Мәкальләр

Сүзне тыңлый белү

  • Сөйли белсәң, тыңлый да бел!
  • Суның башы болактан,

Сүзнең башы колактан.

  • Сүз бер, колак ике.
  • Сүзне тыңлаганга әйт.
  • Үзең сөйли башлаганчы, кеше сүзен тыңлап бетер.
  • Һәр әйткәнне тыңлама,

Һәр белгәнне сөйләмә.

  • Бар да сөйләгәндә берәү дә ишетми.
  • Белдеклегә бер әйтсәң дә колагының эчендә,

Белдексезгә биш әйтсәң дә колагының тышында.

  • Әйткәнне тыңла,

Сөйләгәнне аңла!

  • Кешенең сүзен өзмә.

Ата-ана, аларга хөрмәт

  • Алтын канат атаң бар, көмеш садак анаң бар.
  • Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.
  • Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.
  • Ата-ана теләге
    Утка-суга батырмас.
  • Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.
  • Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,
    Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
  • Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр.
  • Ата аркасы — кала аркасы.
  • Ата — беләк,
    Ана — йөрәк.
  • Ата — җизнә,
    Ана — казна.
  • Ата — йортның матчасы,
    Ана — йортның өрлеге,
    Балалар — стенасы.
  • Ата йөрәге — таудан өлкән,
    Ана йөрәге — диңгездән тирән.
  • Атаның каны, ананың сөте.
  • Атаң-анаң — чын дусың,
    Дус-ишләрең — юлдашың.
  • Атаң кебек кешегә тел озайтма.
  • Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.
  • Атаңны башыңда тот,
    Аңаңны учыңда тот!
  • Ата өчен улы җан бирсә, улга дан.
  • Ата сүзен тыңламаганны, атауга ыргытканнар, ди.
  • Атасы барның бәхете бар.
  • Атасын алдаган илен дә алдар.
  • Ата угылының үзеннән шәбрәк булуын тели.
  • Ахмак малай ата-анасын үзенә дошман дип уйлый.
  • Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама!
  • Аю да баласын «йомшагым» ди.
  • Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: бере ата, бере ана, бере карендәш.
  • Әти тунын күтәреп кисәң, тап-таман.
  • Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.
  • Йомырка тавыкны өйрәтми.
  • Мөгезен кем сындырганны болан онытмас,
    Атасын кем хур иткәнне олан онытмас.
  • Үзең бел, ата-анаңа киңәш ит.
  • Ымны белмәгән нине белсен?
    Атасын белмәгән кемне белсен?
  • Эт атасын танымас.

Ана

  • Ана дигән хәзинә.
  • Анаңдай ана булмас.
  • Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да бурычыңны кайтара алмассың.
  • Анаң хәерче булса да аңардан китмә.
  • Ана — шәфкать диңгезе.
  • Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.
  • Анасыз корт бал җыймас, бал җыйса да мул җыймас.
  • Анасыз корт ил булмас.
  • Анасына өргән эт бүре авызына төшәр.
  • Суга ага башлагач, бабай да: «Әнием!» дип кычкырган.
  • Әни суккан авыртмый.
  • Әнкәм йорты алтын бишек.
  • Йорт анасы белән корт анасы бер.
  • Мең нәнкә дә бер әнкәне алыштыра алмас.
  • Өйнең яме ана белән.
  • Туган ана бер, туган Ватан бер.
  • Үз анаңны яратсаң, минекен мыскыл итмә.
  • Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламас.

Тел, сүз

  • Акыллының теле күңелендә,

Тиленең акылы телендә.

  • Акылы кысканың теле озын.
  • Ана баланы ике кат тудыра:

Бер кат — тән биреп! Икенче кат — тел биреп!

  • Анам биргән туган тел,

Атам биргән корал тел.

  • Ана мәм биргән,

Ана тән биргән, Ана сөт биргән, Ана тел биргән!

  • Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас.
  • Бик татлы булма кабып йотарлар,

Бик ачы булма — төкереп ташларлар.

  • Аягы пычрак — өй пычратыр,

Теле пычрак — кеше пычратыр.

  • Берәүнең кулы эшли,

Икенченең теле эшли.

  • Бер телдә ун хикмәт,

Ун телдә йөз хикмәт.

  • Бит күрке күз,

Тел күрке сүз.

  • Дөньяда иң татлы нәрсә дә — тел,

Иң ачы нәрсә дә — тел.

  • Әдәп башы — тел.
  • Әйткәннән тел калмас.
  • Әйтмәс җирдә авызың тый,

Кычытмас җирдә кулың тый.

