Ата-ана әдәпләре

Ризаэтдин Фәхреддин  (1859-1936) — татар халкының мәшһүр мәгърифәтчесе, атаклы педагогы һәм энциклопедист галиме. Р. Фәхреддин «Бала тәрбияләү ананың гаиләдә генә түгел, ә бөтен җәмгыять алдындагы изге һәм җаваплы бурычы булып тора»,  — дип язып калдырган. 

 

АНА ӘДӘПЛӘРЕ

  1. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә балалар бирсә — аларны дикъкать белән тәрбияләгез, яхшылык вә әдәп өйрәтеп, күркәм табигатьләргә гадәтләндерегез, холыкларын гүзәлләндерегез, өс-башларыннан артыграк гакылларын тәрбия итегез!
  2. Бала күп булганда авыраймагыз, елаганнары вә тавышланганнары өчен тарланмагыз. Аларның Аллаһы Тәгаләнең бәндәләре икәнлекләрен хәтерләп гайрәт вә шатлык белән тәрбияләгез. Ихтимал ки: бала мәшәкатьләрен йөкләү күләгәсендә ахирәт куркынычларыннан иминлек табылыр.
  3. Мөмкин булганда, балаларыгызны җылы су белән һәркөн ике мәртәбә юыгыз вә соңыннан яхшы сөртегез, артык эсселәндермәсен һәм баланың үсүенә зарар бирмәсен. Кан йөрүләрен туктатмасын өчен, кат-кат нәрсәләргә чолгамагыз, кысан киемнәр кидермәгез!
  4. Балалар яхшы һавага бик мохтаҗ булганнары өчен, йокы урыннарын мөмкин кадәр бозык һавалы итмәгез, өсләрен капламагыз.
  5. Алты ай булганга кадәр сөттән башка ризык бирмәгез, моннан соң аз-азлап шулпа бирү дә дөрес булыр, тешләре чыкмастан элек ит ашатмагыз.
  6. Сөт имезгән вакытыгызда, сөтегез бозылмасын өчен суган, сарымсак кебек исле нәрсәләрне ашамагыз, борыч, горчица, керән кебек нәрсәләрне артык кулланмагыз, кофе, чәйне сакланып эчегез, әмма, зинһар, исерткеч эчмәгез, исерткеч исә баланың холкы вә сәламәтлеге бозылуына беренче сәбәп булыр.
  7. Балаларыгызны гадәттән тыш иркәләмәгез, һәрнәрсәне алар ихтыярына салып тормагыз, аларны каршы сөйләргә вә сүгәргә өйрәтмәгез. Ягъни алар хозурында үзегез карышмагыз вә яман сүзләрне яратмый торган булып күренегез аларга, сез шулай булсагыз, карышырга һәм кеше сүгәргә алар да өйрәнмәсләр.
  8. Баһадир булсыннар өчен, балаларыгызны курыкмаска гадәтләндерегез, җен, пәри вә башка моның кебек нәрсәләр сөйләп гомерләре барынча куркак булачак мәртәбәдә каннарын бозарга сәбәп булмагыз. 

АТА ӘДӘПЛӘРЕ

  1. Балаларыгызны тәрбияләргә иң кечкенә чакларыннан башлагыз, аларның күңелләрендә күркәм холык орлыклары чәчегез, адәмчелекне вә изгелек ничек булганын белдерегез, урынына карап бераз йомшаклык вә вакытына карап бераз катылык та күрсәтегез, ләкин куркып түгел, бәлки киңәш чишмәсе икәнен аңлап, сүзләрегез белән гамәл кылачак кадәр, үзегезне олы итеп тота белегез.
  2. Балаларыгызның үзләрен вә алар күз алдында башкаларны да сүкмәгез, әгәр дә бер кешегә яман сүз әйткәннәрен ишетер булсагыз, әлбәттә тыегыз, сүгәргә өйрәнмәсеннәр!
  3. Балагыз күз алдында үз-үзегезне хөрмәтле тотыгыз, алар сездән үзләрен тотарга өйрәнсеннәр вә бу күләгәдә гаилә эчендә бердәмлек вә мәхәббәт нык булыр. Аларга һич ялган сөйләмәгез вә аларга яман дога кылмагыз, бу нәрсәләр исә аларга ялган сөйләргә өйрәтер вә атаның хөрмәтен киметер.
  4. Хатыныгыз тәрбияләргә керешкәндә  балаларның араларына кермәгез, сез тәрбияләгәндә хатыннарыгыз да арага кермәсен. Бу нәрсә — тәрбия түгел, тәрбиясезлектер. Чөнки бу хәлне күреп, бала үзен кыерсытылган итеп санар вә иркәлеккә өйрәнеп, һичбер тәрбия алмыйча, ата белән ана арасында бер-берсеннән качып вә шикаять итеп йөрер.
  5. Бу дөньяда адәмнәрнең кыйммәтләре — фәкать үз тырышлыклары белән булганлыгын, һәркем үз эшен үзе күрергә бурычлы икәнлеген балагызга аңлатыгыз, кешегә таянырга вә фәкать бәхет, вә хәер догаларга ышанып торырга өйрәнмәсеннәр.
  6. Балаларыгыз өчен мал җыеп та, тәрбияләрен ташламагыз, бәлки малны аларның тәрбияләре юлына сарыф итегез. Бетми торган мирас гүзәл тәрбия икәнен белегез. Дөрес тәрбия булмавы соңында балалар өчен дөнья тулы алтын калса да — файдасы юктыр, бәлки тәрбиясезлекләре — бер бәхетсезлектер вә аның өстенә калган алтыннары икенче бәхетсезлек булыр.

