Телдән җавап бирү өлеше, сочинение-фикерләмә

ТЕЛДӘН ҖАВАП БИРҮ ӨЛЕШЕ

  1. Сораштыруда катнашып, куелган сорауларга җавап бирегез. Сезгә 5 сорау тәкъдим ителә, һәр сорауга җавапны 40 секунд эчендә әйтеп бетерергә тырышыгыз. Сорауга тулы җавап бирегез.
  2. Синең өчен гаилә нәрсә ул? _____________________________________________

 

  1. Гаиләндәгеләр белән нинди уртак кызыксынуларыгыз бар?
  2. Бәйрәмнәрне, туган көннәрне ничек үткәрәсез?
  3. Әти-әниең, туганнарың белән нинди темаларга сөйләшә аласың?
  4. Синеңчә, бәхетле гаилә нинди булырга тиеш?
  5. Рәсемдә нәрсәләр күрәсез? Шул турыда сөйләгез. Әзерләнү өчен, 2 минут вакыт бирелә, һәм сезнең сөйләмегез 2 минуттан артмаска тиеш. Паузалар ясамыйча сөйләгез.

 

ТЕЛДӘН ҖАВАП БИРҮ ӨЛЕШЕ

  1. Сораштыруда катнашып, куелган сорауларга җавап бирегез. Сезгә 5 сор тәкъдим ителә, һәр сорауга җавапны 40 секунд эчендә әйтеп бетерергә тыр! шыгыз. Сорауга тулы җавап бирегез.
  2. Туризм һәм сәяхәт итү кешегә нәрсә бирә?
  3. Син ничек сәяхәт итәргә телисең?
  4. Син кайларга сәяхәт итәргә хыялланасың һәм ни өчен?
  5. Кайсы илләрдә туризм алга киткән?
  6. Татарстанда туристларга күрсәтерлек нинди тарихи һәм истәлекле урыннар бар?

 

  1. Рәсемдә нәрсәләр күрәсез? Шул турыда сөйләгез. Әзерләнү өчен, 2 ми вакыт бирелә, һәм сезнең сөйләмегез 2 минуттан артмаска тиеш. Пауза ясамыйча сөйләгез.
  2. Үзегезгә ошый торган һөнәр турында сөйләгез. Сөйләмегездә түбәндәге мәгълүматлар да булсын:

                — Сезгә кайсы һөнәр күбрәк ошый һәм ни өчен?

                — Бу һөнәр ияләре кайларда эшлиләр?

                — Алар нинди булырга тиеш?

                — Бу һөнәргә кайда укыйлар?

ТЕЛДӘН ҖАВАП БИРҮ ӨЛЕШЕ

  1. Сораштыруда катнашып, куелган сорауларга җавап бирегез. Сезгә 5 сорау тәкъдим ителә, һәр сорауга җавапны 40 секунд эчендә әйтеп бетерергә тырышыгыз. Сорауга тулы җавап бирегез.
  2. Сиңа спортның кайсы төрләре ошый? _____________________________________
  3. Син нинди спорт төрләре белән шөгыльләнәсең?
  4. Спорт сиңа ничек ярдәм итә?
  5. Мәктәбегездә спорт буенча нинди чаралар үтә?
  6. Танылган спортчылардан кемнәрне беләсең?
  7. Рәсемдә нәрсәләр күрәсез? Шул турыда сөйләгез. Әзерләнү өчен, 2 минут вакыт бирелә, һәм сезнең сөйләмегез 2 минуттан артмаска тиеш. Паузалар ясамыйча сөйләгез.

ТЕЛДӘН ҖАВАП БИРҮ ӨЛЕШЕ

  1. Сораштыруда катнашып, куелган сорауларга җавап бирегез. Сезгә 5 сорау тәкъдим ителә, һәр сорауга җавапны 40 секунд эчендә әйтеп бетерергә тырышыгыз. Сорауга тулы җавап бирегез.
  2. Чын дус нинди була? __________________________________________________
  3. Дустың белән ничек таныштың?

3.Сиңа дустыңның нинди сыйфатлары ошый?

4.Дустыңның нинди яраткан шөгыльләре бар?

5.Дустың белән буш вакытны ничек үткәрәсез?

  1. Рәсемдә нәрсәләр күрәсез? Шул турыда сөйләгез. Әзерләнү өчен, 2 минут вакыт бирелә, һәм сезнең сөйләмегез 2 минуттан артмаска тиеш. Паузалар ясамыйча сөйләгез.

 

Сочинение — фикерләмә  язу  тәртибе

Сочинениедә 3 яки 4 абзац булырга тиеш!!! Полядан чыкмыйча, юлларыгызны туры итеп языгыз!!! Язуыгызда хәрефләр вак булмасын!!! Ачык, чиста, төзәтүләрсез, хатасыз язарга тырышыгыз! Сүзнең язылышында икеләнсәгез, орфографик сүзлектән карагыз!!! Игътибарлы булыгыз!!! Уңышлар сезгә!!!

