Нәҗип Думави

                                                              Нәҗип Думави

Картинки по запросу Нәҗип думави

                                                         (1883 — 1933)

                                                                     Шагыйрь һәм язучы Нәҗип

                                                  Думави (Нәҗип Сибгатулла улы

                                           Тахтамышев) 1883 нче елның

                                                        19 нчы маенда ТатарстанныңАк-

                                                 субай районы Яңа Дума авылын-

                                                 да туа. Җиде яшеннән атасы кул

                                            астындагы авыл мәдрәсәсендә

                                           укырга-язарга өйрәнә. Аннары

                                            бер кыш Кизләү мәдрәсәсендә

                                              белем ала. 1894 нче елда әтисе

                                                 аны Казанның Габдулла Апанаев

                                              мәдрәсәсенә илтә. Шунда Нәҗип

              сигез ел укый.

   

    Нәҗип Думави үзлегеннән күп укый, табигать фәннәре,фәлсәфә белән кызыксына. Хәлфәсе Һади Максудиның өенә барып, ул алдырган «Тәрҗеман» газетасы белән даими танышып бара. 1902 нче елда мәдрәсәне тәмамлагач, Казандагы Татар укытучылар мәктәбенә кереп уку турында хыяллана. Ләкин, матди хәле авыр булу сәбәпле, бу уен тормышка ашыра алмый. Ул Әстерхан һәм Гурьев балык промыселларында эшли, аннары ике елга якын казакъ далаларында балалар укыта. Нәкъ шул елларда (1902 — 1904) ул әдәби иҗат белән кызыксына башлый.

     Казакъ далаларыннан кайткач, Нәҗип Думави мөгаллимлек эшен Чистайда, Урал якларында, Кизел шәһәрендәге татар эшчеләренең балалары өчен ачылган мәктәптә дәвам итә. 1908 — 1911 нче елларда «Буби» мәдрәсәсендә укыта.

      Нәҗип Думави Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында солдат хезмәтенә алынып, Австрия юнәлешендәге фронтка җибәрелә. Ул, полк писаре вазифаларын башкарганлыктан, турыдан-туры сугыш хәрәкәтләрендә катнашмый.

       Сугыштан кайткач, Чистай шәһәре мәктәпләрендә укыта, мәгариф бүлегендә инспектор булып эшли. 1921 нче елда ул туган авылына кайтып, 1925 нче елга кадәр шунда яши.

    Нәҗип Думави төрле жанрларга караган әдәби мирас калдырган. Ул — шагыйрь, прозаик, публицист, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, педагогик хезмәтләр, дәреслекләр авторы.

 

матди хәлматериальное положение
Әстерхан
Астрахань

писарьдолжностное лицо, занимающееся перепиской и составлением канцелярских бумаг
мираснаследие

 

БЕРЕНЧЕ КАР

Төн буенча туктамастан, тышта ап-ак кар ява,

Капланып кырлар, болыннар, җир йөзе ап-аклана.

      Нинди тиз үзгәреш бу, нинди тиз алмашыну!

      Арба урынына бүген кошлар кебек чана чаба.

Күрмәссең тышта яланбаш һәм яланөс бер кеше,

Чөнки тыш салкын-суык — аннан адәмнәр саклана.

       «Кыш та җитте! Нишлик, кайда барыйк?» — ди кош-корт,
       Кайгыра да кайгыра, кышкы суыктан зарлана.

Зарлана кош-корт, ләкин шулвакыт бер яшь бала,
Йокысыннан уянып, тышка таба күз сала.

       «Кар явадыр, кыш була!» — дип кычкыра ул яшь бала;
        Үз-үзен белмәс дәрәҗәдә куана, кул чаба да шатлана.

 

 туктамастан — безостановочно

ап-аклану — здесь: становиться белым

алмашыну — изменение

адәмнәр — люди

зарлану — жаловаться

куану — радоваться

 

Сораулар һәм биремнәр

  1. Беренче кар яву һәм кыш килү тирә-юньне ничек үзгәртә?
    Тәртип буенча сөйләгез:

— кешеләр … кош-кортлар ;балалар ….

  1. Кош-кортлар ни өчен зарлана? Сез кыш көне аларга ничек
    ярдәм итәсез?
  2. Бала ни өчен шатлана? Сез кыш килүгә шатланасызмы? Кышны яратасызмы? Ни өчен? Яраткан ел фасылыгыз турында сөйләгез.
  3. «Чана (чаңгы) шуганда» дигән темага кечкенә хикәя языгыз

 

 

 

Оставить комментарий