Ял минутлары

Ял итсен минем күзләр

 

Яздым җөмлә, иҗек, сүз,                      Тагын йомам һәм ачам,

                       Бик арыды минем күз.         Бер йомам да бер ачам.

                       Йомам күзем: ял итсен,       Күзләр хәрәкәте белән

                       Ачам күзем: күп күрсен.     Бик зур әйләнә сызам.

 

Аннан төбим күзләрем

Имән бармак очына

Кисәк карыйм тышта үскән

Биек агач башына.

 

Язганда туры утырам

 

Язганда туры утырам. (гәүдә торышын тикшерү)

Тигез тора иңсәләр. (иңсәләр иҗек санынча сикертелә)

Баш иелми, баш бармаклар (башны 2тап. иеп терсәкне өстәлгә куйган хәлдә ике кулның да баш бармакларын ”бик яхшы” күрсәтеп, 2тап. алга һәм артка хәрәкәтләнү)

Күз читенә тисәләр (терсәк өстәлдә, баш бармак-р  күз читенә  тидерелә)

Ручканы мин дөрес тотам,     Яза башлыйм хәрефләрне

Дәфтәрне авыш итеп,             Чиста һәм матур итеп.

 

Куян

 

Куян, куян, йомшак куян,

Тор йокыңнан  уян-уян! (сузылалар, киереләләр)

Яз аяк – кулларыңны –

Ныгыт мускулларыңны.

Иел алга, куллар – аска,

Күнегү тап, муен, башка. 1,2,3, 1,2,3.(атлау)

Утырыштык алып зур көч.

 

Бармаклар” җыры

 

Уң кулымда биш бармак,

Сул кулымда биш бармак.

Ничә була барысы?

Санап кара, әйт уйлап!

Ике кулның бармагы

Ничә була? Ун була.

Аякларда ун бармак –

Сан егермегә тула.

 

               

 

***

Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

Менә идән, менә түшәм

Менә шулай зур үсәм.

 

 

Физарядка ясыйм

 

Иренмим беркайчан да,

Иртән торып басам да,

Физзарядка ясый башлыйм,

Тәрәзәмне ачам да.

1-2-3, 1-2-3,

Сулыйм да иркен итеп

Күкрәк киертеп атлап китәм

Кулны канаттай җилпеп.

 

Чиста бул!

 

1-2-3 (кул чабу)

Форточканы ач,

Парталарны сөрт,

Чиста һава керт.

 

Көз

 

Я, әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз? (басалар)

Кошлар очты көньякка,

Канат кагып, еракка. (очу хәрәкәте)

Аюлар өн казыды

Бик тирән итеп базны. (казу хәрәкәте)

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар. (чүгәләү)

Агачлар – ялангачлар, (торып басу)

Җилләрдә чайкалалар. (куллар өстә — чайкалу)

 

Чебиләр

 

Нәни чебиләр барысы да

Сары майка кигәннәр.

Зарядка ясарга диеп ,

Бер урынга килгәннәр.

 

 

Җил

 

Җил исә, исә, исә

Агач башы өскә менә.

Җил тына, тына, тына

Агач башы җиргә иелә.

Яңгыр ява, яңгыр ява,

Тамчылары тып та тып

Биешә яшен утлары

Камчыларын шартлатып.

Җил болытларны куа,

Болытлар – мамык оя.

 

Салават күпере

 

Салават күперенә без

Башны күтәреп карыйк, (башны күтәрү)

Ә аннан соң уңга – сулга,

Аска, өскә күз салыйк. (башны бору)

Аяк очларына басып

Тартылыйк без биеккә (тартылу)

Тормыйк әле бер урында

Бергәләшеп биик тә. (бию хәрәкәтләре)

 

Бакалар

 

Күлдә балык, бакалар (куллар белән күл ясау,йөзү,сикерү)

Баталар да калкалар. (чүгәләү һәм басу)

Әнә бара бер бака (төртеп күрсәтү)

Баткакка бата-бата. (аякларны сөйрәп алу)

Бака-ка-ка, бака – ка.

 

Челән

 

Челән, челән — озынаяк

Нәрсә эшли сазлыкта?

