ТАБЫШМАКЛАР
Табышмакларның җавабын табыгыз.
- Очмый, безелдәми,
Урамнан бара кондыз,
Ике ут янып тора
кондызның күзләрендә. ( Машина ).
- Ыгы – зыгы, чыңлау һәм дөпелдәү
Иртә таңнан урамда.
Чабалар кызыл йортлар.
Туры, коры юллардан. ( Трамвай ).
- Зөбәрҗәт таштай күзләре,
Янып тора үзләре.
Әйтеп тора – юл йөргәндә
Сак булырга онытма! ( Светофор ).
- Өй янында башлана,
Өй янында ук бетә. ( Юл ).
6) Кроссвордны чишегез.
- Борынсыз чыпчык боз тишә. ( Тамчы ).
- Бәләкәй генә бөкере,
Бөтен кырны бетерде. ( Урак ).
т | а | м | ч | ы | ||
у | р | а | к | |||
м | о | р | җ | а | ||
т | а | я | к | |||
у | т | ы | н | |||
т | о | м | а | н |
3.Өй түбәсенә баскан,
Трубкасын капкан. ( Морҗа ).
4.Күзе дә юк, колагы да юк,
Үзе сукырны йөртә. ( Таяк ).
5.Озын идем – киселдем,
Юан идем – ярылдым,
Инде утка тарыдым. ( Утын ).
6.Көн туганчы көн итә,
Үлән башын су итә. ( Томан ).
7) Җәнлекләр турындагы мәкальләрнең җавабын табыгыз.
- Энәсе бар, тегә алмый. ( Керпе ).
- Сорыдыр төсе, үткендер теше.
Урманда йөри, бозаулар эзли. ( Бүре ).
- Кош түгел оча, ябалактан курка,
Сызгырса, бөтен урманны яҗгырата. ( Тиен ).
- Көлтә — көлтә койрыгым
Селки – селки барамын.
Йортларга кереп
Тавык – чеби аламын. ( Төлке ).
- Урманда патша җәен,
Кышын кардан да аста. ( Аю ).
- Алгы тәпие кыска,
Чабарга ул бик оста. ( Куян ).
8) Татарча вариантын табыгыз.
Мәкальләр халык акылын туплап, кирәкле белемнәрне оста һәм кыска итеп әйтеп бирә. Укытучы рус мәкальләрен әйтә, ә балалар аларның татарча вариантын әйтәләр.
* Книга – источник знаний. ( Китап – белем чишмәсе ).
* В здоровом теле здоровый дух. ( Сәламәт тәндә сәламәт акыл ).
* Кто не работает, тот не ест. ( Кем эшләми, шул ашамый ).
* Богатство – на месяц, здоровье на всю жизнь. ( Байлык бер айлык, саулык – гомерлек ).
* Не имей сто рублей, а имей сто друзей. ( Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын ).
* Семь раз отмерь, один раз отрежь. ( Җиде кат үлчә, бер кат кис ).
* Яблоко от яблони далеко не падает. ( Алма агачыннан ерак төшми ).
* Было бы здоровье – остальное будет. ( Саулык булса, бар да булыр ).
9) Мәкальләрнең русча эквивалентын табыгыз.
Һәрбер телнең үз матурлыгы, үз образлары бар. Шуңа күрә мәкальләрне сүзгә — сүз тәрҗемә итмичә, аның теге яки бу телдәге эквивалентын таба белергә кирәк. Укытучы татарча мәкаль әйтә, ә укучылар аның русча эквивалентын табалар. Бу эш 2 телдә дә мәкальләрне дөрес һәм урынлы кулланырга ярдәм итә.
- Белем малдан кадерле. ( Лучше много знать, чем много иметь ).
- Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт. ( Не говори чему учился, а говори что узнал ).
- Алтын җирдән табыла, белем – китаптан. ( Одна хорошая книга лучше всякого сокровища ).
- Эш кешене кеше итәр. ( Суди человека по его труду ).
- Туган – үскән җирдән дә матур җир булмас. ( Нет на свете краше, чем Родина наша ).
- Дөя дә бүләк, энә дә бүләк. ( Даренному коню в зубы не смотрят ).
- Яралы кошка таш атмыйлар. ( Лежащего не бьют ).
Сорау-табышмаклар
- Нәрсә өстәл янында бигрәк кирәк?
- Нинди савыттан эчеп булмый?
- Кай вакытта куян ите тәмле була?
- Бернәрсә дә ашамыйча, ничә йомырка ашап була?
- Нәрсә соң ул? Беркемнең дә аны булдырасы килми, Беркемнең дә аннан аерыласы килми.
- Кайчан бернинди тавыш та ишетеп булмый?
- Кайсы ай календарьда юк?
- Бер якта — поп өе, икенче якта — чәчтарашханәсе. Арада чыга алмаслык сазлык. Поп чәчен алдырырга аръякка ничек чыга?
- Патша кемгә баш ия?
