Марсель Галиев

Марсель Галиев
(1946)

     Язучы һәм шагыйрь Марсель Баян улы Галиев 1946 нчы елның
8 нче октябрендә Татарстанның Азнакай районы Балтач авылында туа. 1964 нче елда Азнакайдагы 1 нче татар урта мәктәбен тәмамлый. 1965 — 1968 нче елларда армиядә хезмәт итә. 1969 нчы елда Марсель Галиев Казан дәүләт университетының журналистика
бүлегенә укырга керә.

     1974 — 1983 нче елларда ул Татарстан Язучылар берлегендә һәм «Казан утлары» журналы редакциясендә эшли. Аннары профессиональ язучы була.

     Марсель Галиев шигърият һәм проза жанрларында иҗат итә. 1979 нчы елда «Еллар чалымы» исемле беренче шигырьләр китабы, ә 1980 нче елда «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә.

       Марсель Галиевнең аерым әсәрләре рус, поляк, украин,
үзбәк, казакъ, каракалпак, осетин, чуваш телләренә тәрҗемә
ителгән.

 

 

Марсель Галиев

НИГЕЗ

      Өянкенең дә бала чагы, үткәне була. Кәүсәсенә еллар боҗрасы өстәлгән саен, аның хәтере дә байый-арта баруын кешеләр беләләр микән?

      Ул, яшел кабыклы нәзек тал булып, дөньяга беренче тапкыр күзен ачканда, авыл урамыннан, тузан туздырып, җигүле атларда бүтән гасыр кешеләре уза иде әле. Аның иң беренче теләге — бакча читәне аша үрелеп карау булды, әмма буе җитмәде. Кыска буйлы тал-тирәк ихата эчен күзәтә башлады. Янәшәдә генә — сиртмәле кое. Арырак — салам түбәле өй.

       Кое сиртмәсе, шыгырдап, бер төшә, бер күтәрелә. Янәшәдә генә салкын җир дымын, шифалы су тәмен тою тал-чыбыкка рәхәтлек бирә. Аның тизрәк үсәсе, ак болытларга ябалдашы белән орынасы килә.

      Гел бер урында гына тамыр җибәреп үсәргә тиешлеген аңлаган тал-тирәк ихата тирәсендәге шаулы тормыш белән ишәргә күнекте. Кое янында хатын-кызлар мәш килә, читән буенда ирләр сөйләшеп тора, капка төбендә картлар гәп кора. Шуларның һәммәсен тыңлый торгач, тал-тирәк, әкренләп, кешеләр телен аңларга өйрәнде…

     «Гомерем буе шушы очның гаме белән яшәдем мин. Кемнәрне соңгы юлга озатканны да, олы юлдан сугышка киткәннәрне дә хәтерлим. Айлы төннәрдә күпме гашыйклар бер-беренә иң кадерле сүзләрне әйтештеләр — аларның сере миндә. Бәхет эзләргә чыгып киткән егетләрнең соңгы тапкыр авыл ягына борылып карауларын да мин күрдем. Яфракларым телендә барысын да сөйли алам, тыңлый белгәннәр йөрәгенә хәтерем күчәр…»

      Сак кына сирпелеп киткән аваз да иң беренче аның яфракларына килеп кагыла. Хәзер дә әнә теге очтан гармун, җыр тавышлары ишетелә түгелме? Өянке бер тавышны бүтәннәр арасыннан аерып ала. Әллә каян ук таный ул аны. Гармун тавышын басарга тырышып,
Байтирәк җырлый.

       Сугышка кйдәр нинди көчле тавышлы сылу егет иде бит. Ә хәзер тавышы карлыгып чыга. Эчендә кайнаган дәрт-дәрманын тыя алмаганга җырларга тырыша үзе.

        Гармун, җыр тавышлары якында гына ишетелә. Онытып торам икән — бүген бит печән өмәсе! Печәнчеләр өйләренә таралыша. Атлар, чаптырып, югары очка менеп китәләр. Дыңгырдап барган соңгы арбадагы тальян тавышы гына өзек-озек калтырап ишетелә.

