Анализ үрнәкләре

Тулы фонетик анализ ясау тәртибе

 

  1. Сүз иҗекләргә бүленә, иҗекләр саны, ябык һәм ачык иҗекләр күрсәтелә.
  2. Сүздәге хәрефләр һәм авазлар саны күрсәтелә, хәреф белән аваз саны туры килүе (килмәве) билгеләнә.
  3. Сүздәге тартыклар күрсәтелә, характеристика бирелә. Сузыклар гармониясе сакланганлыгы (сакланмаганлыгы) билгеләнә.
  4. Сүздәге тартыклар күрсәтелә, характеристика бирелә.
  5. Сүзнең язылышы әйтелешкә туры килүе (килмәве) билгеләнә.
  6. Басымның кайсы иҗеккә төшүе күрсәтелә.

Анализ үрнәге

Мәкальләр

 

  1. Иҗекләргә бүләбез: мә-каль-ләр, 3 иҗектән тора. Мә — ачык иҗек, -каль, -ләр — ябык иҗекләр.
  2. [м ә къ ә л л ә р ] — 9 хәреф, 8 аваз, хәреф саны белән аваз саны туры килми.
  3. [ ә ] – нечкә, озын, иренләшмәгән сузык, сүзнең әйтелешендә сузыклар гармониясе саклана.
  4. [ м ] – ирен-ирен тартыгы, йомык, сонор, яңгырау, борын авазы, парсыз; [къ ] – увуляр тартык, йомык парлы, саңгырау; [л ] – тел-теш тартыгы, парсыз, сонор; [р] –

тел-теш тартыгы, парсыз, яңгырау.

  1. Әйтелеш белән язылыш туры килмәгән очраклар: а) увуляр [к] авазын белдерү өчен, калын сузык аваз хәрефләре кулланылган; ә) икенче иҗекне нечкә уку өчен, нечкәлек хәрефе (ь) язылган.
  2. Басым соңгы иҗеккә төшә: [м ә къ ә л л ә р ]

Тулы лексик анализ ясау тәртибе:

  • Сүзнең килеп чыгышы билгеләнә: татар теленең
    үз сүзе яки алынма сүз (гарәп-фарсы, рус-европа).
  1. Сүзнең лексик мәгънәсе һәм төрләре аңлатыла:
    бер мәгънәле яки күпмәгънәле (күпмәгънәле булса, бар­лык мәгънәләре дә күрсәтелә).
  • Туры яки күчерелмә мәгънәдә булуы күрсәтелә (кү-
    черелмә мәгънәдә булса, төре билгеләнә: метафора, мето-
    нимия, синекдоха, вазифа буенча күчеш).
  • Сүзнең омонимы табыла; булса, төре (саф омоним,
    омофон, омограф, омоформа) билгеләнә.
  • Сүзнең синонимнары күрсәтелә.
  • Сүзнең антонимы күрсәтелә.
  • Әлеге сүз кергән фразеологизмнар бирелә.

 

Анализ үрнәге

 Дөнья тәгәрмәчен тотарга тик

    Аң-акылның гына хакы бар. (Ф. Бәширова)

Дөнья

  • Гарәп сүзе.
  1. Күпмәгънәле сүз: галәмнең бер өлеше; җир шары;
    безне чолгап алган бар табигать, мохит; кешелек җәм-
    гыяте; иҗтимагый чынбарлыкның бер өлкәсе; пси­
    хик тормышның бер өлкәсе; дөньялык һ.б.
  • Туры мәгънәдә (күчерелмә мәгънәсе — бик күп,зур).
  1. Омонимы юк,
  2. Җиһан, галәм, җир йөзе, җир шары.
  3. Дөньялык мәгънәсенә антонимы — ахирәт.
  4. Фразеологизмнар: дөнья бәясе, дөнья йөзе, дөнья
    куу, дөнья кую, дөнья көтү, дөнья күрү, дөньяга килү,дөнья тигезләнү, дөньяга чыгу, дөньядан китү, дөньябетү һ.б.