  • Җабага тайның бете ачы,

Әшәке кешенең теле ачы.

  • Иле барның теле бар.
  • Иң татлы тел — туган тел,

Анаң сөйләп торган тел.

  • Инсафлының теле саф.
  • Йомшак телле бәрән ике ананы имә.
  • Кеше күрке йөз;

Йөзнең күрке — күз, Уйның күрке — тел, Телнең күрке — сүз.

  • «Кеш» дип әйтергә теле юкның күзен карга чукыр.

(Тел ул үзеңне яклау коралы булып та хезмәт итә, дигәннән.)

  • Күңеле турының теле туры.

(Төрдәше: «Күңеле расның теле рас».)

  • Озын тел елан: авыздан чыкса, муенга урала.
  • Сакауның телен әнисе белер.
  • Оста барда кулың тый,

Белгән барда телең тый.

  • Сакау сакауны үчекли.
  • Сиңа бирелгән ике колак, бер тел:

Ике тыңла, бер сөйлә, калганын үзең бел.

  • Сөяксез тел ни димәс.
  • Сүз бер көнлек, тел гомерлек.
  • Татлы тел тәхет били.
  • Татлы тел тимер капканы ачар.
  • Тел — ананың теләге,

Тел — ананың баласына иң кадерле бүләге.

  • Тел белән әйтмичә, бармак белән төртеп булмый.
  • Тел белмәгән теленнән абыныр.
  • Телгә сак бул!
  • Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар. Белгәннәр чумып алыр, Белмәгән коры калыр.

  • Теле белән күктәге айны йөртә белгән,

Кулы белән казандагы майны эретә белмәгән.

  • Теленә салынган,

Эшендә абынган.

  • Телең белән күңелеңне бер тот.
  • Телең белән узма,

Белем белән уз.

  • Телең белән фикер йөртмә,

Уең белән фикер йөрт.

  • Телеңне тезгендә тот,

Этеңне чылбырда тот!

  • Телеңне тыйсаң, тыныч булырсың.
  • Телне каләм саклый.
  • Телең ни әйтсә, колагың шуны ишетер.
  • Теле озын булмаганның гомере озын булыр.
  • Теле озын кешенең акылы кыска булыр.
  • Теле пычракның күңеле пычрак.
  • Теле татлының дусы күп.
  • Теле чибәрнең үзе чибәр.
  • Теле юкны тигәнәк талар.
  • Тел күңелнең көзгесе.
  • Тел — кылыч: тиешсез җирдә тый, тиешле җирдә кый!
  • Телделәр халык булып дөньяга чыккан,

Телсезләр балык булып дәрьяда калган, Бакылдыклар бака булып баткакта яталар, ди.

  • Телләр белгән — илләр белгән.
  • Тылмач үз җавабын үзе табар.
  • Телне тешләп өзеп булмый,

Сөйләми дә түзеп булмый.

  • Тел өчен теш төбенә утырталар.
  • Тел ташны эретә.
  • Тел Теләчегә барып кайта. (Теләче — Казан арты район үзәкләреннән берсе.)
  • Телчән теленнән табар.
  • Тәмле дә тел,

Тәмсез дә тел.

  • Төче коймак пешергән кешегә бар, төче телле кешегә барма.
  • Төче коймак тиз кикертә.
  • Туган илем — иркә гөлем,

Киңдер сиңа күңел түрем.

  • Туган телем — үз телем,

Туган илем — үз көнем.

  • Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр.
  • Туры телем таш ярыр.
  • Ул да яхшы, бу да яхшы,

Ашаган чакта бар да яхшы, Баш коткарган тел дә яхшы.

  • Үткен тел — бәхет,

Озын тел — бәла!

  • Һөнәр алды — кызыл тел. (Кызыл тел — оста, матур тел, димәк.).

Дәшми калу

  • Авыздагы сүзгә син ия,

Авыздан чыккач, сүз ия.

  • Бөтенләй сөйләшмәсәң, телсез булырсың.
  • Бакалар бакылдаганда дәшми тору яхшырак.
  • Дәшмәү — ризалык билгесе.
  • Дәшми торганда, җүләр дә акыллы.
  • Әйтмәс җирдә май кап!
  • Әйтсәң сүз,

Әйтмәсәң түз.

  • Күп вакытта дәшмәү җавап урынында тора.
  • Күркә ун күкәй салса да дәшми, тавык берне салса да күрше авылга ишетелә.
  • Эндәшмәгән кешегә тау эндәшми.
  • Сөйләргә дә бел,

Тик торырга да бел!