        Өянкенең буыннары буйлап узган җылы дулкын, яфракла-
рына күчеп, җиңелчә шыбырдауга әйләнде. Рәхәт тә, моңсу да иде аңа хатирәләргә бирелү…

 

         Өянкенең кичкырын «канатлары» салына, яфраклары оеп
кала. Төн җиткәч, Өянке урамны күзәтә, кешеләр тавышын тыңлый.

        Печән өмәсеннән кайткан атлар авыл башыннан борылдылар. Әле һаман ниндидер хозурлыктан айный алмыйча капка төбендә торган Байтирәкне хатыны Солтания өйгә чакыра башлады.

  • Өйгә керәсе килми әле. Әйдә, өянке төбенә барып утырыйк, — диде ул, моңсуланып. — Госпитальдә ятканда, гел бер уй уйлый идем: исән-имин калып, шушы өянке төбенә кайтып бер утырсам, үлсәм дә үкенмәм, дип… Ун елдан артык вакыт үткән, менә беренче мәртәбә киләм. Әйткәнен оныта шул адәм баласы…

         Өянке төбенә барып утыргач, Байтирәк, кәүсәгә учы белән сугып:

  • Әткәйдән калган мирас бит бу безнең… Берәрсе кисеп аударгандыр дип, иртәләрен куркып уянам, — дип куйды.
  • Безнең дисең, ә үзең Хикмәтулла белән ничә ел инде исәнләшмисең. Абыең бит ул синең. Син гаепле бит, Байтирәк, үзең башлап эндәш.
  • Юк! Мин ул бөкре шайтанга мәңге эндәшәсем юк, дип кем әйткән, Хикмәтулла?! Мин ул бөкремне үзем теләп алдыммыни?!
  • Ул тән ярасына кагылса, син җан ярасына кагылдың. Уйлап кара, кайсы авыррак?..

      …«Сугыш!» дигән аянычлы хәбәрнең бер көн эчендә кешеләрне ничек үзгәрткәнен Өянкенең әле дә онытасы юк. Хатын-кыз, бала-чага, сугышка алынган ирләр — барысы да Өянке янына җыелдылар.

      Унтугыз яшьлек Байтирәк Өянке кәүсәсенә тотынган да күз яшен тыя алмый.

      Сабыр, аз сүзле абыйсы Хикмәтулла аны кузгала башлаган арбага утыртырга маташа. Байтирәк, аңардан ычкынып, йодрыгы белән күкрәген төя:

  • Шулай китиммени?! Бер кыз да кочмаган килеш! Шулай
    китиммени?

       Шулчак кызлар төркеменнән Солтания аерылып чыкты да Байтирәккә таба китте.

  • Кил, Байтирәк, үзем кочаклыйм сине!

     Байтирәк үзенә таба кулларын җәеп килгән күрше кызына, шаккатып, бераз икеләнеп карап торды да чигенә башлады. Егетләр аны арбага тартып алдылар. Инде кузгалып киткәч, Байтирәк кинәт арбадан сикереп төште, өенә таба атлаган  Солтанияне куып җитеп кочаклап алды. Зырылдатып бер әйләндерде дә:

  • Болай булгач, исән кайтам! — дип, хәзер инде кызның
    үзен аптырашта калдырып, атлар артыннан йөгерде. Сүзендә торды Байтирәк. Ул сугышның икенче елында туган авылына кайтып төште. Аның чигә чәчләре агарган, бөкресе чыккан иде. Бер чынаяк чәй эчте дә, кар шыгырдатып, күршегә кереп китте.

       Солтания йөзе суырылып, олыгаеп киткән Байтирәкне эңгер-меңгердә танымыйча куркып калды. Аннары… Байтирәк аның туңган кулларына кагылды: «Син гаепле, Солтания. Кочаклыйм, димәгән булсаң, исән каласы түгел идем бит!..»

      Госпитальдә ятканын, яраланганын да әйтмичә, гадәти хатлар язып яткан бу егеттә ниндидер бер тәвәккәллек күрде Солтания.

    Байтирәк аны җитәкләп алды да капкага таба алып китте.

    Шул көннән соң ике йорт арасында кардан арчылган сукмак салынуга Өянке шаһит.

