Хәсән Туфан

                                                    Хәсән Туфан
(1900 — 1981)

Картинки по запросу Хәсән Туфан

Шагыйрь Хәсән Туфан 1900 нче елның 9 нчы декабрендәТатарстанның Аксубай районы Иске Кармәт авылында дөньяга килә. Башта ул
укырга-язарга әтисеннән өйрәнә. 1905 нче елда туган авылларында мәктәп ачылгач, шунда укый.

    1914 нче елда, абыйларына ияреп, Урал якларына китә. Анда бакыр руднигында һәм металлургиякомбинатында эшли. Шул ук елны Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Күренекле язучы Галимҗан Ибраһимовтан  әдәбият дәресләре ала. Шагыйрь Шәехзадә Бабич оештырган әдәби түгәрәккә йөри.

    1924 нче елда «Кызыл Татарстан» газетасында Хәсән Туфанның беренче шигыре басыла. 1928 нче елда ул Кавказ һәм Урта Азия якларына, җәяүләп, сәяхәткә чыгып китә. «Урал эскизлары», «Башлана башлады», «Ике чор арасында», «Бибиевләр» кебек әсәрләре шушы елларда иҗат ителә.

     1937 нче елда, ялган гаепләр тагып, Хәсән Туфанны Татарстан Язучылар берлегеннән чыгаралар, әсәрләрен бастырмый башлыйлар. 1940 нчы елда аны, «халык дошманы» дип кулга алалар. Ул уналты ел төрле төрмәләрдә утыра, сөргендә була. Бары тик 1956 нчы елда гына Казанга кайта.

      Тоткынлык елларында иҗат ителгән «Алга барышлый», «Иртәләр җитте исә», «Гөлләр инде яфрак яралар», «Агылада болыт агыла», «Ромашкалар», «Тамчылар ни диләр?», «…Әйткән идең», «Сүз кушасы килә талларга» һәм башка шигырьләре тирән мәгънәгә ия.

АГЫЛА ДА БОЛЫТ АГЫЛА

Агыла да болыт агыла
Туган-үскән җирләр ягына;
Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр
Нәрсә әйтер туганнарыма?!
Агыла да болыт агыла…

       Нәрсә әйтсен: берни белми ул,
       Хәбәре юк минем йөрәктән.
       Мине бары чылатып үтте
        Кукурузлар белән беррәттән…
        Нәрсә әйтсен: берни белми ул.

Роман кебек күңелле син, юл!
Азмы синдә гомер уздырдым,

Ничә кием чабата синдә,

Ничә кием итек туздырдым!
Роман кебек күңелле син, юл!

       Ә син, яңгыр, искә төшермә
       Итегемнең ничек икәнен…

       Яланаяк килдем дөньяга,

       Шулай гына, бәлки, китәрмен.

       Ә син, яңгыр, искә төшермә!

Зират бит ул Сабантуй түгел,

Нигә анда киенеп китәргә?

Бу дөньяның бер пар итеген
Нигә юкка әрәм итәргә?

Зират бит ул Сабантуй түгел.

       Агыла да болыт агыла
       Таулар аша Казан ягына;

       Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр
       Нәрсә әйтер туганнарыма?!

       …Агыла да болыт агыла…  

яланаякбосиком
зират
кладбище

әрәм итүтратить попусту (без полъзы)
тәрәзәгә яңгыр чиртә
дождъ стучит в окно

Сораулар һәм биремнәр

  1. Шигырь нәрсә турында?
  2. Сезнең болытлар агылганын күзәткәнегез бармы? Ул вакытта сездә нинди хисләр туа?
  3. Шигырьдә болытлар кая агыла?
  4. Лирик геройның туган җиреннән еракта икәнен кайсы юллардан белеп була?
  5. Лирик герой сагыну хисләрен нинди символлар аша бирә?
  6. Шигырьдәге лирик герой шагыйрьгә охшаганмы?
  7. Шигырьдә рифмалашып килгән сүзләрне әйтегез.
  8. Шигырь юлларын дөрес итеп урнаштырыгыз, ятлагыз:

Мине бары чылатып үтте
Нәрсә әйтер туганнарыма?!

Хәбәре юк минем йөрәктән.

…Агыла да болыт агыла…

Нәрсә әйтсен: берни белми ул,

Таулар аша Казан ягына;

Кукурузлар белән беррәттән…

Нәрсә әйтсен: берни белми ул.

Агыла да болыт агыла.

Тәрәзәгә чиртер дә яңгыр.

