Үзем турында сүзем

 Туган урыным: Татарстан республикасы, Яр Чаллы шәһәре

Белемем: Югары.  Яр Чаллы педагогия көллияте (2005) филология бүлеге

                                 Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты (2008) филология бүлеге

                                Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты (2009)  менеджер белгечлеге

Эш урыным:  Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты

Мәгариф идарәсе гомуми белем бирү бүлгенең баш белгече

Педагогик стаж: 12 ел

Аттестация:  Югары квалификацион категория

 Бәйгеләр: «Ел укытучысы Яр Чаллы — 2014 » бәйгесендә «Укытучы-энтузиаст» номинациясендә җиңүче

                        «Ел укытучысы Яр Чаллы — 2015» бәйгесендә лауреат (4 урын) 

                        Бөтенроссия «Туган тел» мастер-класс бәйгесенең шәһәр этабында I урын (2015 ел)

                        Бөтенроссия «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» бәйгесендә «Заманча укытучы» номинациясендә җиңүче (2017 ел)

                       IV Бөтенроссия «Я реализую ФГОС» бәйгесендә I урын (2017 ел)

Абишева 5 октября

«Татарханә»гә рәхим итегез!

Эссе

Минем  педагогик табышларым.  

      Кеше — даһи тереклекнең терәге ул,

          Мәңгелекнең иң кадерле бүләге ул.

           Табигатьнең миллион еллар сайлап-сайлап

            Чарлый торган нәфис сәнгать үрнәге ул.

Гамил Афзал

 

        Мин – укытучы. Укучыларымның терәге, аларның күңелен чарлый-чарлый, алардан сәнгать үрнәге ясау хокукы алган белгеч мин.

         Мин – укытучы, мин мөгаллим. Бу исемне йөртүем белән горурланам мин. Күпме мәгънә, күпме җаваплылык бу сүзләрдә!

        Бу горурлык хисләремне һәр дәресемә энҗе-мәрҗән сәйлән  итеп тезәм, аны самими хисләр белән тулыландырам, баетам.

       Яшь булсам да, бу энҗе – мәрҗәннәрем берничә катлы булып тезелде инде. Һәрберсенең үз сере, үз тарихы.

         Менә минем беренче сәйләнем. Мин аларны газиз ике баламның әниләре буларак туплаган тәҗрибәмә таянып тездем. Ул энҗе-мәрҗәнле сәйләнемә түбәндәге фикер яшеренгән: балаларга ныклы тәртип, әхлак тәрбиясе сеңдерәсең, нинди дә булса эшкә өйрәтәсең килсә, үзең тәрбияле бул, үзеңнең эш-гамәлләрең белән үрнәк бул!

         Мөгаллимлек хезмәтемдә бу сүзләр минем өчен юл күрсәтүче маяк, компас, таяну ноктасы!

         Икенче кыйммәтле мәрҗәнемне тезәргә миңа рус балалары белән эшләүдә туплаган тәҗрибәм ярдәм итте.

         Рус төркемнәрендә  эшләү – үзе бер тормыш бит ул. Бу төркемдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән.

         Күңелемдә мең дә бер сорау: татар телен аңламаучы, күп очракта аңларга да теләмәүче балаларга ничек Тукай теленең матурлыгын аңлатырга, алар күңеленә ничек ачкыч табарга?

         Бу сорауларга җавап табарга беренче сәйләнем ярдәмгә килде. Ул миңа:

-Укучыларың синең татар телен яратуыңны, аның белән горурлануыңны күңелләре белән тоемларга, сизәргә тиешләр. Шундый алымнар тап! Син укытучы бит! – диде.

      Максатым бар. Ә максатка ирешү юлларын табу – минем вазифам. Мин эзләнәм, уйлыйм, укыйм, киңәшләшәм…

         Һәм менә көтелгән нәтиҗә: минем рус телле балаларым дәресемә яратып йөриләр, уңышлары белән сөендерәләр.

          Минем хезмәтемдә  иң уңдырышлы технологияләрнең берсе – тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе. Бу технология шәхесне заман таләпләренә туры килә торган белемнәр җыелмасы белән коралландыруны, аны җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә әзерләүне, фән нигезләрен ныклы үзләштерүне күздә тота.

           Укучыларымның дәрсләремә яратып йөрүләренең сере нәрсәдә соң? Ә сере гап-гади хакыйкатьтә: балаларны ярату һәм аларны кызыксыдыра белү. Менә алар гап-гади, ләкин мавыктыргыч гаҗәеп алымнар.