Яхшы тәрбия вә яман тәрбия

Тәҗрибәле кешеләргә мәгълүм булганча, бала биш-алты яшьләреннән узганнан соң сөйләшергә вә күзенә күренгән, гакылы ирешкән нәрсәләрне сорарга, вә һәр белгән нәрсәләренең нигезен тикшерергә тотыныр.

Сабый балаларның тикшерүләре — иң мәгълүматлы булган хокук галимнәрен хәйран итәчәк дәрәҗәдә гүзәл, вә кирәкле маддәләр хакында буладыр.

Якын кардәшләребез — озын бер сәфәрдән килгәндә, хәлләребезне никадәр теләп сорашсалар, сабый балаларның сорашулары боларга караганда тагын да мөлаем вә мәгънәле булыр.

Чыннан да, кайсы җирдән килеп кайсы җиргә баруыбыз безгә мәгълүм булмаган бер нәрсә булса да, бу дөнья пароходы безне бер җиргә алып барганлыгында шик юктыр. Сабый балаларыбыз исә, безнең башлап сәфәр иткән ноктадан хәрәкәт итеп килеп, безгә юлыгалардыр. Болай итеп һәр нәрсәне сорашулары — бердән, якынлык мәхәббәтеннән вә икенчедән, безнең дә иртәрәк сәфәр Башлап беркадәр тәҗрибә туплавыбыздан, бездән өйрәнә-нөк нәрсәләре булуыннандыр.

Әгәр дә ачык вә дөрес белеп җавап бирүче булса, никадәр генә сабый булсалар да, мәктәпкә баруына кадәр, балалар — бөек мәгърифәткә ирешүгә вә зиһеннәренә гыйлем орлыклары чәчәргә яраклы булырлар.

Сулаган һавабыз, эчкән суыбызның файдаларын; ашаган икмәкләребез, кигән киемнәребезнең нинди гамәлләр нәтиҗәсендә барлыкка килгәннәрен; яуган кар, яңгырларның, кырау, чык, күк күкрәү, яшен яшеннәү, «Салават күпере» дигән нәрсәләрнең ниләрдән барлыкка килүен; йорт вә кыр хайваннарының зарарларын вә файдаларын; кәгазьләрнең ниләрдән ясалганлыгын; китапларның ни рәвештә басылып дөньяга таралуын; ай вә кояшларның никадәр зурлыкларын вә җирдән никадәр ара ерак торганнарын; кич вә көндезләрнең ни рәвештә озаеп, кыскаруларын; пароход вә вагоннарның, почта вә телеграфларның ни рәвештә йөрүләрен; җил вә болытларның йөрешләрен вә башка моның кебек хәлләрне -балалар уен уйнаулары арасында һәм уен уйнау дәрәҗәсендә җиңел итеп өйрәнерләр, ләззәтләнеп һәм дә аң сөйгән аналарыннан өйрәнүләре сәбәпле, тәмам яратып күңелләренә урнашыр, моның өстенә тагын арттыру теләге күңелләренә тамыр җибәрер.