Бакалар кереп качканмы

Куп-куе камышлыкка? (челән кебек йөрү, бака кебек сикерү)

 

Аю

 

Аю урманда йөри,

Умартадан бал көри.

Тузыша бал кортлары –  (очу хәрәкәте)

Ай – яй очлы уклары! (сикерәләр, ук чүплиләр)

 

Паровоз

 

Алга таба барабыз:

Тик-так-так! Тик-так-так!

Гөрләп чаба паровоз:

Юл тап-тап! Юл тап-тап!

Бик күп җирләрне үттек,

Чың – чың-чың! Чың – чың-чың!

Станциягә җиттек.

Дың-дың-дың! Дың-дың-дың!

 

Чәбәк – чәбәк итәбез

 

Түгәрәккә керәбез,

Чәбәк – чәбәк итәбез.

Кая сезнең учларыгыз?

Менә безнең учларыбыз ( алга сузылу)

Ә учка качты бармаклар  (йомарлау)

Тик тормаслар алар, шуклар.

Бармаклар эш эшләделәр:

Рәсем ясап карадылар,

Азрак кына арыдылар (ял иттерү)

Алда – болын,                 Болында без чабабыз,

Артта – елга,                  Суында без йөзәбез,

Уңда – урман,                Урманда чәчәк җыябыз,

Сулда – кырлар.             Кырда күбәләк куабыз.

 

Урманда

 

Тигез басып, тәртип саклап

Без урманга барабыз, ( атлап бару)

Җиләкләр өзеп алабыз, ( иелеп җиләк өзү)

Кәрзинннәргә салабыз. (тураеп кәрзингә салу)

Эреләрен, тәмлеләрен  (күрсәтү)

Авызга да кабабыз. (авызга кабу)

Түмгәкләр, агач төпләре  (күрсәтү)

Аша сикереп чыгабыз. (сикерү)

 

Рәхәт үтте җәебез

 

Рәхәт үтте җәебез,

Бик зур үстек үзебез.

Үзебездән дә олырак

Эшләгән эшләребез.

Әти белән әнигә без

Печәннәр дә чабыштык

Ялга туктаган арада

Җир җиләге җыештык.

Киптердек тә печәннәрне,

Куйдык бик зур кибәннәр.

Кырдан кайткач, җиң сызганып,

Юдык әле идәннәр.

Эшләгәнгә зур үстек без,

Шуңа күрә без таза.

Таза балалар һәрвакыт

Әйбәт укый, шәп яза!

 

Карусель

 

Әллә-лә, Әллә-лә,

Карусельләр әйләнә!(әйләнәләр)

Аннары борылабыз,

Бик кызу йөгерәбез. (урында йөгерү)

Ашыкмагыз, ашыкмагыз,

Карусельне туктатыгыз!

Бер-ике, бер-ике!

Менә уен да бетте! (утыру)

 

Йомшак кар

 

Кар, кар, кар ява,

Бураннарны туздыра. ( кар очу хәрәкәтләре)

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик тиз туңдыра. ( туңу хәрәкәтләре)

Йомшак карны алабыз (иеләләр)

Аннан туплар ясыйбыз (кар йомарламы ясау хәр-те)

Кар атышып уйныйбыз, (кар аткан кебек кылану)

Бик күңелле яшибез.(кул чабу)

 

Күрсәт әле, үскәнем

Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай көзен кошлар очалар. (очу хәрәкәте)

Күрсәт әле, үскәнем, ничек җиләк җыялар?

Менә шулай, менә шулай шулай җиләк җыялар.(җиләк җыю)

Күрсәт әле, үскәнем, ничек урак уралар?

Менә шулай, менә шулай көзен урак уралар.

Күрсәт әле, үскәнем, ничек ипи басалар?

Менә шулай, менә шулай шулай ипи басалар.

Күрсәт әле, үскәнем, ничек күңел ачалар?

Менә шулай, менә шулай шулай күңел ачалар. (бию)

 

3 комментария к записи “Ял минутлары”

  1. Ләйсэн:

    Бик шэп!

  2. Ләйсэн:

    Бик шэп!Ошады

  3. Хәмдия:

    Бик кирәкле, ошады!!! Бик зур рәхмәт! Алдагы эшемдэ кулланырмын.

Оставить комментарий