Сүзләрне морфологик яктан тикшерү тәртибе

Исемгә морфологик анализ

 

  1. Сүз төркемен әйтергә.
  2. Ялгызлык яки уртаклык исем булуын әйтергә.
  3. Санын әйтергә.
  4. Килешен әйтергә.
  5. Тартым белән төрләнгән яки төрләнмәгән булуын билгеләргә.
  6. Кайсы сүзгә иярүен яки кайсы сүзнең аңа ияреп, аның турында ни дә булса хәбәр итүен ачыкларга һәм нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә.
  7. Тамыр сүзме, ясалмамы икәнен билгеләргә.Ясалма булса, ясалу ысулын әйтергә.

Анализ үрнәге

Безнең илебездә кешене хезмәт зурлый.

Илебездә — исем, уртаклык исем, берлек санда, урын – вакыт килешендә, 1зат күплек сан тартым белән төрләнгән, зурлый фигыленә ияргән, хәл, тамыр исем.

Сыйфатка морфологик анализ

  1. Сүз төркемен билгеләргә.
  2. Дәрәҗәсен билгеләргә.
  3. Исемләшү – исемләшмәвен әйтергә.
  4. Исемләшмәсә, кайсы сүз төркемен ачыклавын аңлатырга.
  5. Нинди җөмлә кисәге булуын әйтергә.
  6. Ясалышы ягыннан төрен ачыкларга.

Анализ үрнәге

Җыегыз, балалар, сез җирнең

Бу нәфис һәм иркә гөлләрен.

Нәфис, иркә — сыйфатлар, төп дәрәҗәдә, исемләшмәгәннәр, гөлләрен исемен ачыклаганнар, җөмләдә аергыч булып килгәннәр, ясалышлары ягыннан тамыр сүзләр.

Санга морфологик анализ

  1. Сүз төркемен билгеләргә.
  2. Төркемчәсен әйтергә.
  3. Кайсы сүз төркемен ачыклавын яки мөстәкыйль кулланылуын аңлатырга.
  4. Төрләнү – төрләнмәвен әйтергә.
  5. Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.
  6. Ясалышы ягыннан төрен ачыкларга.

Анализ үрнәге

2000 нче елның декабрь аенда татар халкының сөекле шагыйре Хәсән Туфанның тууына 100 ел тулды.

Ике меңенче – сан, тәртип саны, елның сүзен ачыклаган, төрләнми, җөмләдә аергыч составында килгән, тамыр сүз.

Рәвешләргә морфологик анализ

  1. Сүз төркемен билгеләргә.

2.Төркемчәсен әйтергә.

3.Кайсы сүз төркемен ачыклавын яки мөстәкыйль кулланылуын аңлатырга.

4..Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.

5.Ясалышы ягыннан төрен ачыкларга.

Анализ үрнәге

Бүген Әтнәдә мәшһүр галим Шиһабетдин Мәрҗәни музее ачыла.

Бүген – рәвеш, вакыт рәвеше, ачыла фигылен ачыклый, вакыт хәле булып килгән, ясалышы ягыннан кушма сүз.

Алмашлыкларга морфологик анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2.Төркемчәсен әйтергә.

3.Төрләнү – төрләнмәвен әйтергә.

4.Нинди җөмлә кисәге булуын билгеләргә.

5.Ясалышы ягыннан төрен ачыкларга.

Анализ үрнәге

Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш турында.

Алар җырлый иң матур җыр

Минем әни турында.

Алар – алмашлык, зат алмашлыгы, күплек санда, баш килештә, җөмләдә — ия, тамыр сүз.

Фигыльнең затланышлы төрләре

Хикәя, боерык, шарт фигыльләргә морфологик анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

  1. Затланышлы яки затланышсыз булуын әйтергә.
  2. Төркемчәсен билгеләргә.
  3. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.
  4. Зат – санын күрсәтергә.
  5. Заман белән төрләнү – төрләнмәвен аңлатырга. Төрләнсә, заманын билгеләргә.
  6. Юнәлешен әйтергә.
  7. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.

Анализ үрнәге

Ай чыга Арча кырыннан, сәгатен белеп кенә…(Х.Туфан)

Чыга – фигыль, затланышлы, хикәя фигыль, барлыкта, III зат берлек санда, заман белән төрләнә, хәзерге заманда, төп юнәлештә, җөмләдә хәбәр булып килгән.