      Онытырлыкмыни соң… Өянкенең гомерен дә Байтирәк саклап калды бит ул кышта. Үтә зәһәр салкыннарда барлы-юклы утыннар ягылып беткән. Украина якларыннан вакытлыча күченеп килгән хатын-кызлар, авыл кешеләре белән бергә, тегермән астындагы куе өянкелекне кистеләр

      Ә беркөнне… авыл башындагы ялгыз Өянкегә дә чират җитте. Өч тармаклы юан агачның бөтен сынын тетрәтеп, үтмәс балта белән чаба башлауга, фуфайкасын да кияргә оныткан Байтирәк капкадан йөгереп чыкты. Карга бата-чума, кычкыра-кычкыра йөгергән ирне күреп, хатыннар туктап калдылар. Балталы куллар салынып төште.

  • Тимәгез өянкегә! Нильзә, нильзә! — дип, ул Өянкегә аркасын куеп басты. — Монысына тимәгез! Ул бит, ул бит… — Байтирәк ютәлли башлады.
  • Сезнең нигез агачы, дип… Утын кирәк бит, менә эвакуированныйларга да, — дигән авыл хатыннарына Байтирәкнең бер сүзе җитте.
  • Ничек кулыгыз күтәрелә? Шушыннан бит күпме ирләр сугышка китте. Авыл күздән югалгач, иң соңыннан шушы Өянке хушлашып калды безнең белән. Яу кырындагы ирләрегезнең хәтерен кисәргә ничек кулыгыз бара?!

       Ул көнне, Өянкенең ярасын өшетеп, җил исте. Читкә
чәчрәгән йомычка-кайрыларны төнге буран күмеп китте.

        Ә язын… Өянкенең гомерендә күрелмәгән бер хәл булып алды. Җылымса бер иртәдә Өянке ябалдашына озын сыйраклы гаҗәеп зур кош килеп кунды. Өянкенең мондый галәмәт кошны беренче тапкыр иңендә тоюы иде. Сәер кош, горурлык белән, Алтын Болак авылы өстенә карап торды. Ул арада капкалар ачылды, өлкәннәр дә, бала-чагалар да йөгерешеп чыктылар.

  • Белый аист! Белый аист! — дип йөгереште рус балалары.
  • Лэлэко! Лэлэко! — дип кычкырышты украин балалары. Бу ят кошның исемен өлкәннәрдән сорап белгән авыл балалары:
  • Ләкләк килгән! Ләкләк… — дип, төркемгә кушылдылар.

      Украинадан килгәннәр өчен бу — туган якның канатлы бер җаны иде. Авыл хатын-кызлары да бу сәер кошның Өянкегә килеп кунуын яхшыга юрадылар. Еракта, бик еракта, үлем гарасатына кереп киткән якыннарының сәламе итеп кабул иттеләр…

   Бүген шул арны хәтереннән үткәреп, Өянке бик талчыккан иде…

 

өянкеива, ветла
кәүсәствол
боҗракольцо

тузан туздыруподнимать пыль

җигүлезапряжённый, запряжной; гужевой

читәнплетень, изгородь

ихата — здесь: двор

күзәтүнаблюдать

сиртмәле коеколодец, имеющий коромысло (журавль)
арыракдальше
дым
влага

шифалыцелебный, целительный
ябалдашкрона (дерево)
орынупритрагиваться, касаться
күнегүпривыкать, привыкнуть
гашыйкларвлюблённые
хатирәвоспоминание
икеләнүколебаться, сомневаться

чигә — висок

бөкре чыгу — сгорбитъся, ссутулитъся
эңгер-меңгер — сумерки
тәвәккәллек — решительность
яу кыры — поле брани
йомычка — щепка

озын сыйраклы — голенастый, длинноногий
талчыгу — утомитъся, устатъ

 

