Сәламәт тәндә — сәламәт акыл
Сәламәтлек – ул чыныгу, дөрес туклану, көндәлек режим, яхшы эмоцияләр, хезмәт һәм хәрәкәт!
1. Хәрәкәт.
Сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга?
Төрле кешенең иртәсе төрлечә башлана. Кемдер кофе эчә, кемдер иртәсен зарядкадан башлый. Ә кайберәүләр уянып та җитмичә эшкә яки мәктәпкә йөгерәләр. Халыкта: “Иртәңне ничек башласаң, көнең шулай үтәр”- диләр бит. Хөрмәтле әниләр, сезнең иртәләрегез ничек башланып китә?
Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый. Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка узган вакыт түгел. Ул эшчәнлекнең көчәюенә, кәеф күтәрелүгә китерә. Ул кешегә картайганчы сау-сәламәт һәм күтәренке рухлы булып калырга мөмкинлек бирә. Хәрәкәт активлыгы-сәламәт яшәү рәвешенең төп шартларының берсе. Бу үзенә күрә балаларны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итүнең бер юлы. Аз хәрәкәтләнү сәламәтлек өчен зарарлы.Без урамда чаңгы, чана шуган баланы сирәк күрәбез. Сәламәт булу өчен балаларны яшьтән үк чаңгыда йөрергә, тимераякта шуарга, волейбол уйнарга, иртән гимнастика ясарга күнектерергә кирәк. Салкын тию авыруларын кисәтүдә организмны чыныктыру бәяләп бетергесез әһәмияткә ия. Балаларны яланаяк йөртү, кар бәреш уйнау рәхәтеннән чикләмәгез, шәп йөгерүдән тыймагыз. Мөмкинлек туу белән, бигрәк тә ял көннәрендә балаларыгыз саф һавада булсын, чаңгы, чана шусын. Хәзерге балалар күбрәк телевизор, компьютер каршында утыра. Елдан ел 1 нче сыйныфка килүче балалар арасында сәламәт укучылар азая бара. Бу нилектән икән соң? Кем гаепле соң?
2 “Дөрес туклану” .
Әниләр! Балаларыгыз иртәнге ашны ашыйлармы һәм дөрес тукланалармы? Беребезгә дә сер түгел, кайбер балалар иртәнге ашка 1 чынаяк чәй генә эчәләр, ләкин без балаларыбызны иртән, кичен тиешенчә тукландырырга тиеш. Бала көнгә 4 тапкыр 3-4 сәгать аралыгында ашарга тиеш. Иртә-организмны тукландыру өчен көннең иң төп өлеше. Әгәр дә иртәнге аштан сез тиешле калория һәм туклангыч матдәләр алмыйсыз икән, сез ярты көн йоклап йөрисез дигән сүз. Иртәнге ашта укучы көнлек тиешле калориянең яртысын алырга тиеш.Укучы баланың ярты көне мәктәптә үтә диярлек.Ул мәктәптә кайнар ризык белән туклана. Яшь буынның сәламәт булып үсүендә, дөрес туклану зур роль уйный. Дөрес туклану – шулай ук сәламәт яшәү рәвешенең бер шарты ул.
3 “ Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”, ди халык.
Көндәлек режим, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, чыныгу күнегүләрен үткәрү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану, чиста һәм пөхтә булу-болар барысыда физик сәламәтлек нигезе. Ләкин еш кына сәламәт булу өчен бөтен шартларны үтәгән кеше дә авырый. Ни өчен шулай икән? Бу сорауга җавап бирү өчен, җан тынычлыгы белән тән саулыгы арасындагы нинди бәйләнеш барлыгын ачыкларга кирәктер. Нерв системасы какшаган баланың физик сәламәтлеге нык була алмый. Ә физик сәламәтлекнең нигезе – нерв системасының ныклыгы, тынычлыгы ул.Шуны онытмагыз: безнең яхшы һәм зарарлы гадәтләребезне балаларыбыз теләгебезгә бәйсез рәвештә кабатлыйлар. Әйдәгез, без аларга һәрчак яхшы үрнәк кенә күрсәтик һәм мәктәп белән берлектә балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтик.