Дөресме, мифмы?
Кеше баш миеннән 10% гына файдалана. Дөресме бу?
Бу фикерне без бик күп тапкырлар ишеттек, тикшеренүләр күрсәткәнчә, 95% кеше бу фикерне дөрес дип җавап биргән, бары тик 5% гына килешмәгән. Ә менә йөрәк 10% гына эшли дигән фикер ишеткәнегез бармы? Димәк, баш мие дә 10% гына эшләми, ә 100 %, хәтта йоклаганда да эшли.