Сәламәт булуның тугыз кагыйдәсе

1.Үзеңә һәм барлык кешеләргә дә Яхшылык, Матурлык, Сәламәтлек телә. Ышаныч, Өмет һәм Мәхәббәт бу изге гамәлдә ярдәмчеләрең булсын.

2. Әтиеңне һәм әниеңне ярат. Үз тормышыңа һәм үзеңнең туганнарың, якыннарың һәм дусларың тормышына шатлан.

3. Һәрнәрсәдә: хезмәттә, ял итүдә, туклануда чама хисен онытма. Һәрнәрсәдә чаманы белү – сәламәтлек билгесе.

4. Үзеңә һәм үзеңнең якын кешеләреңә алкоголь, тәмәке һәм наркотиклар кулланудан баш тартырга ярдәм ит – алар кешене харап итә. Акылыңны психик агулардан: усаллыктан, көнчелектән, комсызлыктан азат ит.

5. Кешеләргә елмаю бүләк ит. Елмаю – арыган кешеләргә ял, кәеф күтәренкелеге бирә, күңелсезлекләрдән һәм сресслардан арындыра.

6. Хис – тойгыларыңны, ачуыңны тыя бел. Белемең белән горурлан.

7. Үз-үзеңә һәрвакыт: мин булдырам, мин телим, мин кешечә яшәргә тиеш, дип әйт.

8. Һәрчак бер нәрсәне исеңдә тот: ни чәчсәң – шуны урырсың. Кешенең язмышы – үз кулында.

9 Шуны онытма! Сәламәтлек – ул әле барысы да түгел, әмма сәламәтлектән башка барысы да берни түгел. Сәламәтлек – физик көч булудан тыш, рухи шәфкатьлелек тә.

Оставить комментарий