Сак булыгыз: грипп!

Гриппның билгеләре нинди һәм ул ничек уза?

Чир йогу белән авыру башланып китү арасы зур түгел – 12 сәгатьтән алып 1-3 көнгә кадәр. Авыру еш кына кинәт башлана: хәл бетә, туңдыра, баш авырта, тән, буыннар сызлый. Тән температурасы 39-40 градуска кадәр күтәрелә һәм, ничек кенә дәвалауга карамастан, 4-6 көн шулай тора. Авыруның тамагы, борыны кибә. Берникадәр вакыттан соң (12-24 сәгать) борында, тамак төбендә үзгәрешләр башлана: борыннан су ага, кан килүе дә ихтимал. Авыруны ютәл йөдәтә, башта ул коры, өзлексез була, аннары юешләнә. Нәни балаларның бугазда, трахееда барлыкка килгән ялкынсынуларының еш кына тын бетү, сулыш кысылу өянәгенә китерүе бар һәм бу чакта инде ашыгыч рәвештә табиб ярдәме кирәк.

Грипп белән авырганда ашкайнату бозыла: тел кубык белән каплана, аппетит бетә. Эч ката, сирәк кенә эч китүе, хәтта ашказаныннан кан килүе ихтимал. Хроник авырулы кешеләр (ревматизм, туберкулез һ.б.) гриппны аеруча авыр кичерәләр. Грипп организмның саклау көчен киметә, шуның аркасында тын алу органнары, үзәк нерв системасы, йөрәк, бөер һәм башка органнарда төрле авырулар барлыкка килә. Нәни балаларның, грипп белән чирләгәндә, еш кына колагы авыртучан була.

Грипп авыруы профилактикасы

Гриппның бик тиз таралуы, авыр узуы, катлаулану очраклары, кайчакларда үлем белән бетүе профилактика чараларының аеруча әһәмиятле булуын раслый. Иң беренче һәм мөһим чара – организмны чыныктыру. Спорт белән шөгыльләнүче, су процедураларын үз итүче балалар һәм өлкәннәр грипп вирусына бирешмиләр, чирне йоктырган очракта да җиңел кичерәләр. Авыруны булдырмас өчен, өйдә, производствода, учреждениеләрдә санитария кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Биналарны әледән-әле җилләтергә, шәхси гигиена таләпләренә игьтибарлы булырга: авыз-борынны дүрт катлы марлядан ясалган маска белән капларга. Балаларда авыруның беренче билгеләре сизелүгә үк, аларны бакчага, мәктәпкә йөртми торырга, зурларга да, авыру беленүгә, эшли торган урыннарына хәбәр итеп, чирне башкаларга йоктырмас өчен, берничә көн эшләренә бармый торырга киңәш ителә. Авыру башланганны сизүгә, больницага бармаска, ә өйгә табиб чакыртырга. Алдан ук гриппка каршы вакцина куллануның файдасы зур.

Грипп инфекциясе таралуны булдырмауда авыруны өй шартларында дөрес карауның роле зур. Авыру беренче сәгатьләрендә үк аерым бүлмәгә күчерелергә яки чаршау, простыня белән аерылырга тиеш. Беренче 3-4 көндә авыруның төкреге, селәгәе, какрыгы аеруча йогышлы. Шуңа күрә аларны төкерү савытларын махсус эремә белән эшкәртү зарур. Авыру йөткергәндә, төчкергәндә авызын яулык белән ябарга тиеш. Бинаны көненә өч тапкыр, ким дигәндә, 30-40 минут җилләтергә кирәк. Авыруга аерым савыт-саба тотарга, аларны аерым юарга кирәк. Авыру белән озак сөйләшергә, аның караватына утырырга ярамый. Авыруның әйберләренә, үзенә кагылганда, кулларны сабынлап юарга кирәк. Барлык шушы саклану чараларын үтәгәндә, грипп авыруын булдырмаска мөмкин.

Елена Исламова,
Тукай районы больницасының функциональ диагностика табибы,
поликлиника эшләре буенча баш табиб урынбасары.

tatmedia.ru

Комментарии закрыты.