Кызыл – йөрәкне ныгыта, сары – кәеф күтәрәләр

Төсләр терапиясе альтернатив медицинаның иң популяр юнәлеше булып тора. Төсләр ярдәмендә дәвалану борынгы заманнардан ук кулланылган. Мисыр, Һиндстан һәм Кытайда төсләр терапиясе, бер фән булып, 1877 елда ук үсеш алган. Белгечләр, төсләр авыруны тулысынча тернәкләндерә, эмоциональ халәтне тулысынча дәвалый, ди. Әмма төсләр файда китерсен өчен, кеше төсләрне тирәннән кабул итә… 

Без күп вакытта киемне тән төсенә, күзләргә, чәчләргә туры китереп сайлыйбыз. Күп вакытта танышларыбыздан, син бүген бик начар күренәсең әле, бу төс сиңа бер генә дә килешми, кебек сүзләрне дә ишетергә дә туры килә. Төсләр безнең халәтебезне дә күрсәтеп тора. Шуңа күрә, кием сайлаганда, аның төсенең уңай тәэсир итүе, энергияне күтәрүе бик әһәмиятле. 
Ашый торган ризыкның нинди төстә булуы да зур роль уйный. Рационда һаман бер төснең өстенлек итүе кешедә нинди дә булса авыру барлыгы турында хәбәр итә. Мәсәлән, һаман кызыл төсләргә өстенлек бирүче кеше бик тиз аручан була яки ул анемиядән азапланырга мөмкин. 
Төрле авырулардан котылу өчен, күп очракта кызыл, сары, зәңгәр төсләргә өстенлек бирәләр, кайбер очракта кызгылт сары төсне, шәмәхә һәм яшел төсләрне дә кулланалар. 
Кызыл төс җылыту үзлегенә ия, ул йөрәкне һәм кан әйләнеше системасын ныгыта, бавыр эшчәнлеген активлаштыра. Бу төснең тагын бер өстенлеге бар — ул үз-үзеңә булган ышанычны һәм лидерлык сыйфатларын арттыра. Шунысын белеп тору мөһим: кызыл төстәге киемнәрне югары кан басымлы, агрессияле, үз-үзен кулда тота белми торган кешеләргә кияргә киңәш ителми. 
Сары төс кәефне күтәрә. Ул акыл эшчәнлегенә һәм нерв системасына яхшы тәэсир итә, талакны тынычландыра, бавыр белән проблемалар булганда ярдәмгә килә. Кызгылт сары төс үпкәләрне дәвалый, депрессияләр вакытында, аппетит булмаганда булыша. 
Зәңгәр төс организмны суыта, шуңа күрә аны югары температура вакытында һәм тән пешкәндә кулланалар. Зәңгәр төс баш авыртканда да ярдәмгә килә. 
Яшел төс нервларны тынычландыра һәм арыганлыкны бетерә. Шуңа күрә ул стресска каршы иң яхшы чара булып тора.

Оставить комментарий