Моның белән бергә, инсафлылыкны ярату, яманлыкларга нәфрәт итү юлын баланың зиһененә салыр, гакылы ирешүенә карап, бөек адәмнәрне вә бөек адәмнәрнең нинди нәрсәләр белән дан вә хөрмәт казануларын, гадел хөкем итүчеләрне, ышанычлы сәүдәгәрләрне, динле һөнәрчеләрне, динле кәсепчеләрне сөйләр.

Ялкаулыктан биздерәчәк, тырышлыкны яраттырачак, милләтне сөю, күңел сафландыру хакында булган мәсәлләрне, хайваннар авызыннан сөйләнгән хикәяләрне, авыру вә сәламәтлек сәбәпләрен, мәҗлес вә әңгәмә әдәпләрен гаять ләззәтле һәм дә балаларга яратырлык итеп риваять итәр. Мондый балаларга — яхшы тәрбия алган балалар, вә мондый тәрбиягә яхшы тәрбия диярләр.

Ләкин, баласы сорашкан нәрсәләрдән үзенең дә хәбәре булмаган бер ата вә яки тәрбияләүче хатын баланың тикшеренүләреннән бизәр вә моны туктатыр өчен ничек булса да ялган, ялгыш җавап табып, дөреслек урынына баланың күңеленә урнаштырыр. Бала исә, мондый ялгышларны зиһенендә камил нык саклар, хәтта ки соңыннан бер тәрбияләүче булса да, кабул итмәс. Моның нәтиҗәсе буларак, баланың зиһене, картаеп үлүенә кадәр, бозык вә ялгыш фикерләр белән тулы булыр.

Кайбер аналар вә хатыннар булыр ки: балаларын бүкәй, пәри, бичура, шүрәле, аждаһа, бүре белән куркытырлар; хәтта ки кайберләре «Мулла килә, мәктәпкә алып китәр, сабак укытыр»; «Мулла килә, колагыңны кисәр», дип нигезле вә нигезсез әйберләр белән йөрәкләрен алырлар, гакылга каршы килә торган, холык бозуга сәбәп булачак ялган, ялгыш әкиятләр белән башларын бутарлар.

Мондый тәрбия — иң яман тәрбия булып, мондый тәрбияләүчеләр дә — иң яман тәрбияләүчеләрдер.

Сабак вә мәктәп, шулай ук мулла вә укытучы белән куркыту балаларга гыйлемне вә галимнәрне дошман иттерүгә сәбәп булыр. Дөньяда берәр мулланың балалар колагын кискәне бармы? Бу — була торган нәрсәме? Әгәр дә мулла колак кисә торган булса, һичшиксез, балаларның аталарының колакларын кисәр иде!… Моннан тыш, урын-лы-урынсыз шул рәвештә куркытып тәрбияләү сәбәпле, баланың каны бозылыр, активлыгы вә тырышлыгы югалыр, һәртөрле ихтималларга юл бирүгә вә һәм хыялларга иярә башлар; ахырында — һичкемгә файдасы булмаган бер куркак булып калыр.

Шулай булуга карамастан, куркаклык — иң юкка чыгара торган бер холыктыр. Куркак кеше, милләт вә ватаны өчен хезмәт итү түгел, хәтта гаиләсе вә үзе өчен дә хезмәт итә алмас.

Балаларны урынсыз куркаклыкка өйрәтү бөтен гаиләләрне, бәлки бөтен милләтне куркаклык сазлыгына батырып калдыруга сәбәп булыр.

Нимес егете, хатын вә балаларын, мал вә җанын корбан итеп, баварлар ярдәменә йөгергәндә, безнең егетләр ни өчен иң тыныч дәүләт эчендә булган шәһәрләргә һөнәр өйрәнү өчен дә сәфәр итә алмыйлар?…

Европа галиме гыйлем бабында бер мәсьәләнең нигезенә ирешү юлында иң ләззәтле гомерен бүләк иткәндә, без ни өчен нигезенә ирешкән гыйлемнәрне дә дөрес аңларга тырышмыйбыз?…

Рус байлары — үз милләтләренең хәлен югары күтәрү нияте белән, үзләренең көн-төн рәхәтләрен куеп, туплаган малларын иң камил ләззәт белән сарыф иткәндә, безнең сәүдәгәрләребез ни өчен милләт хәлен күтәрү түгел, хәтта милләтнең исемен дә ишетергә теләмиләр?…

Инглиз галиме софаларын Лондонда калдырып, вәхшиләр арасына китеп гыйлем таратканда, без ни өчен үз мәхәллә халкыбызга да иман, Ислам вә әхлак өйрәтү кадәр дә тырышмыйбыз?…