- Бер авыл кешесе ат җигеп калага барган. Барып җиткәч, иң башлап ни дигән?
- Адәм башына нәрсә куна?
- Кешегә иң якын әйбер нәрсә?
- Кайсы елда кешеләр күбрәк ашый?
- Нәрсәне йомык күз белән дә күреп була?
- Нәрсәне күрү иң җиңел?
- Аучы мылтык атканда ни өчен бер күзен йома?
- Юләр кайчан акыллы була?
- Баш чаклы таш белән тәрәзә ватып буламы?
- Ул минем аяк астында, үзе миннән өстә; мин аның аяк астында, мин дә аннан өстә. Бу ничек була?
- Кем үзенең туган көнен дүрт елга бер генә мәртәбә уздыра?
- Бер кеше утырып тора, ди. Ул торып китсә дә, син аның урынына утыра алмыйсың. Ул кеше кайда утыра?
- Кеше йоклый, төш күрә: бер ягында юлбарыс, икенче ягында текә яр, өченче ягында диңгез, дүртенче ягында куе урман. Бу кеше ничек котыла?
- Рәмзия җиде яше тулгач нишли?
- Куян чаба-чаба да, ник артына әйләнеп карый?
- Ат ни өчен улак янына килә?
- Сыер ни өчен ята?
- Сыер судан чыккач нишли?
- Кәҗә судан ничек чыга?
- Кунган кошны куркытмыйча гына ничек итеп агач ботагын кисеп ташларга?
- Нәрсә өстән аска таба үсә?
- Кем ике мәртәбә дөньяга туа?
- Бүрегенә чыпчык кунганда каравылчы нишли?
- Кемнең сакалын кырдырырлык та акчасы юк?
- Яңгыр яуганда куян нинди куак астында утыра?
- Кара мәче нинди ишектән керә?
- Каз нигә йөзә?
- Ат чаба-чаба да, нәрсәдән ары китә алмый?
- Куянның арт аягы нигә озын?
- Алманың яртысы нәрсәгә охшаган?
- Нинди сорауга бервакытта да «әйе» дип җавап биреп булмый?
- Җир өстендә кешеләр нинди авыру белән бер дә авырмыйлар?
- Иң җиңелне капка аркылы ыргытып булмый. Нәрсәне?
- Машинаның кайсы тәгәрмәче әйләнми?
- Көнчыгыш белән көнбатыш арасы ни чаклы?
- Суны кайчан иләк белән ташыйлар?
- Су кайда коры була?
- Суда нинди таш булмый?
- Кара диңгезгә төшкән таш нишли?
- Иң әүвәлге чүлмәкне кем яндырган?
- Урта урамнан берәү барган. Кибеткә кереп, бер эшләпә сатып алган. Нигә сатып алган?
- Урманга нәрсә белән баралар?
- Нинди сәгать тәүлеккә ике генә мәртәбә вакытны дөрес күрсәтә?
- Бер имәндә өч ботак, ботак саен өчәр алма. Барысы ничә алма?
- Нинди агач утта янмый?
- Нинди ут яндырмый?
Табышмак җаваплары
- Авыз.
- Буш савыттан.
- Ашаганда.
- Берне.
- Пеләш баш.
- Тып-тын вакытта.
- Һавадагы ай.
- Поп чәчен алдырмый.
- Чәчтарашка.
- «Тпру!» — дигән.
- Бүрек.
- Күлмәк.
- Кәбисә елда. (Чөнки бер көне артык.)
- Төшне.
- Кеше гаебен.
- Икесен дә йомса, бернәрсә дә күрә алмый.
- Тик торганда.
- Юк. (Таш чебен башы кадәр генә булырга мөмкин.)
- Җир шарының капма-каршы нокталарында торучы ике кеше.
- 29 февральдә туган кеше.
- Синең тезеңдә.
- Уянып.
- Сигезгә чыга.
- Артында күзе булмаганга.
- Улак аның янына килмәгәнгә.
- Утыра алмаганга.
- Коры җиргә баса.
- Юешләнеп.
- Кош үзе очып киткәч.
- Сакал.
- Чебеш..
- Йоклый.
- Кәҗәнең.
- Юеш куак астында.
- Ачык ишектән.
- Аягы су төбенә тимәгәнгә.
- Койрыгыннан.
- Ал аягы кыска булганга.
- Икенче яртысына.
- «Йоклыйсыңмы?» дигән сорауга. (Йокламаса- «юк» дип җавап бирә, йокласа — җавап бирми.)
- Диңгез авыруы белән.
- Йонны.
- Запас тәгәрмәче.
- Кояш, йөреше белән бер көнлек юл.
- Карга әйләнгәч.
- География картасында.
- Коры таш.
- Юешләнә.
- Ут.
- Бушлай бирмәгәнгә.
- Юл белән.
- Туктаган сәгать.
- Имәндә алма булмый.
- Табагач.
- Рәсемдәге ут.