Татар теленнән БРТ тапшыручыга киңәшләр

Бердәм республика имтиханы

              Гөлназ Мөгътәсимова, Эльвира Денмөхәмметова, КФУ доцентлары

   Татар теле буенча контроль үлчәү материаллары өч өлештән гыйбарәт. Аларның һәркайсында аерым бер дәрәҗәдәге биремнәр тәкъдим ителгән. Алар укучыларныңлингвистик (тел берәмлекләрен таба һәм анализ ясау мөмкинлекләре), тел (сүзнең дөрес язылышын, җөмләдә тыныш билгеләрнең дөрес куелышын, теге яки бу сөйләм берәмлегенең нормага туры килү-килмәвен билгели алуы) һәм коммуникатив(фикерне аңлау, бәйләнешле һәм эзлекле текст төзү сәләте) компетенцияләрен билгелиләр. Шуның белән бергә барлык биремнәр татар теленнән мәктәп программасы белән яраша.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: татар теле буенча БРИ уздырылган вакыт аралыгында, контроль үлчәү материаллары һәр яңа уку елы тәҗрибәсен истә тотып, эзлекле рәвештә камилләштерелә, мәктәп программасы таләпләре белән яраштырыла һәм укучыларның урта мәктәптә укыган барлык татар теле курсы буенча төп темаларны үзләштереүен тикшерә.

Имтиханда укучыларның түбәндәге белемнәре һәм күнекмәләре тикшерелә:

– Татар теленең орфоэпик, орфографик, грамматик, лексик, пунктуацион, стилистик нормалары турында күзаллавы һәм аларны үз язма сөйләмендә куллана алуы;

– тел берәмлекләренә төрлечә анализ ясый алуы, тел күренешләрен һәм фактларын дөрес билгели белње;

– язма текстны анализлый алуның төп методларын (мәгънәви, стилистик, тел анализы, шәрехләү күнекмәләре, дәлилләү, фикер йөртү) куллана алуы;

– аерым коммуникатив максатлар һәм бурычларга яраклы рәвештә фикерен язмача әйтүе, сөйләм тәртибе нормаларын үтәве;

– татар теленең лексик байлыгын дөрес файдалануы;

– классик һәм хәзерге әдәбият, публицистиканы белү, хәзерге фәнни белем дәрәҗәсе турында күзаллавы.

1 нче өлеш (А тибы) җавабын сайлап алырга мөмкин 30 биремне (А1–А30) берләштерә. Биремнәрнең күбесе имтихан бирүчеләрнең тел компетенциясен тикшерә, берничә бирем укучының лингвистик һәм коммуникатив компетенциясен бәяләүгә юнәлдерелгән. Гомумән, 1 нче өлеш биремнәре татар теленә әзерлекнең нигез дәрәҗәсен тикшерә.

2 нче өлеш  тибы) кыска җаваплы ачык типтагы 8 биремнән (В1-В8) гыйбарәт. Бу өлешнең биремнәре, нигездә, укучыларның лингвистик компетенциясен тикшерә. Әлеге типтагы биремнәр, 1 өлештәге биремнәргә караганда, катлаулырак тел материалын тәшкил итә. Шул ук вакытта укучы текстта бирелгән тел фактлары һәм күренешләре белән эш итә. Бу, бер яктан, бирем үзенчәлекләрен катлауландыра, ләкин икенче яктан, контекст шартларына нигезләнеп, бердәнбер дөрес җавапны табарга ярдәм итә. 2 нче өлеш биремнәре укучының текстны барлык яктан анализлау өлкәсендәге әзерлегенә бәйле. Бу биремнәр дәрәҗәсе ягыннан катлаулы санала.

3 нче өлеш (С тибы) – ачык типтагы бирем. Бирем, беренче чиратта, укучының коммуникатив компетенциясен тикшерә, ләкин укучыларның тел компетенциясе кысаларындагы күнекмәләрен дә күздә тота. Укучылар язган сочинение 12 критерий нигезендә бәяләнә. Бу критерийлар нигезендә түбәндәгеләр тикшерелә:

1) тексттагы мәгълүматны кабул итә һәм аның эчтәлеген анализлый алу. Бу, беренче чиратта, укылган текстның төп проблемасын (төп проблемаларын) кисәкләргә аеру һәм формалаштыру сәләтендә күренә. Шуңа бәйле рәвештә проблема һәм тема аермасын аңлый, проблеманың иң төгәл тәгъбирен гомуми фразалар белән киңәйтмичә таба, шул вакытта фактик хаталарсыз эшли алу һ.б.;