Кеше, аның рухи йөзе, холыклар Холыклар

  • Агач беленә җимешеннән,

Адәм — кыланмышыннан.

  • Башта холык тап, аннан гыйлем.
  • Иркенлек турылыкта,

Күркәмлек холыкта.

  • Ишәкнең иярен алыштырып кына холкын алыштыралмассың.
  • Кешене беләсең килсә, холкына кара,

Баланы беләсең килсә, уенына кара.

  • Кеше холкын күзәт, үзеңнекен төзәт.
  • Күп исле гөлләр арасында бер иссез гөл исле булган,

Күп иссез гөл арасында бер исле гөл иссез калган.

  • Күркәм кием — тән зиннәте,

Күркәм холык — җан зиннәте.

  • Күркәм холык — изге юлдаш.
  • Үзе җайлының авызы майлы.
  • Үзең ятык булсаң, эчкәнең катык булыр.

Үзең кыек булсаң, эчкәнең сыек булыр.

  • Һәркемгә үз холыгы яхшы күренер.
  • Чәчәкнең матурлыгы берни түгел, хуш исе булмаса.
  • Яхшы холык дошманыңны дус итә.

Үз сүзлелек, үҗәтлек, кире беткәнлек

  • Алдыннан килсәң сөзә,

Артыннан килсәң тибә.

  • Аяз-аяз көннәрдә

Алма җыя Котбетдин; Явым-явым көннәрдә Печән җыя Котбетдин.

  • Аяклыга юл бирмәс,

Авызлыга сүз бирмәс.

  • Бакасы аяга, кысласы артка тарткан,

Аяк-куллары карышып каткан.

  • Бүре бәйләүгә күнмәс,

Дуңгыз әйдәүгә килмәс.

  • Әйткән саен мыркылдый,

Баскан саек шыркылдый.

  • Әйтмәсәң белмәс, дәшсәң килмәс.
  • Иренчәккә чигенчәк тап булыр.
  • Ишәк алга тарта,койрыгы артка тарта.
  • Ишәк койрыгы үсми, кире дә чүкми.
  • Ишәк игә килмәс.
  • Ишәк ишәклегенә барыр.
  • Йөгәнне тискәре элмә, урынсызга түңкәрелмә.
  • Кәкренең күләгәсе дә кәкре.
  • Кире беткән кирегә сукалар.
  • Кире беткән капка бар өстеннән койма аркылы чыгар.
  • Кире кирегә саплар.
  • Кире киткән — киртә сүткән.
  • Кире киткән — кысла булган.
  • Кире киткәннең сакалы киңгердегеннән чыга, ди.
  • Кире киткән үрдәк күлгә арты белән чумар.
  • Күргәнне киреләгән җиңгән, ди.
  • Күңелләре киренең туннары тире,

Туннары тиренең йоннары кире.

  • Каршы агачка каты чөй.
  • Каршы адәм уен бозар, тинтәк адәм җыен бозар.
  • Карышканның карыны ач.
  • Кырысланган эт кырын карап йөгерер.
  • Кырык кеше бер якка, кырын кеше бер якка.
  • Кырын кеше кырыгында таз була, ди.
  • Синеке дөрес, су үргә таба ага…
  • Син сөйлисең Пирегә, Пире сөйли кирегә.
  • Син тартасың табакка, ул тарта (башын) тагаракка.
  • Стенага аткан борчак кире кайтыр да үзеңә бәрелер.
  • Тешләшкән атның артыннан үт,

Тибешкәннең алдыннан үт.

  • Тыңлаусызны җибәрсәң, тыңлый-тыңлый үзең барырсың.
  • Үҗәт белән юләр бер.
  • Үҗәт күзен бирсә дә, сүзен бирмәс.
  • Үҗәтнеке. бер элгәре, биш кире.
  • Үҗәтнең үз сиксәйе сиксән, кешенеке йөз алтмыш.
  • Үзе тискәренең йөзе тискәре.
  • Үзсүзле — үгез күзле.
  • Үзсүзле үз сүзен өскә чыгарам дип аста калыр.
  • Чөгем-чөгем дигән саен чөгем кире сикерә.
  • Юл куйган ярпайган,

Карышкан картайган.

  • Юньсезне табынга тартсаң, табакны түнтәрер.
  • Этнең башын табакка салсаң, тәгәрәп төшәр.
  • Эт эткә, эт койрыкка кушар.
  • Этнең койрыгын турайталмассың.
  • Этнең чапканын да, юртканын да белмәссең.

