Мирвәлине урыныннан куптарды, ул тәрәзә яңагына килеп сөялде, еракка — урам аша күренеп торган кырларга карады. Шактый басып торды ул, шактый… Аннан җәһәт кенә артына борылды.

— Шәмсегаян! Мин анда кайта алмыйм! Ярамый. Кыстама мине! Ярамый!

     Шәмсегаян, сәер генә озынаеп, тар караватка сузылган иде, эндәшмәде.

Аяз Гыйлэҗевтэн

җайлы сүзләр — здесь: уместные слова
аянычжалко, досадно
васыятьзавещание

каңгырып йөрүскитаться на чужбине

сукбайбродяга, босяк

аюдай дәүбольшой как медведь

урыныннан куптару (кубару)поднять с места

җәһәтбыстро, живо

кыстаууговаривать, упрашивать

сәер генәстранно

кот чыгу (очу)сильно испугаться, ужаснуться

 

Сораулар һәм биремнәр

  1. Шәмсегаян, үз хәлен аңлату өчен, нинди сүзләр эзли?
  2. Мирвәли белән Шәмсегаян нәрсә турында сөйләшәләр?
    Аларның сүзләрен рольләргә бүлеп укыгыз.
  3. Мирвәлинең теләге нинди?
  4. Шәмсегаянның васыятен табып укыгыз. Ничек уйлыйсыз,
    Мирвәли аны үтәрме?
  5. Бу әсәр кемнәр турында?
  • Сукбайлар турында;
  • туган иленнән китеп, озак кайтмаган кешеләр турында;
  • ир белән хатынның читтә яшәве турында;
  • репрессияләнгән кешеләр турында.
  1. Сезнең туган җирегездән аерылып торганыгыз бармы?
    Сөйләгез.
  2. Халыкта «Иленнән аерылган — канаты каерылган» дигән
    мәкаль бар. Аны Шәмсегаян язмышына бәйләп буламы? Ни-
    чек? Туган ил турында тагын нинди мәкальләр беләсез?

 

 

 

 

 

 

 

Оставить комментарий