2) шәрехләү күнекмәсе: укучы бер проблеманы башкасы яки укылган текстның темасы белән алыштырмыйча, формалаштырылган проблемасын шәрехли алуын күрсәтергә тиеш;

3) чыганак текст авторының позициясен үз сочинениесендә чагылдыра алу;

4) проблема буенча үз фикерен дәлилләве. Бу вакытта укучының матур әдәбиятны белүе һәм дәлил сыйфатында әдәбияттан мисаллар китерә алуы, хәзерге публицистика, фән һәм техниканы аңлавы, үз тормыш тәҗрибәсен чагылдыруы тикшерелә;

5) җөмләләр арасындагы лексик-грамматик мөнәсәбәтләрдә, абзацка бүлүдә чагылган мәгънәви бөтенлек, сөйләм бәйләнешлелеге һәм язылганнарның эзлеклелеге;

6) имтихан бирүченең сөйләм төгәллеге һәм төрле грамматик конструкцияләр һәм сочинениедә кулланылган лексик байлыкта күренгән сөйләм матурлыгы;

7) орфографик грамоталылык;

8) пунктуацион грамоталылык;

9) тел нормаларын саклау (грамматик хаталарның булу-булмавы);

10) сөйләм нормаларын саклау (сөйләм хаталарының булубулмавы);

11) имтихан тапшыручы язган текстның этик яктан дөрес булуы;

12) материалның фактик яктан төгәллеге (үз фикерен язу, дәлилләү һ.б.).

Имтихан эшенең бу өлеше укучыларның коммуникатив күнекмәләре, татар теле нормаларына ия булу дәрәҗәсе, имтихан бирүченең шәхес буларак формалашуының гомуми дәрәҗәсе, интеллектуаль мөмкинлекләре турында күзаллау тудыра. Сочинение таләпләре укучыларның киләчәктә белем алуга һәм теләсә кайсы өлкәдә һөнәри күнекмәләргә ия булуга әзерлеген тикшерә. Сочинение тәкъдим ителгән проблема буенча үз фикереңне мөстәкыйль билгеләү һәм аны төгәл чагылдыру сәләтен күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Татар теле буенча бердәм республика имтиханнарында тәкъдим ителгән текстларда түбәндәге проблемалар яктыртыла: әти-әнигә булышу, кешеләргә игътибар күрсәтү, олыларга ихтирамлы булу, балаларны тәрбияләү һ.б.

Имтихан текстларында сөйләмнең төрле типлары чагылыш таба: хикәяләү, тасвирлау, фикер йөртү. Теге яки бу сөйләм тибы кулланылган катнаш текстлар күпчелекне тәшкил итте.

Татарстан Республикасында БРИ уздыру тәҗрибәсе имтихан бирүчеләрнең татар теле буенча әзерлек дәрәҗәсе ел саен артуын дәлилли. Имтихан эшләренең дәрәҗәсе буенча татар теле укытучыларының дәресләрдә компетентлы якын килү алымын, шәхси-юнәлдерелгән укыту технологиясен кулланырга тырышулары турында сөйли. Шулай да укучыларның белем һәм күнекмәләрендә кайбер кимчелекләр дә бар. Бу – барлык укучылар да предмет эчтәлеген бер тигез дәрәҗәдә аңламыйлар дигән сүз.

Татар теле буенча БРИ нәтиҗәләре укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын тикшерүдә заманча ысулларны кулланырга кирәклегенә ышандыра. Татар теленнән бердәм республика имтиханнары нәтиҗәләрен анализлау түбәндәге киңәшләрне тәкъдим итәргә мөмкинлек бирде:

– татар теленең мәктәп курсын укытуда коммуникатив юнәлешне арттыру, дәресләрдә төрле стильдәге һәм сөйләм тибындагы текстларны анализлауга күбрәк игътибар бирергә кирәк;

– укучыларның монологик сөйләмен максатчан үстерергә кирәк;

– тәкъдим ителгән темага, тезис, дәлил һәм нәтиҗәләр формалаштырып, фикер йөртү осталыгын үстерергә кирәк;