Нәфес, азгынлык

  • Адәм җәй булса кышны тели, кыш булса җәйне тели.
  • Аръяк яр һәрвакыт ямьлерәк күренә.
  • Йөземне аша, бакчасын сорама.
  • Кеше кулындагыга ымсынган, үз кулындагысы ычкынган.
  • Кәбестәне сакларга кәҗәгә тапшырмыйлар.
  • Нәфесеңә хуҗа бул!
  • Нәфесне нигә өйрәтсәң, шуны куар.
  • Нәфес ни теләми, холык җибәрми.
  • Сәбәп сәбәптән узмый, нәфес гадәттән узмый.
  • Этнең акылсызы коймакка нәфсен сузар.
  • Эт янында сөяк ятмас.

Эш үткәч үкенү

  • Балыкның ауга эләккәч акылы башына килә.
  • Иртәгә үкенерлек эшне бүген эшләмә.
  • Тауга менгәч сусавыңнан ни файда?
  • Терсәкне бик тешләр идең дә җитми.
  • Үткән эш кайтмый, үкен син, үл, ела! (Г. Тукайдан халыклашкан).
  • Эч бер дә юкка пошмый.
  • Эш үткәч үкенүдә ни файда.

 

Белем-гыйлем, уку-язу, галим-наданнар турында Белем-гыйлем

  • Ата белеге белән адәм адәм булмас, әгәр үзе белмәсә.
  • Аю беләгенә ышана,

Адәм белегенә ышана.

  • Белем белен ашата.
  • Белемдә бәхет,

Белемсезгә дөнья ләхет.

  • Белемдә көч.
  • Белем йөрәккә куәт.
  • Белемлекнең чиге юк.
  • Белем тәҗрибәдән туа.
  • Белем һәр куркынычны җиңә.
  • Беләктән белек көчле.
  • Белем — нур, белмәү — хур.
  • Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.
  • Дөньяда иң зур байлык — белем.
  • Дөнья яктыра көн белән,

Адәм яктыра белем белән.

  • Җиде йортның телен бел,

Җиде төрле белем бел.

  • Икми иген шытмас,

Өйрәнми белем йокмас.

  • Яшьлегеңдә белем ал, картайганда сарыф кыл (тот, куллан).
  • Кул кыла алмаганны, белем кыла.
  • Акыл — тузмас кием,

Гыйлем — корымас кое.

  • Ачыйк күзебезне, хур итмәсеннәр үзебезне.
  • Бу заманда гыйлемсез, фәнсез кеше — җансыз-тәнсез кеше.
  • Гыйлем — акылның яртысы.
  • Гыйлем алу — инә белән кое казу.
  • Гыйлем — ау,

Язу — бау.

  • Гыйлем ашарга сорамас, ашарга бирер.
  • Гыйлем булмаганда, бар акыл да юк була.
  • Гыйлем дәрәҗәсе — дәрәҗәләрнең иң олысы.
  • Гыйлем китапның эчендә дә, тышында да була.
  • Гыйлемнән башка гамәлең юк,

Әйләнергә дә әмәлең юк.

  • Гыйлемнән зур хәзинә юк.
  • Гыйлем өйрәнү — бишектән ләхеткә чаклы.
  • Гыйлемсез бер яши,

Гыйлемле мең яши.

  • Дөньяны яуларга омтылма, аның гыйлемен яуларга омтыл.
  • Дөнья тулы гыйлем,

Башыңда калганы белем.

  • Адәм баласы көмеш,

Гыйлеме булса — алтын.

  • Җирнең нуры кояш, кешенең нуры гыйлем.
  • Син карышмасаң, гыйлем карышмый.

Китап

  • Китап — белем чишмәсе.
  • Китап галим — телсез мөгаллим.
  • Китапның белмәгәне юк.
  • Китапсыз өй — ишәк абзары.
  • Үзеңнең надан икәнеңне беләсең килсә, күп китап укы.

Уку-язу

  • Безне адәм иткән — уку,

Адәмне алга илткән — уку.

  • Гыйлем акчага килми, тырышлык белән килә.
  • Ерактагы укып беленә, якындагы күренә.
  • Заман хәзер шундый заман:

Укымаган эттән яман.

  • Күп укыган күп белер.
  • Кояш җирне яктырта, уку мине.
  • Уйламый уку — аңгыралык,

Укыганда икенчене уйлау — саңгыраулык.

