Кадерле әниләребез!  

Сезне чын күңелдән Әниләр көне белән котлыйбыз!

   Бары тик аналарга гына гомер, ярату һәм яшәү шатлыгы бүләк итә алу кебек искитмәле табигать бүләге бирелгән. Сез булган җирдә һәрчак җылы һәм шатлыклы халәт хөкем сөрә.
   Һәммәгезгә дә иминлек һәм рухи бөтенлек телибез. Бу көнне сезнең хөрмәткә иң җылы сүзләр, матур котлау-теләкләр яңгырасын, кайгы-борчуларыгыз онтылып торсын иде. Һәм бәйрәм генә түгел, ә һәр гадәти кән сезгә бары тик шатлыклар гына китерсен. Якыннарыгызның җылысын, яратуын тоеп яшәгез, сәламәт һәм бәхетле булыгыз!

Җәмгыятебез дә әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елнын 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендэ Россиядә ноябрь аеның сонгы якшәмбесе ел саен “Әниләр көне” булып билгеләп үтелә.

Җәннәт— әниләрнен аяк астында

Туарына бер көн кала сабый Аллаһы Тәгаләдән сорый икән:
– Ул дөньяга мин ник киләм?
– Мин сиңа фәрештә җибәрәм, ул сиңа барысын да аңлатыр.
– Ә мин аны ничек аңлармын соң?
– Ул сине үз теленә өйрәтер.
– Фәрештәмнең исеме ничек була?
– Син аңа Әни диячәксең.
Җәннәт— әниләрнен аяк астында дип әйткән әби-бабаларыбыз… Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – Әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – Әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – Әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә – Әни. Дөньяга аваз салуга ук ул безне җил-яңгырдан саклап үстерә, олы тормыш юлына әзерли, акыллы киңәшләрен бирә,безнең өчен һәрвакыт көяләнеп,изге теләкләрен теләп тора.

Балалар өчен «Шаян ТВ» каналы

12 ноябрьдән ​​балалар өчен «Шаян ТВ» каналы тәүлек буе күрсәтә башлаячак.  Балалар  20дән артык оригинал программалар, уен-шоулар, викториналар, татар теленә тәрҗемә ителгән фильмнар, мультфильмнар, фәнни-популяр, әдәби тапшырулар карый алачак. 

8 нче ноябрь көнне  мәктәбебездә күренекле язучы Айгөл Әхмәтгалиева белән очрашу булды. Бу очрашу укучылар күңелендә якты хатирәләр генә калдырды. Мәҗлесләр залына  ак яулыклы язучы үзе килеп кергәч, ничектер, күңелләр күтәрелеп китте. Укучылар  да  очрашуга җитди караганнар иде: матур итеп шигырьләрен сөйләделәр, әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр. Шул ук вакытта китапханәче аның тормышы, иҗаты белән дә таныштырып барды. Ә инде язучының мөлаем тавышы, татар телен саклау буенча киңәшләре һәркемнең күңеленә үтеп кергәндер, дип уйлыйм. Менә шундый чын әдип белән очрашу уздырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт  әйтәсе килә.

Яңа шартларда туган телдә тәрбия

Хөрмәтле әти-әниләребез!!! 18 ноябрь көнне IT-паркта 10:30 «Яңа шартларда туган телдә тәрбия» темасына татар телле ата-аналар өчен конференция үтәчәк. 

  • Баланың баш миенең үсеш этаплары
  • Бишектән сеңдерелгән күптеллелекнең өстенлекләре
  • Балага мотивацион тәрбия
  • Татар телендә белем ала алу өчен адымнар
  • Баланы татар телле итеп тәрбияләү алымнары
  • Милли рухта тәрбия

Укытучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан аттестация сораулары — 2018

Хөрмәтле татар теле укытучылары!

2018-2019 нчы уку  елында аттестация үтәргә әзерләнүче татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен  имтихан тесты сорауларын «Укытучыларга ярдәм» ( http://abishevaalena.ru/?page_id=3165 , http://abishevaalena.ru/?page_id=3609 )бүлегендә урнаштырдым. Синтаксис, фонетика, лексика, морфология, татар әдәбияты буенча бирелгән тест сорауларының дөрес җаваплары курсив яки кара төс белән бирелде.

Уңышлар телим!

ХИКМӘТЛЕ СҮЗ

Өч нәрсә беркайчан да кире кайтмый: вакыт, сүз һәм мөмкинчелек.
Өч нәрсәне беркайчан да югалтырга ярамый: тынычлыкны, өметне, намусны.
Өч нәрсәдән дә кадерлерәк әйбер юк: иман, мәхәббәт һәм таяныч.
Өч нәрсәдән дә таянычсызрак нәрсә юк: шөһрәт, уңыш һәм мөлкәт.
Өч нәрсә кешенең кем икәнлеген ачып сала: тырышлык, тугрылык һәм ирешүләр.
Өч нәрсә кешене юкка чыгара: аракы, масаю һәм усаллык.
Өч нәрсәне әйтүе бик авыр: “Мин сине яратам”, “Гафу ит”, “Зинһар, ярдәм ит”

Сәламәтлек кодексы

1.Үз организмыңны әйбәт бел. Сиңа уңай йогынты ясарлык тәэсирләр булырлык итеп яшә.
2. Табигать белән ярашып яшә.
3. Ягымлы һәм кешелекле бул – үзеңә карата да шундый мөнәсәбәт булыр. Изгелек кенә эшлә. Эшләгән явызлыкларың үзеңә әйләнеп кайтачак.
4. Үзеңнең сәламәт булуыңа ышан.
5. Чыныгу белән шөгыльлән.
6. Дөрес туклан.
7. Үзеңә физик нагрузка яса.
8. Авырлыгыңны нормада тот.
9. Атна саен мунча кер.

Иң зур бәхет…

Иң яхшы җир – син яшәгән төбәк!
Иң яхшы ял – рухи канәгатьлек биргән ял!
Иң зур байлык – сәламәтлек!

ГРИППТАН ҺӘМ САЛКЫН ТИЮДӘН ДӘВАЛАНЫРГА ЯРДӘМ ИТӘ ТОРГАН КАЙБЕР ЧАРАЛАР:

1. Һәрдаим кулларны юып йөр.
Авыру ихтималы 20%ка кимер. Шул рәвешле кулларыңнан вирусларны юып төшерерсең. Гел юып тору мөмкинлеге булмаса, кулларың белән йөзеңә кагылмаска тырыш.
2. Авырган кешеләр янында булмаска тырыш.
Вирус  һәм бактерияләр һава аша күчә. Эпиядемияләр чорында кеше күп булган урыннарда йөрмәскә тырыш.
3. Өйне һәрдаим юып, җыештырып тор.
Вируслар 1 тәүлек дәвамында үз көчләрен югалтмый. Шуңа да аларны юып төшерү кирәк. Тузанны ешрак сөрткән саен, идәнне күбрәк юган саен яхшырак.
4. Бүлмәләрне җилләтеп тору кирәк.
Вируслар салкынча, чиста һава кергәндә үләләр.
САУ-СӘЛАМӘТ БУЛЫЙК!