Белем көне

Хөрмәтле укытучылар, укучылар!

               1 сентябрь — Белем көне. Инде күп гасырлар дәвамында нәкъ менә бу көнне укучылар иртән  иртүк мәктәпкә ашыгалар. Аларны инде алардан да иртәрәк мәктәпкә килгән укытучылар каршы алалар. Яңа уку елы башлана..Яңа уку елы һәрвакыт шулай 1 сентябрь көнне башланмаган. Пётр I вакытында укулар төрле вакытта башлана торган булган. Бары тик 1984 елда гына 1 сентябрь рәсми рәвештә бәйрәм — Белем көне буларак билгеләнеп үтелә башлый. Белем көнен 1 сентябрь көнне барлык илләр дә билгеләп үтмәгәнен дә белеп тору кирәктер. Россия (Татарстан), Кытай, Казахстан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Белоруссия, Молдавия, Төркмәнстан, Украина, Латвия кебек илләрдә генә 1 сентябрь Белем көне буларак билгеләп үтелә. Япония, Һиндстан кебек илләрдә Белем көне әле 1 апрельдә генә булачак.

Белем көне — укытучылар белән укучылар бәйрәме генә түгел. Белем көне әти-әниләр өчен дә, студентлар өчен дә, аң-белемнәрнең дөньяда иң зур байлык икәнен аңлаган кешеләр өчен дә зур бәйрәм! Әлеге бәйрәм белән  чын күңелдән котлыйбыз! Укыту-укуда уңышларга ирешегез, алган белемнәр файда алып килен һәм файда китерсен!

Бәйрәм белән — Белем көне белән сезне!

Белем көне — ул чәчәкләр һәм ак тасмалар бәйрәме. Бу көнне һәр укучы, чәчәк бәйләме тотып, уку йортына ашыга. Күпләр бу бәйрәмне «Беренче кыңгырау» бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки нәкъ менә бу көнне мәктәп балалар бакчасыннан килгән «яңа» укучыларын каршы ала. Ап-ак тасма бәйләгән, кулларына кечкенә портфель тоткан укучылар беренче тапкыр белем йорты бусагасын атлап керә, беренче укытучылары белән очраша, беренче кыңгырау тавышын ишетә.

    Бу көнне һәр укучы бәйрәм итә. Шулай да «Белем бәйрәме»н беренче сыйныфка баручылар аерым бер дулкынлану белән көтеп алалар.2019-2020нче уку елы барыбызга да шатлык-сөенечләр, «4»ле, «5»леләр генә алып килсен.

Гадершина Әдилә,9б

 

 

 

Оставить комментарий