 

Фигыльнең затланышсыз төрләре

Сыйфат фигыльгә морфологик анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

  1. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен әйтергә.
  2. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.
  3. Заманын билгеләргә.
  4. Юнәлешен әйтергә.
  5. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.

 

Анализ үрнәге

Иделгә сузылган айлы юлдан Тын гына, моң гына җыр ага.(Х.Туфан)

Сузылган – фигыль, затланышсыз, сыйфат фигыль, барлыкта, заман белән төрләнә, үткән заманда, төшем юнәлешендә, җөмләдә аергыч булып килгән.

Хәл фигыль, инфинитивка морфологик анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

  1. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен әйтергә.
  2. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.
  3. Заманын билгеләргә.
  4. Юнәлешен әйтергә.
  5. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.

Анализ үрнәге

Сокланып җирнең яменә

Йолдызлар янып тора.( Х.Туфан)

Сокланып – фигыль, затланышсыз, хәл фигыль, барлыкта, төп юнәлештә, җөмләдә хәл булып килгән.

Исем фигыльгә морфологик анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

  1. Затланышсыз фигыльнең төркемчәсен әйтергә.
  2. Барлыкта яки юклыкта булуын ачыкларга.
  3. Юнәлешен әйтергә.
  4. Санын күрсәтергә.

6.Килешен билгеләргә.

7.Тартым белән төрләнү – төрләнмәвен ачыкларга.

  1. Нинди җөмлә кисәге булуын ачыкларга.

Анализ үрнәге

Сагындырды сызылып таңнар атуы…(И.Юзеев)

Атуы  — фигыль, затланышсыз, исем фигыль, барлыкта , төп юнәлештә, берлек санда, баш килештә, тартым белән төрләнгән, җөмләдә ия булып килгән.

 

Аваз ияртемнәренә морфологик анализ

  1. Сүз төркемен билгеләргә.
  2. Мәгънәсен аңлатырга.
  3. Җөмләнең нинди кисәге булуын ачыкларга.
  4. Ясалышын аңлатырга.

Анализ үрнәге

Чут – чут сайрый сандугачлар, җәйге таң сызылып бара.(Ә. Ерикәй)

Чут – чут – аваз ияртеме, сандугач тавышын белдерә, җөмләдә рәвеш хәле булып килгән, парлы сүз.

 

Бәйлекләргә морфологик анализ

  1. Сүз төркемен билгеләргә.
  2. Таләп иткән килеше буенча төркемчәсен әйтергә.
  3. Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен аерып күрсәтергә.

Анализ үрнәге

Күк йөзе соры болытлар белән каплана.(Г. Ибраһимов)

Белән – бәйлек, баш килешен таләп итүче, сүзләрне бәйли  (болытлар белән каплана).

 

Теркәгечләргә морфологик анализ

  1. Сүз төркемен билгеләргә.

2.Төркемчәсен әйтергә.

3.Сүзләрне яки җөмләләрне бәйләвен аерып күрсәтергә.

Анализ үрнәге

Яз килеп үтеп тә китте, ә тормыш дәвам итә.(Х.Туфан)

Ә — теркәгеч, тезүче, каршы куючы теркәгеч, җөмләләрне бәйли.

 

Кисәкчәләргә морфологик анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2.Төркемчәсен әйтергә.

3.Кайсы сүзгә яки тулаем җөмләгә каравын ачыкларга.

Анализ үрнәге

Шул турыда аз гына – биш – алты сүз сөйлим әле,

Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле.(Г.Тукай)

Гына – кисәкчә, чикләүче кисәкчә, аз сүзенә карый.

Әле – кисәкчә, үтенү, теләк, каар кылуны белдерүче кисәкчә, сөйлим, җырлыйм, көйлим  сүзләрнә карый.

 

Хәбәрлек сүзләргә морфологик анализ

1.Сүз төркемен билгеләргә.

2.Мәгънәсен аңлатырга.

  1. Җөмләнең нинди кисәге булуын ачыкларга.

Анализ үрнәге

Менмәмен мин, Ходай кушса, мич башына,

Шигырьләрдән килер миңа кирәк җылы.

Кирәк – хәбәрлек сүз, таләп ителгән, булуы тиешле, зарур мәгънәсендә, җөмләдә аергыч булып килгән.

