Сентябрь ае яңалыклары

БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ

 1 нче  сентябрь көнне мәктәбебез бусагасын  беренче тапкыр 8 сыйныфка тупланган  укучылар атлап  керде. Белем бәйрәмендә катнашкан хөрмәтле кунакларыбыз укучыларга иң изге теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәмебез матур концерт номерлары белән үрелеп  үтте. Яңа уку елы барыбызга да шатлык-сөенечлэр, «4»ле, «5»леләр генә алып килсен!

Веломарафон 2018

Мәктәбебез укучылары веломарафонда бик теләп катнаштылар.  Бөтенесе дә уңай кичерешләр  белән таралыштылар.

 

Көзге кросс

25 нче сентябрь көнне мәктәбебез укучылары көзге кросста катнаштылар. Укучыларга бу чарада катнашу бик ошады.  Һәркайсы яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.

«Кәгазьгә – икенче тормыш» акциясендә барлык сыйныфлар да актив катнаштылар. Барлыгы 3500 килограмм  кәгазь җыеп тапшырылды. Бу чарада бигрәк тә башлангыч сыйныфлар активлык күрсәттеләр, аларның әти-әниләре дә булыштылар.

Сайлау 201

Сайлаулар уңышлы үтте.  Һәр мәктәптән шәһәр  думасына делегат, ягъни спикерлар сайланды.   Укучылар спикер сайлауда актив катнаштылар.  Сайлау нәтиҗәләре шундый: иң күп тавышны  Вероника җыйды. Безнең мәктәптән спикерлыкка кандидат — 8 нче Г  сыйныфы укучысы Корнилова Вероника.  Спикерлыкка кандидат буларак, Верониканың  иптәшләренә тәкъдим иткән  сайлау алды программасы бүтәннәрнекеннән аерылып торды. Анда мәктәп тарихы турында сыйныф сәгатьләре үткәрү дә, ятим балаларга рухи ярдәм оештыру да,  дәрес материалын авыр үзләштерүчеләргә булышу да каралган. Эшләрең уң булсын, Вероника!

Балаларның тормыш иминлеген саклау буенча ачык дәресләр

Укучыларның  иминлеген саклау турында МЧС хезмәткәрләре сыйныфларда ачык дәресләр үткәрделәр.

 

Оставить комментарий