Балагыз мәктәпкә әзерме?

Психолог киңәшләре
Һәp ата-ана үз баласының, мәктәптә яхшы укуын, ныклы белем нигезләренә ия булуын тели. Мәктәптә яхшы уку өчен бала тиешле дәрәҗәдә физик яктан да нык һәм әзерлекле булырга тиеш, чөнки дөрес үсеш алган бала гына акыл эшчәнлеге белән уңышлы шөгыльләнә ала. Баланың көндәлек режимны төгәл үтәве, дөрес туклануы, саф һавада булуы, спорт белен шөгыльләнүе әти-әнинең һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш.
Бала беренче тормыш дәресләрен әти-әнисеннен ала, холык-фигыле белән аларга охшарга тырыша. Шуңа күрә әти-әни бала белән күбрәк сөйләшергә, аны кызыксындырган сорауларга җавап бирергә, хәтерләү, уйлау, фикерләү сәләтен үстерергә омтылырга тиеш. Баланың кечкенә генә уңышын да күреп, вакытында мактау сүзләре әйтү мөһим, чөнки ул балада үз-үзенә ышаныч тудыра. Тупас сүз әйтеп, аны кимсетергә һич тә ярамый.
Балалар уен уйнарга ярата. Уен аша баланың хәтерен, зиһенен, күзәтүчәнлеген, игътибарлылыгын, фикерләү дәрәҗәсен үстерү аеруча уңайлы һәм отышлы.
Әти-әниләр игътибарына берничә уен .
****Игътибарлылык үстерү өчен :
Балага кәгазь, төсле карандашлар бирелә һәм бер рәткә 10 өчпочмак ясарга тәкъдим ителә. Ясап бетергәннән соң, балага тагын да игътибарлырак булырга кирәклеге искәртелә. «Игьтибарлы бул: 3, 5,7 саннарын кызыл төскә буя». Бирем бер генә мәртәбә әйтелә. Әгәр бала аны дөрес үтәсә, биремне катлауландырылып уенны дәвам итәргә.
****Күзәтүчәнлекне үстерү өчен:
Балага игътибар белән бүлмәне күзәтергә һәм түгәрәк, әйләнә булган предметларны санарга тәкъдим ителә. «Кайсыгыз күбрәк әйтә?» – дигән уен оештырыла.
****«Төгәл җавап бирергә тырыш» уены.
Балага түбәндәге сораулар бирелә:
1.Синең исемең, фамилияң ничек?
2.Сиңа ничә яшь? Бер елдан ничә яшь була? Ике елдан ничә яшь була?
3.Әти-әниеңнең исеме ничек?
4.Нинди йорт хайваннарын беләсең?
5.Кыргый хайваннар йорт хайваннарыннан нәрсә белән аерыла?
6.Каен, имән, чыршы – нәрсә ул?
Шундый сорауларга җаваплар эзләү баланың фикерләү сәләтен,
сөйләмен үстерә, логик фикерләү сәләтен арттыра.
*** Балаларга рәсем күрсәтелә. Балалар предмет исеме башланган аваз хәрефен күрсәтәләр: суган – с; дәфтәр – д; туп – т.
* **Математикадан әзерләнгәндә, мәсәлән, «Шалкан» әкияте укыла һәм сәхнәләштерелә. Аннан түбәндәге сораулар бирелә:
– Әкияттә ничә герой бар?
– 6 га кадәр, аннан кирегә санагыз (бергәләп саныйлар);
– шалканны кем беренче булып тарта? (бабай яки катнашкан бала исеме әйтелә). Алга таба сорауларны шул рәвешле дәвәм итәргә була. Сорауларда алда, артта, уртада төшенчәләре дә кулланыла.
***Балаларга 4 саны күрсәтелә һәм түбәндәге сораулар бирелә:
— 4 саны алдында нинди сан тора?
– 5 саныннан соң нинди сан тора?
– 4 һәм 6 саны уртасында нинди сан тора?
– 5 саны алдындагы сан зурракмы, әллә артындагымы?

Мондый алымнар сөйләм күнекмәләрен, хәтерне үстерә, уен балаларда кызыксыну уята, кәеф күтәренкелеге тудыра, балаларныц яңа белем һәм күнекмәләрне үзләштерү эшен җиңеләйтә.

Мәктәптә уку бала өчен авыр хезмәт. Иң мөһиме – бала үзенең булдыра алуын акларга, ә әти-әниләр баланың киңәшчесе, таянычы, ярдәмчесе, терәге булырга тиеш.

Оставить комментарий