Сораулар һәм биремнәр

  1. Әсәр нәрсә турында?
  2. Әсәрдә нинди агач турында сүз бара? Ул кайда үсә?
  3. Тексттан Өянкенең сүзләрен табып укыгыз. Рус теленә тәрҗемә итегез.
  4. Нәрсә ул сынландыру? Теорияне исегезгә төшерегез.
    Әсәрдән сынландыруларны табып укыгыз.
  5. Байтирәкне ничек күз алдына китерәсез? Йөзен, киемнәрен үзегез күз алдына китергәнчә тасвирлап сөйләгез.
  6. Текстта нинди йола телгә алына? Ул турыда сез нәрсә беләсез?
  7. Бөек Ватан сугышы турында нинди әсәрләр укыганыгыз, нинди кинофильмнар караганыгыз бар?
  8. Авылга кайсы яклардан кешеләр килеп урнашкан?
  9. Өянкегә кунган кошның исемен әйтегез.
  10. «Өянке» сүзен тиешле килешләргә куеп, җөмләләрне эш дәфтәренә языгыз.
  • Ул көнне, … ярасын өшетеп, җил исте.
  • — Тимәгез … ! Нильзә, нильзә! — дип, ул … аркасын куеп басты.
  • Шул көннән соң ике йорт арасында кардан арчылган сукмак салынуга … шаһит.
  • … дә бала чагы, үткәне була.
  • Җылымса бер иртәдә … ябалдашына озын сыйраклы гаҗәеп зур кош килеп кунды.
  • … мондый галәмәт кошны беренче тапкыр иңендә тоюы иде.
  • Авыл хатын-кызлары да бу сәер кошның … килеп кунуын яхшыга юрадылар.
  • … гомерен дә Байтирәк саклап калды бит ул кышта.
  • Ә беркөнне авыл башындагы ялгыз … дә чират җитте.
  • Хатын-кыз, бала-чага, сугышка алынган ирләр — барысы

да … янына җыелдылар.

 

 

Сугыш бетеп, бер ел үткәч, Алтын Болак авылы кешеләре матур бер гадәт уйлап чыгарды. Хатын-кызлар, яудан кайткан ир-атлар Җиңү көнендә Өянке янына җыела. Шушыннан киткәннәр бит алар, шушыннан озатып калганнар бит аларны… Ирләре һәлак булган хатыннар, эчке бер өмет белән, үзләре чиккән кулъяулыкларны Өянке ботакларына элделәр. Алардан соң, вәгъдәләр куешкан егетләре кайтмый калган кызлар, кулъяулык тотып, Өянке янына килделәр. Күзләр яшьләнде. Китте хатирәләр.

     Авылдан чыгып киткән йөз унике ир-егет кире әйләнеп кайтмады. Ә Өянке ботакларында алар истәлегенә төрле җепләр белән чигелгән йөз унбер кулъяулык җилферди. Бер кулъяулык… әлегә эленмәгән… Нәзифә кулында. Җиңү көнендә ул урамга чыга алмый. Өянке янына җыелган халыкны койма ярыгыннан гына күзәтә. Төне буе чиккән кулъяулыгы күз яшенә чыланган. Аның да кешеләр арасында буласы, кулъяулыкны бергә эләсе килә. Әмма ире Хикмәтулла турында, немецларга сатылган, үзе теләп пленга төшкән икән, дигән хәбәр бөтен авылга таралган.

     Караңгы төшкәч, курка-курка гына басып, Нәзифә Өянке янына килә. Калтыранган куллары белән кулъяулыгын бәйли.

       Байтирәкләр әле ятмаган, утлары бар. Капканы сак кына ачып, ул эчкә керә. Шушындый чакта бер җылы сүз, туганнарча караш кирәк.

     …Соңыннан Солтания аны капкага кадәр озата чыга.

     — Үзеңне бетермә, Нәзифә, үтәр. Бу дөньяда ни булмас…

     Нәзифә дәшми. Бик эчкәре яшерелгән ышанычын, өметен әйтәсе килми — аклану булыр иде.

      Әлегә Өянкенең ботакларында таң җилендә йөз унике кулъяулык җилферди. Йөз унике язмыш… Тумый калган күпме бала… Салынмый калган күпме нигез… Җырланмый калган күпме җыр…

        Сугыш яралары төзәлә барган саен, Өянке ботакларына Җиңү көнендә эленгән кулъяулыклар саны да елдан-ел кими башлады.