I абзац — Кереш өлеш  (Вводная часть). Монда, тезисның (бирелгән җөмләнең) кайсы урында килүенә карап,1нче җөмләдә  3 вариант булырга мөмкин.

1 — вариант – тезис текст башында (тезис в начале текста!!!)

  1. Текст (Тезиста бирелгән сүзләрне хатасыз күчереп языгыз!!!” дигән сүзләр белән башлана.  
  • — вариант – тезис текст уртасында (тезис в середине текста!!!)
  1. Текстта (Тезиста бирелгән сүзләрне хатасыз күчереп языгыз!!!” дигән сүзләр бар.

3 — вариант – тезис текст ахырында (тезис в конце текста!!!)     

  1. Текст (Тезиста бирелгән сүзләрне хатасыз күчереп языгыз!!! ” дигән сүзләр белән тәмамлана. Автор бу текстта (туган җирне  сагыну; табигатьне саклау; табигатьне ярату;   кешеләр арасындагы дуслык; әниләрне ярату; бала белән ана мәхәббәте; туганнарның бер-берсенә булышуы; батырлык эшләү; олы кешеләргә карата игътибарлы булу; туган телне белүнең кирәклеге; туган җирнең кадерле, якын булуы һ.б   -(выбирай, пиши  нужное!!! указать вкратце о чём пишет автор) турында яза.

II абзац- төп өлеш. (Основная часть)

  1. Әйе, мин автор фикере белән килешәм. Автор бу фикерне 3,8 нче (6 , 9 нчы) җөмләдә бик ачык күрсәткән.     ( Фикерне ача торган җөмлә номерлары  күрсәтелә — указать номера предложений, которые раскрывают основной  смысл, нужно внимательно искать предложения, раскрывающие тезис. Номер предложения тезиса НЕ УКАЗЫВАТЬ!!!)  (Дөрестән дә, туган җир һәркем өчен кадерле; Чыннан да, табигатьне сакларга кирәк; Минемчә, әниләр безнең өчен иң кадерле, якын, газиз кеше; Минем уйлавымча, дуслык һәрбер кеше  өчен бик кирәк ул. Чыннан да, батырлыкны һәрвакыт  эшләп була; Дөрестән дә, туган телне һәркем белергә тиеш һ.б – (Выбирай нужное!!! Текстның эчтәлеген   1-2 җөмлә белән кыскача язарга! Вкратце дать содержание текста).  Нәтиҗәләремне раслау өчен, бирелгән тексттагы (4 нче) җөмләдән мисал китерәм. (Автор бу җөмләдә туган җирнең сулары да тәмле, кырлары да ямьле була, дип яза; Автор бу җөмләдә табигатьтәге һәр нәрсәнең кирәклеген искәртә; Автор бу җөмләдә әниләрнең безнең өчен борчылулары (шатланулары) турында яза; Автор бу җөмләдә туган телне белергә кирәклек турында яза; Автор бу җөмләдә дуслыкның авыр вакытта сыналуы турында яза  һ.б. )

III абзац- Йомгаклау. Обобщение.

  1.  Әйтелгәннәремне гомумиләштереп, шундый фикергә килергә мөмкин. ( Төп фикерне 1-2 җөмлә белән язарга!!!-  Әйе, туган җиребезне сакларга, аны яратырга кирәк; Әйе,табигатькә карата һәркем игътибарлы булырга тиеш; Әйе, һәрбер кеше табигатьне сакларга тиеш; Әйе, әниләребезнең кадерен алар исән вакытта белергә кирәк; Әйе, олыларның киңәшләрен һәрвакыт истә тотарга кирәк; Әйе,  авырлыклар алдында каушап калырга ярамый; Әйе, кешеләрне бервакытта да рәнҗетергә ярамый һ.б.- Выбирай, пиши нужное!!!) Минем фикерләрем белән һәрбер кеше килешер иде дип уйлыйм.

 

Инша язарга өйрәнәбез

 

Бирелгән текстка нигезләнеп, сочинение язу — шул тексттан алынган өзекнең мәгънәсен ачып, шул турыда фикер йөртеп язылган эш. Бу сочинениенең төп эчтәлеге — тексттагы мәгълүматны анализлау (эчтәлеген сөйләү түгел!)

Сочинение өч өлештән тора:

  • кереш(тезис)
  • төп өлеш (дәлилләр һәм мисаллар)
  • йомгак (нәтиҗә).

Бу өлешләрнең берсе сочинениедә булмаса, хата санала һәм балларны югалтуга китерә.

Сочинениене кереш-тезистан башларга кирәк. Ул — исбатланырга тиешле фикер. Сочинениенең күләме зур булмаганга, тезиста тексттан алынган өзекнең мәгънәсе кыскача, 1-2 җөмлә белән генә формалаштырыла. Җөмләләрне күбрәк тә кулланырга ярый, ләкин керешнең күләме төп өлешнең күләменнән азрак булырга тиешлеген онытмагыз.