Америкалы миссионер мәҗүсиләр тарафыннан кулы, аягы сындырылып куылганнан соң, хастаханәдән шифаланып чыгуы белән әүвәлге җиренә киткәндә вә һичбер хурлауга илтифат итмәгәндә, без ни өчен бөтен галәмнең үзебезне олыламауларын вә хөрмәтләмәүләрен күтәреп торабыз?… Вә һичбер хезмәт итмәгәнебез хәлдә, аз гына хурлауларга да сабыр итмичә, тузаннарны таулар кадәр күрсәтәбез?…

Аурупалы бер галим хәтта юкка чыккан иероглиф кебек телләрнең сарыф (морфология) вә нәхүләрен (синтаксисларын) төзегәндә, без ни өчен хәтта үз телебезнең сарыф вә нәхүләрен белмибез?…

Бер маҗар (венгр) укытучы үзенең француз, рус. инглиз, япон, гарәп вә фарсы телләрен белүен аз күреп, Уфа вилаятендә (губернасында), Дим болыннарында яшәгән башкортлар арасына килеп, аларның эчләрендә йөреп, тел вә гадәтләрен өйрәнү мәшәкатен сайлап алганда, без ни өчен һәрвакытта кирәкле булган русчаны да өйрәнмибез?…

Бу сорауларга биреләчәк җавап һәм ачык, һәм кыска булып: «Аларның тәрбияләре яхшы, безнең тәрбиябез яман!», — дип әйтүдән гыйбарәттер. Бу җавапның дөрес булуын, никадәр генә катгый сурәттә дәгъва итмәсәк тә, күп тикшерү вә тәҗрибәләребезгә нигезләнеп, дөрес булуын уйлыйбыз. Әгәр дә уебыз хата булса, күп белүчеләр, бәлки, дөресләрләр.

Ата вә ана вазифасы

Бөек хакларның бөеге — ата вә ана өстендә булган бала хакыдыр. Бала хакы өчен ата вә ана вә яки болар урынында булган яклаучылар дөньяда җаваплы булырлар вә ахирәттә дә Аллаһы Тәгаләгә җавап бирерләр. Шуңа нигезләнеп, бу хакларны белү вә кирәк вакытында иң камил дикъкать белән үтәү мәҗбүри булса кирәк.

Өйрәтелмәгән ат ни арба тарта белмәгән вә ни сабан йөртә алмаган кебек, тәрбия бирелмәгән бала да һичбер эшкә ярамас. Кеше тәрбия бирелгәндә — кеше булып, тәрбия бирелмәгән тәкъдирдә вәхши хайваннан түбән дәрәҗәдә бер җанвар булып калыр.

Бала — бала вакытта һәртөрле тәрбияне кабул иткәнлектән, бу вакыты — бер бәхеттер. Шул сәбәпле, аның тәрбиясе хакында йомшаклык күрсәтү, шулай торсын, бәлки камил дикъкать белән тырышу тиештер.

Бала — һичбер орлык чәчелмәгән җир, яки һичбер бизәк язылмаган ак кәгазь булып, нинди орлык чәчелсә -шуның кебек иген бирер вә нинди нәрсә язылса — шул укылыр.

Бала, әгәр дә гүзәл тәрбия бирелсә, изге, дөнья вә ахирәттә бәхетле булыр, һәрбер эшләгән яхшы эшләреннән, тәрбия итүчеләр вә хәлен күзәтүчеләргә гүзәл өлешләр чыгар. Әгәр дә моның киресенчә буларак, бозык тәрбия бирелсә, яки хайваннар мисалында каралмаган, ташланган булса, бичара бала да һәлак булыр, гөнаһысы да яклаучылары өстенә төшәр.

Бала тәрбиясе, тәрбия галимнәре сүзенә караганда, иң яшь чагыннан башланып, әүвәл — яхшы вә яман нәрсәләр белдерелер, аерым алганда, чисталык вә пакьлеккә гадәтләндерелер, һәр эш вә гадәтләре кагыйдәгә куелыр, гакыллары ирешкәнчә табигый нәрсәләргә зиһеннәре тартылыр. Мәсәлән, биналар, юллар, тау вә ташлар, чишмә вә елгалар, күк, җир, кояш, ай, җил, кар, буран, яңгыр кебек нәрсәләр хакында кыска-кыска булса да мәгълүмат аңлатылыр.