– фәнни-популяр, публицистик текстларны төпле итеп уку күнекмәләрен эзлекле үзләштерү, шул нигездә китап белән эшләүнең осталыкларын формалаштыру сорала;

– татар теле курсының алданрак өйрәнелгән бүлекләрен даими кабатлауны тәэмин итү, тест ярдәмендә тематик тикшерү системасын җайга салу мөһим;

– укучыларның орфографик һәм пунктуацион күнекмәләрен төрле күнегүләр ярдәмендә системалы рәвештә ныгытып тору һәм камилләштерү яхшы нәтиҗәләр бирәчәк;

– татар теле дәресләрендә предметара бәйләнешләрне (филологик цикл предметлары) булдырырга кирәк. Соңрак бу белемнәрне укучылар тәкъдим ителгән текст буенча сочинение язганда файдаланачаклар;

– Әгәр дәлилләрнең берсе матур, публицистик яки фәнни әдәбияттан алынган булса,К4 буенча укучы ала торган иң югары балл – 3. Бу очракта мәктәп программасындагы әдәби әсәрләрне белүгә өстенлек бирелә, шуңа күрә әдәбияттан әзерлекне арттырырга кирәк.

Бердәм республика имтиханында татар теленнән сочинение язу өчен кайбер киңәшләрне дә истә тотсагыз иде.

Чыганак тексттагы проблемаларның берсен төгәл формалаштырыгыз. Проблема ул ‒ текст авторы җавап эзләгән сорау, шуңа күрә проблеманы сорау аша формалаштыру җиңелрәк. Мәсәлән, “Нәрсә ул бәхет? Аны кешеләр ни өчен төрлечә аңлый? Нәкъ менә шушы сораулар текст авторын борчый”.

Проблеманы башка төрле ысуллар ярдәмен дә формалаштырырга мөмкин. Мәсәлән, текстның үзеннән алынган цитата ярдәмендә: “Кеше бәхетеннән көнләшүче, кеше шатлыгыннан кара көюче эчкерле бәндәләр барлыгын соңрак кына төшендем”. Минемчә, нәкъ менә шушы сүзләрдә текстның төп мәгънәсе күренә.

Проблеманы текст лексикасы нигезендә үз тезисың ярдәмендә дә формалаштырырга мөмкин: “Бу текстта автор, яңа тормыш, дөнья артыннан куып, тарихыбызны, үткәннәребезне онытуыбыз проблемасы турында яза һ.б.

Формалаштырылган проблеманы аңлату аерып бирелгән проблеманы аңлау дәрәҗәсен күрсәтә. Проблеманың тибын, аның актуальлеген күрсәтегез, кыскача тасвирлап бирегез. Аңлатуларыгызны укылган текст нигезендә языгыз. Формалаштырылган проблеманы аңлатканда, авторны борчыган проблеманы укучы алдында ачып бирү өчен кулланылган чаралар, мисаллар турында әйтегез.

 Автор позициясе ул ‒ авторның теге яки бу проблема турында фикер йөртеп, билгеле бер нәтиҗәгә килүе. Башкача әйткәндә, автор позициясе ул ‒ куелган соравына җавабы.

Дәлилләр ул ‒ тезисларны аңлату. Үзегез формалаштырган һәм текст авторы билгеләгән проблемага карата, автор позициясе белән килешеп яки килешмичә, фикерегезне белдерегез, дәлилләгез. Дәлилләр икедән ким булмаска тиеш. Аларның берсе тормыш тәҗрибәсенә карый. Милли, рус, чит ил әдәбиятыннан, шулай ук публицистик һәм фәнни-популяр мәгълүматлардан файдалана аласыз.

Язмагызны абзацларга бүлергә онытмагыз. Кимендә өч абзац (проблеманы формалаштыру, аны аңлату һәм автор позициясе, дәлилләрегез) булырга тиеш. Язмагызның кереш һәм йомгаклау өлешләре булсын. Абзацларга төгәл һәм дөрес итеп бүлегез. Юл башыннан сизелерлек эчкә кереп башлагыз! Эшегездә эзлеклелек, сөйләм бәйләнешлелеге булырга тиеш.

Фикерегез төгәл булсын. Төрле грамматик формаларны (фразеологизмнар, тиңдәш кисәкләр, кереш сүзләр һ.б.) кулланып языгыз.

 

Оставить комментарий