      …Өянке басу юль!на күз салды. Кара пинжәк кигән, күн чемодан тоткан ят бер кеше авылга якынлашып килә иде. Тирә-юньне күзләп, ашыга-ашыга атлый. Байтирәкләр турына җиткәч туктады, койма аша үрелеп карады да чемоданын куеп йөткереп алды. Шулчакта капкадан кулына йөгән тоткан Байтирәк килеп чыкты. Шунда ук таныды ул абыйсын. Тик…Нигәдер агарынып китте дә, кеше күрмиме дигәндәй, югары оч ягына карап алды. Каушап калган Байтирәк капканы эчтән
шартлатып япты да тынычлана алмыйча:

      — Кеше күзенә ничек күренерсең икән?! Ник кайттың? — диде, ачуына буылып.

      Туган авылына кайтып җиткәч… чит җирләрдән исән-имин алып кайткан өметен бертуганы рәхимсез рәвештә салып таптавын күргәч… сыгылды да төште Хикмәтулла. Аның күз алдында кара күләгәләр биеште. Чайкалып, койма тактасына тотынды. Туган җир туфрагына баскач, әллә нәрсә булды.  Каршыдагы Өянке, урам, өйләр, йөзтүбән әйләнеп, керфекләре арасында калтырый башлады. Күз яшьләре, тәгәрәп, сукмакка төште дә челпәрәмә килде. Ул, таяныч эзләгәндәй, моннан ун ел элек хушлашып калган өйләргә, таныш капкаларга кара-
ды. Барысы да нәкъ шул чактагы сыман, берни дә үзгәрмәгән кебек.

     Хикмәтулла, ашыга-ашыга, үз өенә таба атлады. Нәзифәнең
күзләрендә бер генә тамчы икеләнү-шикләнү чагылып алса да, кире борылачак. Әсирлектә булганнарга нинди караш икәнлеген белә иде ул.

      Бусагага чыккан Нәзифә кисәк утлы һава сулагандай булды. Аяк астындагы баскычны тоймыйча атлап егыла башлаган хатынын Хикмәтулла чак тотып калды.

      Авыл өстенә төн иңгәч, алар туйганчы сөйләшергә-серләшергә Өянке янына килделәр. Күбрәк Нәзифә сөйләде. Хикмәтулла үзе кичергәннәрне сөйләргә әзер түгел иде.

      Сугышның икенче елында ук әсирлеккә эләккән солдат җаны коллыкны күтәрә алмады. Иң авыр минутларында авылын, шушы Өянке янында озатып калган Нәзифәсен уйлап юана иде.

         Өянке үз күләгәсенә карап утыра. Янәшәсендә кешеләр сөйләшкәнне тыңлау рәхәт аңа.

         Олы юлдан чыгып киткәннәрне сагына, кайтып кергәннәр өчен сөенә белә бит ул да. Әгәр урыныннан куба алса, кунак кайтасы өйнең тәрәзәсен шакып, иң беренче ул сөенче алыр иде.

 

өмет белән — с надеждой
элү — повесить

йөгән — уздечка
агарынып китү — побледнеть
чайкалу — качатъся, качнутъся
коллык — рабство
кичерү — пережить

 

Сораулар һәм биремнәр

  1. Тексттагы вакыйгалар кайсы чорда бара?
  2. Авыл хатын-кызлары нинди йола башкаралар? Алар ни өчен шулай эшлиләр?
  3. Кулъяулык нинди символик мәгънәгә ия дип уйлыйсыз? Сөйләгез.
  4. Кулъяулыкны кем качып кына элә? Ул ни өчен шулай эшли?
  5. Хикмәтулланы энесе ничек каршылый? Шул урынны тексттан табып укыгыз.
  6. Хикмәтулла туган авылын яратамы?
  7. Туган ил турындагы мәкальләрне татарчага тәрҗемә итегез:

— Без корня и полынь не растёт.

— На родной стороне даже дым сладок.

— На чужбине и собака тоскует.

— Родной крайсердцу рай.

— Нет в мире краше Родины нашей.

— Человек без Родины, что соловей без песни.

— Родинамать, чужбина — мачеха.

— И пылинка родной землизолото.

— Для Родины своей ни сил, ни жизни не жалей.

— Родину-мать учись защищать.

