Бала белән аралашу — тәрбиянең бер өлеше

Бүгенге заманада эшләүче әтиәниләрнең балалары белән сөйләшергә вакытлары бик аз кала. Ә бит бала белән атаананың аралашуы бик мөһим әйбер. Чөнки бу тәрбиянең бер өлеше. Һәм баланың кечкенә чакта өйрәнгәннәре үскәч, аның характеры формалашуга да йогынты ясамый калмый.

Ә бала белән аралашуга ничек вакыт калдырырга? Тулырак мәгълүматны түбәндәрәрк укыгыз:

Берничә файдалы киңәшкә тукталыйк.

Эштән кайтып, йорт эшләренә кереп киткәнче, бераз ял итеп алу кирәк. Эшегез нинди генә авыр булуга карамастан, көн саен бала белән булуга вакыт табу мөһим. Күпвакыт әти-әниләр эштән арып кайтып, балага үзе генә уйнарга кушалар. Шулай итеп, алар үзләре үк баладан читләшәләр. Ә бу алай булырга тиеш түгел.

Кызык өчен генә балагыз белән мөнәсәбәтләрегезгә читтән карап карагыз. Нинди авырлыклар бар, тәрбия бирүнең дөрес юлын сайладыгыз микән, сез аңа карата гаделме, нәрсәне үзгәртергә була? Бу сорауларга җаваплар бала белән үзегезне дөрес тоту, кыенлыклардан ничек чыгу юлларын табарга ярдәм итәр. Мәсьәләгә әти-әни буларак кына түгел, ә бала күзләре белән дә карарга өйрәнегез. Бу сезне балагыз белән тагы да ныграк бәйләр.

Һәр яктан да килгән балалар булмый. Бала булгач, сүз тыңламаулар да, ярамаганны эшләүләр дә булмый калмый. Шуңа күрә, бала ниндидер ярамаган гамәл эшләгән очракта, аны күпертергә кирәкми. Һәрбер вак-төяк саен баланы орышу дөрес түгел. Алайса ул үзен һәр җирдә «начар кеше» итеп хис итәчәк. Чыннан да дөрес булмаган гамәлләргә генә игътибар бирү зарур. Шулай итеп, баланың психикасына да, сезнең нервларыгызга да зыян килмәячәк.

Ата-аналар баланың үзләрен хөрмәт итүен тели. Ләкин балага да шундый ук мөнәсәбәт кирәклеген онытып җибәрәләр. Иң яхшысы − үзегезне бала урынына куеп карау. Еш кына әти-әниләр үз эшләре белән йөреп, балага мәхәббәт һәм кайгырту кирәклеген онытып җибәрәләр. Ә бу − бала үзен кирәкле итеп тою өчен бик мөһим әйбер. Моны матур, ягымлы сүзләр белән эшлиме ул, яисә эш-гамәлләре белән аңлатамы − һәр ата-ана үзе хәл итә.

Үзегезнең әти-әни булуыгыздан тәм табыгыз, бала белән булган һәр минутка сөенегез. Чөнки балалар бик тиз үсәләр һәм инде барысы да башкача булачак.

 

1 комментарий к записи “Бала белән аралашу — тәрбиянең бер өлеше”

  1. Гөлия:

    Алена Петровна! Сайтыгыз әти-әниләр, балалар өчен дә бик файдалы. Алга таба да кызыклы киңәшләр, яңалыклар язып барсагыз, без рәхәтләнеп укып барырбыз. Начар күрүчеләр өчен ясаган версиягә аерым зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.

Оставить комментарий