Ымлыкларга морфологик анализ

  1. Сүз төркемен билгеләргә.
  2. Төркемчәсен әйтергә.

Аһ, үләм бит бу бәладән кем килеп йолкыр мине?

Аһ – ымлык, кешенең эчке кичерешен белдерә.

 

 

Сүзтезмәләрне, җөмлә кисәкләрен һәм җөмләләрне синтаксик яктан тикшерү тәртибе

Сүзтезмәләр

  1. Җөмләдән сүзтезмәне аерып алырга.
  2. Сүзтезмәнең төзелешен тикшерергә: иярүче һәм ияртүче сүзләрне күрсәтергә, аларның нинди сүз төркемнәре белән белдерелүен әйтергә, бер – берсенә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнүләрен аңлатырга.
  3. Иярүче сүз белән ияртүче сүз арасындагы мәгънә мөнәсәбәтен ачыкларга.

Тикшерү тәртибе

Кышкы урман эчендәге күгелҗем караңгылык башта чыршы канатлары астына посып торды.

      Канатлары астына посып тору – исемле фигыль сүзтезмә, иярүче сүз ияртүче сүзгә астына бәйлек сүзе белән бәйләнгән, иярүче сүз ияртүче сүздән аңлашылган процессның урынын белдерә;

      Чыршы канатлары – исемле исем сүзтезмә, иярүче сүз ияртүче сүзгә билгесез(баш) килеш кушымчасы аша бәйләнгән, иярүче сүз ияртүче сүздән аңлашылган предметның материалын белдерә.

Җөмлә кисәкләре

Баш кисәкләр

  1. Ияне табарга, аның төрен билгеләргә һәм бирелешен аңлатырга.
  2. Хәбәрне табарга, аның төрен билгеләргә һәм бирелешен аңлатырга.

Иярчен кисәкләр

1.Тәмамлыкны табарга, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди сорауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңлатырга.

  1. Аергычны табарга, кайсы сүзгә ияргәнен табарга, аның төрен билгеләргә һәм бирелешен аңлатырга.
  2. Хәлне табарга, аның төрен билгеләргә, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди сорауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңлатырга.
  3. Аныклагычны табарга, кайсы сүзгә ияргәнен, нинди сорауга җавап биргәнен һәм бирелешен аңлатырга.

Гади җөмләгә синтаксик анализ

1.Җөмләнең гади икәнлеген билгеләргә.

  1. Җәенкеме – җыйнакмы булуын әйтергә.
  2. Тулымы – кимме булуын ачыкларга.
  3. Составы ягыннан төрен билгеләргә.
  4. Раслаумы – инкарьме икәнен әйтергә.

6.Әйтү максаты ягыннан төрен билгеләргә.

  1. Җөмләнең тойгылы яки гадәти икәнлеген әйтергә.
  2. Анда эндәш һәм кереш сүзләр, тиңдәш һәм аерымланган кисәкләрнең булу – булмавын ачыклап әйтергә.

Тикшерү тәртибе

Йомшак ябалак карлы кышкы кичләр, озын төннәр әнә шундый уйлар эчендә үтте.(М.Мәһдиев)

      Бу – гади, җәенке, тулы, ике составлы, раслау, хикәя, гадәти  җөмлә; составында тиңдәш ияләр(кичләр, төннәр) һәм тиңдәш аергычлар(йомшак карлы, ябалак карлы) бар.

      Кичләр, төннәр – гади ияләр, исемнәр белән бирелгәннәр;

      Үтте – гади фигыль хәбәр, үткән заман хикәя  фигыль белән бирелгән.

      Йомшак ябалак карлы кышкы – аергычлар, кичке сүзенә ияргәннәр, нинди? соравына җавап бирәләр, сыйфатлар белән бирелгәннәр;

      озын – аергыч, төннәр сүзенә ияргән, нинди? соравына җавап бирә, сыйфат белән бирелгән;

      шундый – аергыч, уйлар сүзенә ияргән, нинди? соравына җавап бирә, күрсәтү алмашлыгы белән белдерелгән;

     уйлар эчендә — хәл, вакыт хәле, үтте сүзенә ияргән, ничек? ни рәвешле? сорауларына җавап бирә, бәйлек сүз белән килгән, исем белән бирелгән.