  1. Шигырь строфалары ничә юллы? «Хафиз строфасы» дигән теоретик төшенчәне укыгыз. Шигырьдән шуңа мисаллар китерегез.

Хафиз строфасы — шигырь строфикасында бишьюллык шигырьнең бер формасы; семантик-стилистик кабатлауларга нигезләнгән шигырь юллары. Алар тезмәләрнең беренче һәм бишенче юлларын кабатлауга корыла.

Строфа Хафиза — форма пятистишия, осложнённая системой семантико-стилистических повторов отдельных структурообразующих элементов стиха и объединённых в своеобразный «венок».

Хәсән Туфан

ТАМЧЫЛАР НИ ДИЛӘР?

Луиза Салигаскәровага

Сандыгыңда ята
Синнән калган

Белешмәләр салган ридикюль:

Миннән сиңа — гомер юлдашыма —

Иң беренче бүләк иде ул.

            Ридикюльдә калган белешмәләр…

           Анардагы кайбер билгеләр

           Тормышыңның соңгы хәбәрләрен
           Бүген миңа сөйләп бирделәр…

Һәркайсында —

Тамчы-тамчы эзләр,

Алар нинди тамчылар икән?
Болыттанмы алар,

Әллә синең

Керфекләрдән тамдылар микән?..

            Тәрәзәңә «җилләр» бәрелгәннәр,
            «Сагынма!» — дип янап киткәннәр…
            Күнмәгәнсең… Эштән сөрелгәнсең…
            Еллар сине донор иткәннәр…

Посылкалар белән ярдәм иттең:

— Без бит илдә… өйдә бит… — дидең.
Ә ул ярдәм —

Каныңа алыштырган
Паёкларың икән бит синең…

              Алдарсың дип уйлый идеммени? —

              Ә син мине алдагансың ич:

              Өзелер хәлгә җиткән гомеремне син
              Җаның белән ялгагансың ич!

 Соңгы таңың беленеп килгәндә дә

 Күрешү көнен көткәнсеңдер дә,

 Ләкин

              Ирек

              Бераз кичегеп килеп
             Эзләп тапты мине Себердә…

Баш иям дә рәсмең каршында мин,
Күзләреңә багам тилмереп,

Яшьле күзен Мадоннага текәп,

Сүзсез калган Рафаэль кебек…

             Тирбәлешеп куя уйчан гөлләр,
              Бер-беренә хәбәр биргәндәй:

              «Кеше булсак әгәр,

              Без дә шулай

             Сыкрар идек, бәлки…» — дигәндәй…

сандыксундук

белешмәсправка

ридикюльручная женская сумочка
гомер юлдашыспутник жизни
янауугрожать

күнүсогласиться, поддаться уговорам
эштән сөрелү — здесь: лишиться работы
тац
беленүчуть брезжит
багу
(карау)смотреть
тилмерүмучиться, страдать

тирбәлешеп куюколебаться, колыхаться, качаться
сыкрауныть, болеть, ломить

өзелер хәлгә җиткән гомержизнь висела на волоске

Сораулар һәм биремнәр

  1. Шигырьне сәнгатьле итеп укыгыз. Ул кемгә багышланган?
  2. Шигырьдә нинди тамчылар турында сүз бара:
  • яңгыр тамчылары;
  • күз яшьләре;
  • су тамчылары.
  1. Лирик герой кем ул? Автор белән лирик герой арасында нинди уртаклык бар? Хәсән Туфанның биографиясен шигырьдән укып белгәннәрегезне дә өстәп сөйләгез.
  2. Һәр строфадан берәр сүзне сайлап алыгыз. Шул сүзләрне кертеп, эш дәфтәрегезгә Хәсән Туфанның тормыш юлы турында кечкенә текст языгыз.

 

 

 

 

 

 

                      Гурий Тавлин
                          (1925 — 1998)

 

 

  Язучы Гурий Иванович Тавлин1925 нче елның 25 нче декабрендә Татарстанның Зәй районы Урта Баграж авылында туа. Урта мәктәпне туган авылында тәмамлагач, 1942 нче елны Түбән Бәеш җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли башлый.

   Ул 1943 нче елның февралендә армиягә алына, училищеда кыска вакытлы әзерлек курслары үтә. Днепрны кичүдә, Украинаны, Белоруссияне, Польшаны фашистлардан азат итүдә катнаша. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Гурий Тавлин Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

       Сугыштан ул 1946 нчы елда гына кайта. Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында иҗат эше белән мавыгып китә. Дүртенче курста укыганда, аны, «халык дошманы» дип гаепләп, кулга алалар.

