Суга бата башласаң, нишләргә?

Сулыкларда су коенганда үзеңне хәвефсез тоту кагыйдәләре бар. Аларны истә тотарга тырышыгыз.
Беренчедән, таныш булмаган урыннарда су коенмаска һәм суга чуммагыз;
*билгеләнгән чикне чыкмагыз;
*зур сулыкларда су транспорты йөзә торган урынга йөзеп чыкмагыз һәм су транспортына якын йөзеп бармагыз;
*суда бер-берегезне куышып уйнамагыз;
*тын тутырылган матрасларда һәм камераларда тирәнгә йөзеп кермәгез…
Шушы гади генә кагыйдәләрне үтәмәү суда кешеләрнең үлеменә төп сәбәп булып кала.
Сезнең күз алдында кеше бата башласа, нишләргә?
Иң элек үз-үзегезгә уйланырга бер секунд вакыт бүлегез. Янәшәдә коткару чарасы юкмы? Бу очракта кешегә йөзәргә булышлык итәрлек һәм сез аны батучыга ыргытырлык нинди генә әйбер дә ярдәм итә ала. Коткару боҗрасын 20—25 метрга кадәр ыргытырга була. Көймә күренмиме? Тагын да берәрсен ярдәмгә чакырырга мөмкин түгелме?
Кычкырып зыян күрүченең күңелен үстереп тә сез ярдәмгә ашыгасыз.
Кыскача коткару техникасы моннан гыбарәт: суга батучы янына йөзеп килеп, чумып аның астына үтәргә һәм, арткы ягыннан эләктереп алуның бер алымы белән (классик алым — чәченнән эләктереп алу) аны ярга сөйрәргә. Әгәр дә батучы сезне кулларыгыздан, муеныгыздан яки аякларыгыздан эләктерә алды икән, азат ителегез һәм чумыгыз — үз-үзеңне саклау инстинкты каза күрүчене сезне ычкындырырга мәҗбүр итәчәк.
Әгәр дә кеше су төбенә китте икән, аны су төбеннән эзләргә, аннары терелтергә ташланмагыз. Боларның барысын да әгәр дә суда батучы алты минутка якын су эчендә булганда гына эшләү ярдәм итә.

Чыганак: http://baltach.ru/node/2046

Оставить комментарий