 

 

 

 

 

 

         Үткәннәр Өянке хәтеренә тыгыз боҗралар белән языла. Соңыннан… укый белгән кешеләр күрерләр: Өянкенең ак тәнендәге боҗраларның берсе — иң юкасы каралган булыр… Кырык беренче елның рәхимсез салкыны туңдырган эз. Хәер, салкыны гына микән?.. Шул кара боҗраны кысып чыгарырга теләгәндәй, яңалары өстәлә бара…

       Үткәннәр, дигәннән… Исән кеше бер кайтып күренә икән. Кайчандыр сиртмәле кое янында туп тибеп уйнаган Давыт исемле малайны Өянке оныткан иде. Бик зур урында эшли, чит илләрдән кайтып керми икән, дигән хәбәрләр сугышка кадәр ишетелгәләде. Хикмәтуллага яисә Байтирәккә әллә нинди маркалар ябыштырылган конвертлы хатлар елга бер булса да килгәләп тора иде, сугыштан соң алары да күренмәде. Давытның инде исән икәнлеге дә билгеле түгел иде.

    Көтмәгәндә-уйламаганда кайтып төште бит. Хәер, кайтты, дию бик үк дөрес булмас. Авылдашларының күбесе аны күрми дә калдылар.

      Башта… Байтирәк белән Хикмәтулланы, машинага утыртып, район үзәгенә алып киттеләр. Төштән соң дүрт-биш кара машина Өянке янына килеп туктады. Бер-бер артлы чыртлап ачылган ишекләрдән затлы киемле таза-таза ирләр, арттагы машинадан исә кара плащлы, үткен карашлы егетләр төште.

    Барысының да игътибар үзәгендә булган чал мыеклы ир кеше фетр эшләпәсен салып кулына тотты, аның озын чәч учмасы, ак ялкын булып, җилдә уйнаклый башлады. Менә ул салмак кына атлап килде дә Өянке кәүсәсенә кулын куйды. Озын, ак бармаклары сизелер-сизелмәс кенә калтырый иде. Нидер әйтергә теләде, әмма, дулкынланудан, сүзләрен әйтә алмады. Ничә еллар буена чит телләрдә генә сөйләшкәнгә күрә, балачак теле онытылган иде бугай. Нигез урынына тукталгач, күңел төбеннән ул, азапланып, кадерле сүзләр эзләде. Менә ул, ярдәм сорагандай, авыл ягына борылып карады. Капкалар, коймалар, өйләр үзгәргән, аның каршында бөтенләй ят
бер авыл җәйрәп ята иде. Янәшәсендә басып торган Хикмәт белән Байтирәк тә, туганнары булса да, аның өчен хәзер инде чит-ят иде. Кешелекле эчке бер тойгы гына аларның кан туган икәнен искә төшерә. Әнә бит, аның белән бергә килгән дәрәҗәле кешеләр дә ничек эндәшә аңа, Сәмигулла улы икәнен башларына да китермиләрдер. Давид Самойлович дип атыйлар аны.

     Байтирәк үзен уңайсыз сизә, дәрьялар артындагы ят илләрдә эшләгән бу кеше абыйсымы аңа, түгелме? Хикмәтулла исә ваемсыз кыяфәт белән читтәрәк тора.

     Өянке кәүсәсеннән күтәрелгән туган җир җылысы Давытның куллары аша йөрәгенә җиттеме, кинәт аның зиһене ачылып китте.

  • Монда… безнең нигез… — дип, Давыт плащын ычкындырды да, үлчәргә тырышкандай, кайчандыр өй торган урынны чамалап, эре-эре атлап йөреп чыкты.
  • Шулаймы? — дип, ул сораулы карашын әле Хикмәтуллага, әле Байтирәккә төбәде.

      Тип-тигез чирәмлектә кайчандыр өй торганлыгына берничек тә ышана алмаган кунаклар да Давытка теләктәшлек белдерергә тырыштылар.

  • Монда кое иде, — Давыт үлән арасыннан әрем баш төрткән урынга килеп басты.

        Ялгышасың, кешем, дип уйлады Өянке, өй урыны уңдарак иде, оныткансың туган нигезеңне, оныткансың… Кое урыны да син баскан төштә түгел, болайрак, болайрак кил, кешем, дип пышылдады яфраклар.