        Бары тик 1954 нче елның көзендә генә Гурий Тавлинның гаебе юклыгын таныйлар һәм иреккә чыгаралар. Шуннан соң ул төзелештә, аннары республика, район газеталары редакцияләрендә хезмәт куя, ә соңыннан укытучы булып эшли.

          Гурий Тавлинның «Афәт» роман трилогиясен, «Сары яфраклар коела», «Йолдызлар безгә янәшә», «Тәвәккәл таш яра» һәм башка китапларын укучылар яратып укый.

 

 

                         КОЯШ БОЛЫТКА КЕРГӘНДӘ
    Көтмәгәндә мине әтисез калдырган, гамьсез бала чагыма иләмсез зур нокта куйган көзге шыксыз караңгы төн күңелемә кереп калды. Мин ул төнне берничек тә оныта алмыйм. Ул төндә булган күренешләрне уйлаганда, тыным кысыла, суларга һава җитми башлый, йөрәгемнең тибеше ешая…

      Хәтеремдә: иптәшләрем белән төнгә кадәр шар сугып арыгач, өйгә кайттым. Ашыйсым бик килгән иде. Олы якта әти китап шкафыннан нәрсәдер эзли, ә кече якта әни, гадәттәгечә, үз эшләре белән мәшгуль. Әтинең аяк астында унлап китап аунап ята, ул аларга игътибар итми — таптый. Аңа ни

булган: элек үзе миңа китап битләрен бөкләргә дә рөхсәт итми иде.  Шкафтан укырга алган китабым-ны тиешле-тиешсез җирдә онытып калдырсам —ачулана. Кадерләп саклый торган китапларын бүген идәнгә чәчеп ташлап таптавы гаҗәпләндерде.

     Ашыйсым килү онытылды, мин, шкаф янына үтеп, идәндәге китапларны җыя башладым.

Әти:

  • Улым, кагылма аларга, комачаулама миңа. Иң яхшысы — дәресләреңне әзерләргә утыр, — диде.

      Мин дәресләремне, мәктәптән кайтып, ашап-эчкәч, уенга чыкканчы ук карыйм. Әти моны белә. Нигә ул миңа бүген яңадан дәресләремне әзерләргә куша? Мин кулыма алган «Дошманнар», «Түбән елгада», «Тирән тамырлар», «Безнең көннәр», «Өч нарат», «Дүрт туган», «Алар өчәү иде» китапларын нигә ул идәнгә ташлатты? Нәрсә булган аңа? Аларның кайберләрен, мактый-мактый, үзе миңа укыткан иде ич…

       Әти, урыныннан торып, аунаган китапларны аягы белән бергә җыйды да әнигә:

  • Боларны хәзер үк мичкә тык, Мәликә, яндырырсың, — диде.

     Ярар, ул китапларны язган кешеләр дошман да булсыннар, ди. Тик аларның китапларының ни гаебе бар? Аларны нигә яндырырга? Китаплар яндыру — фашистлар шөгыле бит, аларның
вәхшилеген нигә кабатларга? Әни әтигә нигә каршы килми? Әтинең бүгенге күк аптырашта калган чагын күргәнем юк иде әле. Мин, юынып, урыныма барып яттым. Әти белән әни сөйләшеп калдылар. Иртәгә Басардан Гайфи кайтырга тиеш. Без аның белән Ташпичне карарга барачакбыз, шуңа күрә
яхшылап ял итәргә кирәк. Кем белә, бәлки, мәгарә стеналарында борынгы кешеләр ясаган рәсемнәрне, идәннәрендә иске учак калдыкларын, мамонт сөякләрен очратырбыз? Әтинең
борчылуы турында түгел, ә Ташпич турында уйланып, йокыга талганымны сизмәдем дә.

     Өйалды ишеген бик хәтәр дөбердәткән тавышка йокымнан уяндым. Әтинең үз урыныннан:

  • Сабыр итегез, хәзер, хәзер ачам, — дигән тавышы ишетелде.

     Өй эче дөм караңгы иде, әти, дөп-дөп басып, ишеккә үтте.

  • Ни булды? Нигә безне генә түгел, бөтен авылны аякка бастырырлык итеп ишек дөбердәтәсез?