Тезмә кушма җөмләләргә синтаксик анализ

  1. Җөмләнең тезмә кушма җөмлә икәнлеген әйтергә, аның эчендәге аерым җөмләләрне аерып күрсәтергә.
  2. Кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләрнең үзара тезү юлы белән бәйләнүен әйтергә, бәйләүче чараларын күрсәтергә.
  3. Кушма җөмләдәге гади җөмләләр арасына тыныш билгесенең ни өчен куелуын аңлатырга.
  4. Җөмләнең төзелешен күрсәтеп схема төзергә.

(1)Әле яңгыр ява, (2) әле кар ява.

  әле-әле  
1.   2.
     

   Бу – теркәгечле тезмә кушма җөмлә.

   Бәйләүче чара: әле-әле теркәгече.

   Җөмләләр арасындагы мәгънә мөнәсәбәте: күренешләрнең алмашынып, чиратлашып килүе.

Иярченле кушма җөмләгә синтаксик анализ

  1. Җөмләнең иярченле кушма җөмлә икәнлеген әйтергә,баш һәм иярчен җөмләләрне күрсәтергә.
  2. Иярчен җөмләнең төзелеш һәм мәгънә төрен билгеләргә, ичрчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтергә.
  3. Иярчен һәм баш җөмлә арасына нинди тыныш билгесенең ни өчен куелуын яки куелмавын аңлатырга.
  4. Җөмләнең төзелешен күрсәткән схема төзергә.
  • Күзләреңнән серләр алдым,
  • Син бит шуны сизмәдең.
2.Баш җөмлә.

 

 
1. Аналитик иярчен тәмамлык җөмлә.

 

Күп иярченле кушма җөмлә

  1. Баш һәм иярчен җөмләләрне күрсәтергә, соңгыларының төзелеш һәм мәгънә ягыннан  төрен билгеләргә, иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чараны күрсәтергә.
  2. Иярчен һәм баш җөмлә арасына нинди тыныш билгесенең ни өчен куелуын яки куелмавын аңлатырга.
  3. Схема төзергә.
  4. Схема буенча катлаулы кушма җөмләнең төрен билгеләргә.
  • Кап кара урман бар икән: (2) һичбер инсан йөрмәгән, (3) бер ботак киселмәгән һәм
  • мәңге балта кермәгән.(Г.Тукай)

     Бу – тиңдәш иярүле күп иярченле кушма җөмлә. Иярчен җөмләләр баш җөмләгә көтерү паузасы ярдәмендә бәйләнгән. Иярчен җөмләләрнең икенчесе һәм өченчесе – үзара санау интонациясе, өченчесе һәм дүртенчесе һәм теркәгече + санау интонациясе

белән бәйләнгән.

Катнаш кушма җөмлә

  1. Икедән артык җөмлә табып күрсәтергә, алар арасында тезүле бәйләнеш тә, ияртүле бәйләнеш тә булуын исбатларга, бәйләүче чараларны әйтергә.
  2. Тезүле бәйләнешнең баш һәм гади җөмләләр арасында булуын әйтергә.
  3. Схема төзергә.
  4. Схема буенча катлаулы кушма җөмләнең төрен билгеләргә.
  • Мин чыкканда, (2) төнге салкынча дымлы һава бакчадан яңа күтәрелеп кенә бара;

(3) ялан аякны үләннәрнең чыклы салкыны кытыклый; (4) ботаклардан муен тамырына, чиркандырып, салкын тамчылар коела.(Г.Б.)

1. Синтетик иярчен

вакыт җөмлә.

 

      Бу – катнаш кушма җөмлә. Тезүле бәйләнештәге икенче, өченче һәм дүртенче җөмләләр үзара санау интонациясе белән бәйләнгән. Синтетик иярчен вакыт җөмлә тезүле бәйләнештәге һәр җөмләгә сыйфат фигыль формасы + да кушымчасы аша ияреп килгән.

1 комментарий к записи “Анализ үрнәкләре”

  1. Рәсимә:

    Бик зур рәхмәт. Сайтыгыз белән дә таныштым, бик зур осталык белән эшләнгән. Уңышлар сезгә.

Оставить комментарий