Моннан соң, кадерле Коръән вә олы хәдисләрдән җиңел һәм кыска булганнарының мәгънәләре аңлатылыр, бөек галимнәр вә мәшһүр фәйләсуфларның мәкальләре сөйләнер, вә тарих гыйлеменең, аерым алганда, Ислам тарихының иң мөһим маддәләреннән хәбәрдар ителер, үз эченә гыйбрәтләр алган хикәяләр вә мисаллар сөйләп, үзләреннән нәтиҗә ясатылыр.

Соңыннан, тиеш булган дини инануларны борынгы бабаларыбызга хас вә пәйгамбәребезнең хөрмәтле иярченнәре инануы кебек булу шарты белән ачык аңлатылыр, фарыз вә ваҗиб, ягъни үтәлүе тиеш булган, хәрам кебек Ислам хөкемнәре белдерелер.

Дин, кешеләрнең холыкларын гүзәлләндерүгә, дөнья вә ахирәтләрендә бәхетле булуларына көчле бер сәбәп булганлыктан, вакыты җиткәч йомшаклык күрсәтү ярамас.

Дин ысулы аңлатылып белдерелгәннән соң, бала нинди мәктәпкә бирелсә дә, Аллаһы теләсә, юлыннан адашмас.

Дин тәрбиясе бирелгәндә иң мөһим булган нәрсә -балаларга җиңел аңлатудыр. Мәсәлән, ашаган ризыкларыбыз, тоташ агып торган сулар, һәртөрле хайваннар вә барлык кешеләр Аллаһы Тәгаләнең җан ияләре икән­леген, Аның да гаять кодрәтле вә мәрхәмәтле Барлыкка китерүче икәнлеген төшендерү вә моннан соңнарын тагын Ькренләп өйрәтү тиеш булыр.

Балаларның зиһеннәрен кысып, тырышлыкларын аз алган нәрсә — белмәгәннәрен уку, һич аңламаганнарын ятлаудыр. Әгәр дә бу юл белән балага дин тәрбиясе бирелсә, диннән һич өлеш ала алмавыннан башка, Алла сакласын, диннән мәхәббәте суыныр.

Бу нәрсәдән ачык күренгәнгә күрә, ата вә аналарның иң әүвәл «Иман шартлары» дип, ахырына кадәр «Кәлимәтүн таййибәтүн» («Яхшы сүзне») ятлатулары вә «һәфтияк шәрифне («Кадерле Коръәннең җидедән бер өлешен») иҗекләтеп укытулары тәрбия ысулына каршы киләдер.

Балаларга биреләчәк тәрбиянең иң кирәклесе — аларны гүзәл гадәтләргә өйрәтү вә бу гадәтләрне хәтта ихтыяҗсыз эшләргә мәҗбүр булачак кебек бер хәлгә китерүдер.

Гүзәл гадәтләр: пакьлек, йокыдан иртө тору, һәр гамәлне бер кагыйдәгә нигезләү, тәнне мөмкин кадәр хасталык сәбәпләреннән саклау, дөрес язу, сүз сөйләгәндә әдәпле генә сөйләшү, сөйләшеп утыру вә җыелыш әдәпләрен җиренә җиткерү, дөрес сүзле булу, вакытында намазларны уку, ватанны сөю, милләтне сөю, хезмәт, гайрәт, фидакярлек, эш сөю кебек яхшы холыклы булу сыйфатларыдыр.

Балаларны гүзәл тәрбияләүдә иң мөһим булган шарт -тәрбияләүче ата вә ананың вә яки болар Вазыйфасын башкаручы яклаучыларның (опекуннарның) үзләре тәрбияле булуыдыр. Әгәр дә бирәчәк тәрбияләре белән үзләре үз холыкларын тәрбияләмәсәләр, гомер барынча тәрбияләү максатында булсыннар, алардан бер файда күрелмәс.

Балаларны дөреслек белән тәрбияләү, аларны дөрес сүзле вә һәр эшләренә тугры булуларына, вә ялган сүзләр белән тәрбияләү — аларның ялганчы булуларына, вә аларга каһәрләп дога кылу бәхетсез булуларына, тәрбияләүдә булган ике кешенең бер-берсенә каршы булып тәрбияләүләре баланың адәмлегеннән чыгуына сәбәпче булыр.