  • Уку — күңел нуры,

Укымый калган — кеше хуры.

  • Уку каты булса да җимеше татлы.
  • Уку — очкан кош,

Язу — тозак.

  • Укусыз белем юк,

Белемсез көнең юк,

  • Уку төбе — туку (кат-кат әйтеп күңелгә сеңдерү).
  • Укы да бел, уйна да көл,

Уйнавын уйна, Йомышны да уйла.

  • Укыдым дип әйтмә, аңладым дип әйт.
  • Укып белү бер башка,

Күреп белү бер башка.

  • Укысаң белерсең,

Укымасаң бөләрсең.

  • Эшләми укуның кадерен белмәсәң, эшли-эшли укырсың!
  • Аюга акыл өйрәткән таяк,

Аңкауга (аңгыра) акыл өйрәткән сабак.

  • Бүгенге сабакны белмәсәң, иртәгәге сабакны бигрәк тә белмәссең.
  • Кайда мәктәп ачылса — анда төрмә бикләнә.
  • Мокытны кырык ел укыт — барыбер мокыт.
  • Табак килсә, сабак куй,

Сабак килсә, табак куй (аш табынга килгәч, уку белән ашауны бутап йөрмәскә).

  • Тук корсак сабакка чукрак.
  • Уйна да көл, әмма сабагыңны бел.
  • Ялкау шәкертнең китабы керләнми.

Язу-хат

  • Акка кара төшсә югала
  • Ат җитмәс җиргә хат җитмәс.
  • Бармак белән каткан җирне казып була,

Әлифбасыз (алфавитсыз) язып була (Г. Тукайдан Дурак мәкальләшкән).

  • Бирге урамда язганын аргы урамда үзе дә танымаган.
  • Әйткән сүз очар җилгә,

Кул белән кәгазь калыр илгә (язган сүз калыр илгә, диләр).

  • Кәгазь — дәрья, каләм — көймә.
  • Кәгазьнең йөзен агарткан кара язу.
  • Каз канаты кавырсын,

Хаты килсә алырсың.

  • Каләм белән язганны кылыч белән дә боза алмассың.
  • Каләм кылычтан үткен.
  • Каләм өйрән, каләм изгегә тартыр;

Каләм тоткан кешенең зиһене артыр.

  • Каләм тоткан әрәм булмас.
  • Өч наданга алмашынмас бер язу белгән кеше;

Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич кеше булган кеше (Г. Тукайдан мәкальләшкән).

  • Ун кат укы, бер кат яз.
  • Яза-яза язу остасы булалар.

Укыган белән укымаган кеше

  • Бер укыган кешегә ике укымаганны бирсәләр дә алучы юк.
  • Бүләк зур булмас,

Укыган кеше хур булмас.

  • Күп яшәгән ни белер,

Күп укыган — шул белер.

  • Укыган ил узар,

Укымаган ил тузар.

  • Укыганмы? — димә, укыганын күңелеңә тукыганмы? — диген.
  • Укыганның бите — көн,

Укымаганның бите — күн.

  • Укыган укыр,

Укымаган күрә сукыр.

  • Укыган уңар,

Укымаган туңар.

  • Укымаган бер телле,

Укыган ике телле.

  • Укымаган күзлене укыган сукыр җиңгән.

Галим

  • Атай гыйлеме белән галим булып булмый.
  • Галим белгәнен әйтер,

Ахмак җиңгәнен әйтер.

  • Галим булу җиңел, адәм булу читен.
  • Галим булсаң, галәм синеке.
  • Галим булып кем туган?
  • Галим кешене кадерләргә онытма!
  • Галимнең күңеле океан диңгезе.
  • Галимнең сүзе гомерең үткәнче,

Наданның сүзе ишектән чыкканчы.

  • Галим үләр — сүзе калыр,

Йөргән җирендә эзе калыр.

  • Кеше яңлыша-яңлыша галим булыр.

Надан

  • Берни белмәгән кеше һәрвакыт боек булыр.
  • Ишәкнең дәлиле йөгән.
  • Мескен ишәккә һәркем менә.
  • Надан белмәсә дә кычкыра.
  • Наданга фикер әйтеп бактың ни —

Эт муенына энҗе-мәрҗән тактың ни!

  • Надан кеше — сукыр тавык.
  • Надан кеше сукырдан яман;

Ялкау кеше барыннан да яман.

  • Надан кеше — яман кеше.
  • Надан кулыннан су эчмә,

Тере суы булса да.