     Ачык ишектә фонарь яктысы күренде. Әни, торып, ут алды. Бүлмәгә башта — әти, аның артыннан хәрби киемле өч кеше:
Каҗәр апа, Әюп һәм Зиннәт абыйлар керде. Хәрбиләрнең кулларында кесә фонарьлары һәм наганнар иде. Аларның берсе, әтигә наганын төзәп:

  • Киен! — диде.
  • Мин аңламыйм, ни эш бу? — диде әти.
  • Син кулга алынасың, менә ордер.
  • Көтелмәгән кунаклар, ябырылып, бүлмәгә кергәч, югалып калган әни:
  • Киемнәреңнең яңаларын ки, Сабир, хәзер бирәм, — дип, кием шкафына таба омтылды.

     Хәрбиләрнең берсе аңа:

  • Урыныңнан кузгаласы булма, хәзер атам! — дип җикерде һәм шкафны үзе барып ачып, аннан әтинең яңа гимнастёркасын һәм галифе чалбарын алып килде.

        Әни пышык-пышык елый башлады.

  • Елама, Мәликә, ниндидер аңлашыл-маучанлык бу. Үзең беләсең, бернинди гаебем дә юк, — диде аңа әти, киенә-киенә.

  Әти гимнастёркасын кигәч, хәрбиләр аның түшендә балкыган Кызыл Байрак орденын күрделәр. Аларның әти янәшәсендә
торганы орденга ябышты, аны көч белән үзенә тартты. Кинәт кием ертылан тавыш ишетелде, ирексездән, күзләремне чытырдатып йомдым. Күзләремне ачканда, әтинең күкрәгендә орден инде юк, аның урынында йодрык сыярлык ямьсез ти-
шек кенә калган иде.

       Мин мендәргә капланып елый башладым. Әти, яныма килеп утырып, башымнан сыйпады.

  — Елама, улым, елама. Мин дошман да, корткыч та түгел — дөресен әйтәм. Партия каршында да,

халкыбыз һәм синең алдыңда да намусым пакь. Минем турыда начар уйлама. Менә күрерсең, берничә көннән әйләнеп кайтырмын. Елама, улым, нык бул…

    Хәрбиләр ашыктылар, күрәсең, өйне тенте-мәделәр.

      Әтине әни белән саубуллаштырмадылар, минем яннан торгызып, өйдән алып чыгып киттеләр. Әни, үз-үзен белештермичә, юка халаттан гына килеш, ишеккә ташланды.

   Мин әтине шул шыксыз караңгы төннән соң яңадан беркайчан да күрмәдем. Ул дөньяда бөтенләй булмаган кебек юкка чыкты.

гамьсезбеспечный, беззаботный
иләмсез зур
очень большой
шыксыз
безобразный, непригожий
йөрәк тибеше
биение сердца
ешаю
участиться
мәшгуль
занят
аунап яту
валяться
бөкләү
загибать, загнуть
тиешле-тиешсез
неуместный
гаеп
вина

шөгыльзанятие, дело

вәхшилекварварство

аптырашта калурастеряться

мәгарәпещера

дөбердәтүстучать, греметь

ут алу (ут кабызу)зажечь свет

хәрбивоенный

ябырылуналететь, нагрянуть

омтылустремиться, порываться что-либо сделать
җикерүгаркать, накричать, наорать
аңлашылмаучанлыкнедоразумение
түшгрудь

ябышухвататься, схватиться

ертылупорваться, разорваться

күзләрне чытырдатып йомукрепко зажмурить глаза

йодрык сыярлыквеличиной с кулак

тишекдыра

корткычвредитель

намусым пакьсовесть чиста

тентемәүне обыскивать

тын кысылу — задыхаться
шар сугу — здесь: игра

йокыга талу (китү) — заснуть
аякка бастыру — поставить на ноги
кулга алу — здесь: арестовать
үз-үзен белештермичә — несознательно

Сораулар һәм биремнәр

  1. Гурий Тавлин Татарстанның кайсы районында туган?
  2. Сорауларга «әйе» яки «юк» дип җавап бирегез.
  • Гурий Тавлин Бөек Ватан сугышында катнашкан.
  • Ул укытучы булып эшләмәгән.
  • Батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.
  • Ул әкиятләр генә иҗат иткән.
  1. Хикәяләүченең гаиләсенә нинди кайгы килә?
  2. Малайның әтисен сез ничек күз алдына китерәсез?
  3. Әти кешенең гаепсез булуы турындагы сүзләрне тексттан табып укыгыз.
  4. Хикәяләүченең әтисе батыр кеше икәнен ничек белеп була? Аны нәрсә белән бүләкләгәннәр?
  5. Әсәрдә Гурий Тавлинның биографиясе белән охшашлык бармы?

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Оставить комментарий