        Ят кунакларның сәгатькә карап алуларына караганда, алар бик ашыгалар иде, күрәсең. Давыт, кулъяулык чыгарып, читкә борылды да тиз генә күз төпләрен сөртте, аннары, иелеп, кулъяулыгына туфрак

алып төрде. Ул арада машиналарны кабыздылар. Шулвакыт Байтирәк:

      — Давыт абый, әнә безнең өй — каршыда гына, чәй эчеп чыгар идек, ичмасам, — дип кыстый башлаган иде, абыйсы, моңсуланган күзләрен түбән төшереп, баш селкеде. Өйгә үк кереп торса, ныклап кайту була, ә туган җирен бик күп еллардан соң гына кайтып күргән кеше озак яшәми, диләр. Шул ырымга ышана һәм шуннан курка да иде Давыт. Хәер, ул үз тирәсендәге кешеләргә һәм вакытка бәйле иде бугай. Туган авылына берничә минутка кайтуны да ул зур бәхеткә
саный иде…

          Машиналар кузгалдылар. Артына карап, һаман әле кул болгап барган Давыт машина тәрәзәсеннән күренә. Тегермән үреннән күтәрелгәнче, Өянке алар ягына карап торды. Соңгы тапкыр, дип пышылдады яфраклары. Соңгы тапкыр…

 

 

 

 

 

 

 

 

рәхимсезбезжалостный, жестокий

көтмәгәндә-уйламагандавдруг, неожиданно

затлыкачественный, ценный

дулкынлануволноваться

нигез (йорт)родной дом, отчий дом

дәрәҗәле (кеше)человек, занимающий высокую

должностъ

дәрьяморе, океан

ваемсызбеззаботный, беспечньш

кыяфәтвид

зиһен ачылу — здесь: просветление ума

 

Сораулар һәм биремнәр

  1. Текстны укыгыз. Ул нәрсә турында?
  2. Давыт кем ул? Ул кайда яши? Тексттан шул юлларны табып
    укыгыз.
  3. Тексттан Давытны тасвирлаган урыннарны табыгыз.
  4. Давыт туган авылына ни өчен кайткан?
  5. Ул үзенең туганнары белән аралашып яшиме?
  6. Сагыну турында сезнең нинди әсәрләр укыганыгыз бар?
  7. Әсәрдә бирелгән сынландыруларны табыгыз.
  8. Өянке агачы нинди символик мәгънәгә ия? Символ турын-
    дагы теоретик төшенчәне исегезгә төшерегез.
  9. Туган җир белән бәйле нинди әсәрләр беләсез? Аларның
    авторларын әйтегез.
  10. Тиешле сүзләрне куеп, 66 нчы биттәге мәкальләрне эш
    дәфтәрегезгә языгыз.
  • Ватаны юк — җырсыз ….
  • Ат туйган җиренә, … туган иленә тартыр.
  • Иленнән аерылган — … каерылган.
  • Алтын-көмеш яуган җирдән туган-үскән … артык.
  • Үз илем — алтын …
  • Туган илем — туган ….
  • … барыннан да газиз.
  1. «Минем туган җирем» дигән темага кечкенә хикәя языгыз.
  2. Повесть турында теоретик төшенчәне укыгыз. Исегездә
    калдырыгыз.
  3. «Нигез» әсәрендә повесть жанрына хас булган үзенчә-
    лекләрне табыгыз. Аларны эш дәфтәренә языгыз.

 

 

 

Повесть — хикәяләүгә корылган эпик төрнең хикәя
белән роман арасындагы уртача күләмле жанры. Ул тор-
мышны герой яки геройлар яшәешендәге вакыйгалар
итеп хикәяләп бирә. Повесть тормыш материалының бер
аралыгын яктырта, бер төркем, бер катлам кешеләренең
тормыш-яшәешен типиклаштыра, әлеге тормышны бер
яки берничә кеше язмышы мисалында характерлы сый-
фатлары, үзенчәлекләре белән тасвирлый.

 

 

Повесть — средний (между рассказом и романом) эпи-
ческий жанр, в котором представлен ряд эпизодов из
жизни героя (героев). По объёму повесть больше рас-
сказа и шире изображает действительность, рисуя цепь
эпизодов, составляющих определённый период жизни
главного персонажа, в ней больше событий и действу-
ющих лиц, однако, в отличие от романа, как правило,
одна сюжетная линия.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Оставить комментарий