Балаларның аталарының аналары белән гүзәл яшәүләре вә ул яшәүне кадерләп тотулары — балаларга табигатьнең бөеклеген вә аралашу әдәпләрен өйрәтүдер. Аналарына мондый мөгамәлә күрсәтелгәнлеген күргән балалар, аталарын да артык сөярләр, вә үзләре гаиләле булганда да мондый мөгамәләдә булырлар.

Бүләк биргәндә балаларына тигез бирү — балаларга гаделлек дәресе, вә берсенә биреп тә: «Сак бул! Ул туганыңа әйтмә!» дип әйтү — ал арга хәйлә вә хыянәт өйрәтү булып чыга.

Баласы алдында баласына белдереп ялган сөйләү -аларны ялган сөйләүгә, вә алар алдында кычкыру, юк нәрсәләр өчен сугу, бәрү — аларны холыксызлыкка, җәбер вә золымга өйрәтүдер.

Балаларның бозык сүзләренә каршы көлеп тору, вә тиешсез гамәлләрен яхшы күрү — аларны оятсызлыкка, тәрбиясезлеккә вә бәхетсезлеккә өйрәтүдер.

Сабак укуда булган балаларга бер кеше күзәтүендә гүзәл уеннар уйнату зиһен ачылуга сәбәп булыр.

Вакыты җиткәч, балаларны мәктәпкә җибәрү, хәтта ки ерак урыннарга җибәрү — ата вә ана өчен тиеш булган Вазыйфалардыр. Яшь балаларны ерак урыннарга җибәрү һәрни кадәр авыр күренсә дә, бу мәсьәләдә дә сабыр вә чыдам булырга кирәк.

Күп кешеләр булырлар ки: күз нурлары булган яшь балаларын чит кешеләр хезмәтенә тапшырып кайталар да: «Аллага шөкер! Бер урын таптым», — дип шөкер итәләр. Инде мәктәп юлына озаткан ата вә аналар балалары өчен сабыр итмәсәләр, бөек бер гөнаһ эшләгән кебек булырлар.

Ир балаларга нисбәтле рәвештә кыз балалар тәрбиясенә дикъкать итү — ата белән ананың иң хөрмәтле бурычларыдыр. Боларның тәрбиясе хакында соңгы малларын вә иң газиз вакытларын корбан итүдән кире чигенү дөрес булмас.

Кыз бала, аз көннәрдән соң, чит кеше кулына китәр, бер өйне идарә итү вә бер гаиләгә ана булу вазифасы үзенә бүләк ителер.

Әгәр дә Ислам гыйлемнәреннән хәбәре булмаса, ана кеше балаларына Ислам әдәпләрен ничек белдерер? Әхлак гыйлемен нинди юл белән өйрәтер?…

Ир хакларын белмәгән вә яки әлеге хакларны җиренә җиткереп тиеш бер нәрсә икәнлегеннән хәбәре булмаса, игътибарсыз эшләр. Вә моның сәбәбеннән гаилә харап булыр.

Өй белән идарә итү юлыннан мәгълүматсыз булса, ашарга, эчәргә ничек хәзерләр?… Киемнәрен ни рәвештә кияр вә ямар?…

Бу дөньяның хәлендә ныклык булсын өчен хезмәтче ир вә хезмәтче хатыннар эшләр дип, бу нәрсәләрдән хәбәрсез вә насыйпсыз калдыру, ата вә ананың олуг гамьсезлекләреннән булыр. Чөнки бер көн миллионер хатыны булган бер зат бернинди акчага да мохтаҗ булмаска мөмкин. Алай да булмасын, ир хезмәтчеләрдән вә хатын хезмәтчеләрдән эшләтү өчен, тагын гыйлеменә мохтаҗлык бардыр.

Гадәттән тыш бизәнеп урамнарга вә тиешсез урыннарга чыгудан, бер эшсез тик утырудан, Аллаһы Тәгаләнең кушу вә тыюлары мәсьәләләрен җиңелгә санаудан тыеп, кызларны искәртеп кую тиешледер.

Чөнки, гаилә башлыгы булачак хатын дин вә әхлак мәсьәләсендә игътибарсыз булса, идарәсендә булган гаиләнең, Аллаһ сакласын, дин белән саубуллашуына күп тоткарлык калмас.

Диннән хәбәрсез вә яки аз хәбәрле булган бер гаилә эченә динле, диндар, тыйнак бер хатын килеп керсә, бөтен гаиләне үзенә әсир итәр вә гүя вәхи, ягъни Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән хәбәрне китергән фәрештә кебек бөтен өй әһлен туры юлга сала белер.

 

Оставить комментарий