  • Надан наданны сөяр,

Галим галимне сөяр.

  • Наданның аяк баскан җирендә үлән корыр.
  • Наданның сүзе вакытсыз кычкырган әтәч кебек.
  • Надан ташка утырган — таш ташка утырган.
  • Надан үзеннән башка беркемне дә сөймәс.
  • Наян кеше — төлке кеше,

Надан кеше — көлке кеше.

Галим белән надан

  • Бер галим йөз наданны җиңәр.
  • Галим белен надан аермасы — карга белән былбыл аермасы.
  • Галим белсә дә сорый, надан белми дә, сорамый да.
  • Галим кеше үлсә дә терек,

Надан кеше йөрсә дә үлек.

  • Галимнең бер көне, наданның бөтен гомеренә тора.
  • Галим уйлар,

Надан ышаныр.

  • Йөз надан бер галимнең тырнагына тормас.
  • Надан булып туалар,

Галим булып үләләр.

  • Наданның тересе дә үлек,

Галимнең үлесе дә терек.

  • Наданлыкка ишәк кенә түзә.
  • Наданлык оят түгел, укымау оят.
  • Һәр нәрсәгә гаҗәпкә калу — наданлык галәмәте.
  • Ялкаулык, наданлык, фәкыйрьлек — бер туганнар.

Гыйлем өйрәнү

  • Гыйлем күп, гомер аз, кирәген өйрән!
  • Адәм камыт киеп өйрәнми.
  • Яшьлегеңдә өйрәнмәсәң, картлыгыңда үкенерсең.
  • Өйрәнгән җирдә калмас.
  • Өйрәнмичә чабата да үреп булмый.
  • Өйрәнү бервакытта да соң түгел.
  • Өйрәтсәң, аю да биергә өйрәнә.
  • Тутый сөйләшергә өйрәнер, кеше булалмас.

Белү. Белгән белән белмәгән

  • Азны белмәгән күпне һич белмәс.
  • «Барын да беләм» дигәнче, берен дә белмим дисәңче!
  • Белгән белешкә, белмәгән ни эшкә?
  • Белгән белән белмәгән бер түгел.
  • Белгән белән белмәгәннең аермасы дүрт төрле була имеш:

Беренчесе белә, белә икәнен дә белә; Икенчесе белә, белә икәнен белми; Өченчесе белми, белми икәнең белә; Дүртенчесе белми, белми икәнен дә белми.

  • Белгән бер кылдан да аңлар,

Белмәгән бүрәнәдән дә аңламас.

  • Белгән белгәнен эшләр,

Белмәгән бармагын тешләр.

  • Белгәнгә унике,

Белмәгәнгә утыз ике.

  • Белгәнең утыз,

Белмәгәнең туксан тугыз.

  • Белгәнеңне сорама.
  • Белгән мең бәладән котылган.
  • Белгәннән беленмәгән күп.
  • Белгән уңар,

Белмәгән туңар.

  • Белемлене бала булса да ага дип бел!
  • Белемле үлсә, кәгазьдә хаты калыр,

Оста үлсә, эшләгән заты калыр.

  • Белемсез үзе белмәс, юньгә күнмәс.
  • Белмәгәнгә гөмбә шалкан, ком талкан.
  • Белмәгәнеңне кешедән сора,

Олы булмаса, кечедән сора.

  • Белмәгәнне сорауның ояты юк.
  • Белмәү гаеп түгел, белергә тырышмау гаеп.
  • «Белмим» дип әйтмә, «теләмим» дип әйт.
  • «Белмим»нең башы авыртмый.
  • «Белмим» дию оят түгел.
  • Берәү белмәгәнен берәү белер.
  • Дөньяда белгән дә бар, белмәгән дә,

Бертигез булмыйдыр һич барча бәндә (М. Гафуридан халыклашкан).

  • Әнә, менә дигәнче, яхшы-яманны белеп кал!
  • Җил тегермәне икәнен беләм, суы каян килә икән дип әйтәм.
  • Ие шул, юкәдә икән чикләвек.
  • Ике сигез уналты икәне кем дә белә.
  • Яшьлектә белгән — ташка язган,

Картайгач белгән — бозга язган.

  • Йөзә белмәсәң, атаң буасында да батарсың.
  • Утың булмаса, күршедән сора,

Үзең белмәсәң, кешедән сора.

  • Һәр фил озын борынлы булса да,

Һәр озынборын фил булмый..

  • Һәр ялтыраган алтын түгел.

Оставить комментарий