 

Керешне язганда, түбәндәге сүзләр тезмәсеннән файдаланырга мөмкин:

  • Текстның соңгы юлларының мәгънәсе безгә … аңлата.
  • Текст «…» сүзләре белән тәмамлана. Минемчә, … турында әйтелгән.
  • Әлеге текст авторы укучыларны … мәсьәләсе турында фикер йөртергә чакыра.
  • Минемчә, бирелгән өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Ул … аңлата.
  • Бу өзектә автор … турында сөйли.
  • Мин бирелгән өзекнең мәгънәсен түбәндәгечә аңлыйм: …

Минем фикеремчә, миңа калса кебек кереш сүзләрне куллану да урынлы, ләкин артык күп файдаланмагыз.

 

Кереш өлешенә мисаллар:

  1. Минемчә, Г.Бәширов әсәреннән алынган өзектә 1111бирелгән фикер кешеләрнең табигатькә төрле мөнәсәбәтен чагылдыра.
  2. Камилнең әтисе үзенең фикерен: «Аның каравы, урманны күңел күзе белән карарга өйрәндең. Ә кош оясын күрергә кирәкми дә», дип тәмамлый. Минем уйлавымча, бу сүзләр табигатькә булган мөнәсәбәтеңне яңача бәяләргә этәрә.

Төп өлеш күләме ягыннан кереш һәм йомгактан зуррак була. Сочинениенең бу өлешендә текстны сөйләп чыгудан, темага туры килмәгән мәгълүматларны язудан качарга кирәк. Төп өлештә үз фикереңне логик дәлилле һәм стилистик хаталарсыз язу осталыгы күрсәтелә. Тезиста чагылган фикернең дөреслеге дә төп өлештә дәлилләнә. Моның өчен, текстны берничә тапкыр укырга, аның темасын (текст нәрсә турында?), идеясен (автор нәрсә әйтергә тели?) билгеләргә кирәк. Гадәттә, текстның идеясе нәкъ менә бирелгән өзектә чагыла. Тексттан, бу идеяне дәлилли торган җөмләләрне табып, аларның мәгънәсен үз сүзләрегез белән аңлатып язарга кирәк. Бу — эчтәлек сөйләп чыгу гына түгел, ә фикер йөртү һәм текстны анализлау икәнен онытмагыз.

 

Төп өлештә ике дәлил булырга тиеш, һәм һәр дәлилне берәр мисал белән расларга кирәк. Мисаллар икедән дә ким булмаска, бирелгән текстка карарга, төрле дәлилләрне расларга, һәр мисал бирелгән дәлилгә туры килергә тиеш. Дәлилгә туры килмәгән мисал исәпкә алынмый.

Сочинениедә мисалларны 3 төрле ысул белән формалаштырырга мөмкин.

  1. Бик озын булмаса, җөмлә цитаталана. Бу очракта җөмләне куштырнаклар эченә алырга кирәк.
  2. Кайбер очракларда җөмләне тулысынча цитата итеп биреп булмый. Төшереп калдырылган сүзләр урынына күпнокталар куярга кирәк.
  3. Мисалларны җөмләнең санын күрсәтеп тә формалаштырып була. Бу — җөмлә бик озын булганда кулланыла торган ысул. 

Мисалларны формалаштырганда, түбәндәге сүзләр тезмәсен файдаланырга ярый:

  • Әйтелгәннәрне раслау өчен, текстның … җөмләсенә игътибар итик.
  • Бирелгән дәлилне текстның … җөмләсендәге мисал белән расларга мөмкин.
  • Бу нәтиҗәнең дөреслеген … җөмлә мисалында расларга мөмкин.
  • Нәтиҗәләремне раслау өчен, укылган тексттагы … җөмләдән мисал итеп китерәм.
  • … җөмлә … турындагы фикерне раслый.

Йомгак күләме ягыннан төп өлештән зур булмаска тиеш. Бу өлештә нәтиҗә ясала, әйтелгәннәр гомумиләштерелә, эш тәмамлана. Нәтиҗә кыска, ләкин эчтәлеге ягыннан тирән, алда әйтелгәннәр белән логик бөйләнешле булырга, тезис һәм дәлилләргә мәгънәсе белән каршы килмәскә тиеш. Йомгакны шулай итеп, димәк, шулай булгач, алдагыларга нәтиҗә ясап һ.б. сүзләр белән башларга мөмкин.

Кайбер йомгак үрнәкләрне карап үтик:

  1. Шулай итеп, Г.Бәширов табигатьне саклау кебек җитди проблемалар турында яза
  2. Димәк,  текстның авторы дуслыкта ышаныч һәм бер-береңне аңлау мөһимлегенә ышандыра. Дуслар белән ихлас булырга өнди.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Оставить комментарий