Мәрҗани юлы

Шиһабетдин хәзрәт — энциклопедист галим. Аның эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, география, халык иҗаты һ.б. 

Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗани авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә тәхәллүс итеп ала.

Ун ел укып, әтисенең мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, Шиһабетдин  дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсендә укыта. 

Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм «Мир гарәп» мәдрәсәсендә белемен баета.

1838 елда Мәрҗани Бохарага китә һәм анда төрле мәдрәсәләрдә белем туплый. 

1843 елда Шиһабетдин Сәмәркандка килеп, «Шердор» мәдрәсәсендә укый, балаларны укыта, халык белән аралаша.

1848 елда Казанның беренче мәчетендә имам була, мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли. Бүгенге көндә әлеге мәчет Мәрҗани исемен йөртә.

Казан университетында уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша. Биредә аның археология, тарих һәм этнография җәмгыятендә әгъза булып торуы да билгеле. Бүген Татарстанның фәннәр академиясенең тарих институты Ш. Мәрҗани исемен йөртә. 

Ш. Мәрҗанинең 1879-1880 елларда Истанбул аркылы Гарәбстанга — Хаҗга баруы билгеле.

Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була. 

 

Оставить комментарий