Октябрь ае яңалыклары

Картлар йортында концерт

9 нчы октябрь көнне мәктәп укучылары “Мәрхәмәт” картлар йортында концерт куйдылар. Балалар өлкәннәргә күңел җылыларын өләштеләр: җырладылар да, биеделәр дә, шигырь дә сөйләделәр. Өлкәннәр бик шатландылар.

Октябрь аенда җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан, Татарстан Республикасында “куркынычсызлык атнасы”узды. Мәктәбебез активистлары башлангыч сыйныф укучыларына юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча уеннар уздырдылар, киңәшләр бирделәр.

 

Комментарии закрыты.