Бала тәрбияләү буенча киңәшләр

Дөньякүләм танылган педагог Шалва Амонашвилидан бала тәрбияләү буенча киңәшләр:

– Эштәге барлык проблемаларың, өйгә кергәндә, онытылсын, гаиләдә – башка тормыш. Балалар өчен син – көтеп алынган кеше. Уйна, шаяр алар белән. Вакыт юк дип, баланы читкә тибәрмә.

– Бала өчен дәү әни, дәү әти тәрбиясе бик кирәк. Алар яшь әти-­әниләрдән күпкә тәҗ­рибәлерәк, шуңа да балагызны әби-бабайлары белән ешрак аралаштырыгыз.

– Балаларны чагыштырмагыз.

– Бала көндәлек эшләрдә катнашсын. Әти кеше машина тәгәрмәчен алыштырамы? Улы янәшәдә басып торсын.

– Баланы тәрбияләү авырга узганчы башлана. Акыллы, матур балалар турында хыялланыгыз. Уй-фикерләр тормышка ашарга сәләтле.

– Һәр баланы беренчесе кебек көтәргә кирәк. Бала – Ходайдан бирелгән бүләк, аны яратыгыз.

– Баланың күзенә карап, ихлас сөйләшегез.

– Баланы «бишле»гә укыганы өчен генә яратырга, «икеле»гә укыганы өчен генә күралмаска мөмкин түгел. Шулай икән, бу – зур фаҗига. Тормышта аралаша да белмәгән «отличникларны», «кеше» исеменә лаек булган «икеле капчыкларын» да күргәнем булды. Тормыш һәркемгә үзе бәя куя.

Оставить комментарий