Кәгазь барлыкка килү турында

Кәгазьне Кытайда уйлап тапканнар. Ул биредә XI гасырда барлыкка килгән. Аны ефәк корамалардан, иске чүпрәкләрдән, яраксызга әйләнгән балык тоту ятьмәләреннән, агач кайрысыннан ясаганнар. Шушыларның барысын да ваклаганнар һәм суга салып бутаганнар, ботка сыман нәрсә хасил булган. Аны юка гына итеп бамбуктан ясалган нечкә иләккә салганнар. Су агып төшә, иләктә юка гына кәгазь массасы – булачак кәгазь табагы барлыкка килә торган булган.

Аны киптергәннәр һәм җилемләгәннәр. Кәгазь ясауның бүгенге көнгә кадәр саклап калган нигезе әнә шундый.

Кәгазь Кытайдан Корея белән Япониягә, аннан соң гарәп илләренә һәм, ниһаять, Европага тарала башлый. Читтән кертелгән кәгазь бик кыйммәт торган. Галимнәр аны ясауның серен белергә тырышканнар.

 

Оставить комментарий