          Әдәбият дәресендә укучылар  “Балык кылчыгы”ның ярты өлешен бәхет турындагы үз фикерләре белән, ә аскы өлешен әсәрдә автор күрсәткән мисаллар белән тулыландыралар. Ә “Алты эшләпә”алымында укучыларга үз фикерләрен белдерү, дәлилләү, бәхәсләшү мөмкинлеге бирелә. “Синквейн”, “Диаманта” алымнары дәреснең нәтиҗәсен, фикерне  төзек булмаган шигырь формасында бирергә ярдәм итә. Бу иҗадилык түгелмени? Өстәвенә фантазияләрен “Ыргытылган таш” алымы белән үстереп тә җибәрсәләр…

        Интеллект карта төзүче укучыларым өчен динозаврлар үткән заман хикәя фигыль белән ассоцияцияләнсә, казлар  билгесез үткән заман хикәя фигыль кушымчаларын (-ган/-гән,-кан/-   кән), ә кәҗәләр юклык формасы кушымчаларын (“Мә!”) әйтеп кычкыралар икән бит!

        Сүзләргә кушымчалар поезд вагоннары булып кушылалар да балаларымны фән дөньясына алып кереп китәләр.

          “Инсерт”, “Шакмак”, “Идеал”, “Кәрзин” алымнары да куелган максатыма ирешүдә көтелгән нәтиҗәләрне бирәләр. Әлеге үзенчәлекле төркемнәрдә монологик сөйләм үсергәндә кластерлар  (схемалар, терминологик модельләр, терәк сүзләр, сүзтезмәләр) куллану зур ярдәм күрсәтә. Яңа тема буенча кластерларны тулыландыру укучыларның сүзлек байлыгын арттыра.      

          Замана баласын коры сүз белән генә мавыктырып булмый хәзер. Бу өлкәдә дә эзләнүләрем уңышлы булды. Бергәләп PREZI, kahoot, crosswordlabs, learningapps программаларын кулланып презентацияләр, кроссвордлар, тестлар эшләү, чишү дә укучыларымда телне өйрәнүгә кызыксындыруны арттыра. Цифрлы белем бирү ресурсларын куллану буенча тәҗрибә – минем тагын бер энҗе-мәрҗән муенсам.

          Белгәнен башкалар белән бүлешмәгән укытучы – ярты укытучы, дип уйлыйм мин. Алдагы энҗе-мәрҗән муенсамны мин укытучыларның укытучысы буларак тезәм.  Профессиональ белем күтәрү курсларында укучы укытучылар белән тренинглар, мастер-класслар үткәреп, педагогик табышларым белән уртаклашам.

          Иң зур байлыгым, горурлыгым – барлык энҗе-мәрҗән муенсаларымны бәйләп, бергә туплап торучы – ул минем шәхси “Татарханэ” сайтым.  Сайтым бар кеше өчен дә ачык.

           Иң кыйммәтле энҗе – мәрҗәнем –  минем укучыларымның уңышы, минем туплаган тәҗрибәмне кулланучы коллегаларымның рәхмәте. Алар мине яңа уңышларга дәртләндерә, илһамландыра.

                “Гыйлем юлы-бер кадерле юлдыр, ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр. Шулай булса да, очы –бәхеткә, ахыры камиллеккә барып туктыйдыр”, — дип язган Риза Фәхреддин.

2019 нчы ел.                    

Минем тормышымда укытучы 

      Гыйлем юлы – бер кадерле юлдыр, 

      ләкин бик мәшәкатьле һәм авырдыр.

       Шулай булса да, очы — бәхеткә, ахыры

       камиллеккә барып туктыйдыр.  

                          Ризаэддин Фәхреддин

   

     

          Февраль  аеның  салкын иртәсе. Йомшак кына кар сибәли. Мин әкрен генә кышкы сукмаклардан мәктәбемә таба атлыйм, ә уйларым балачагыма алып китә…

     Балачагымның иң кадерле истәлеге – кубик Рубик…

     Берәр нәрсәне төптән уйлап фикер йөртергә кирәк булган саен кулларыма кадерле истәлекне алам. Кулларым кубик Рубик  җыя, үзем  фикер дөньясына чумам…

      …Мине укытучы иткән укытучылар кемнәр соң алар?..

     «Укытучы» сүзе минем өчен бик киң мәгънәгә ия төшенчә.  Укытучы дигәч тә күп кеше, иң беренче чиратта, мәктәптә яки университетта ниндидер фән укыта торган кешене күз алдына китерә.  Ләкин профессиональ эшчәнлеге балалар укыту белән бәйләнмәгән кеше дә укытучы була ала бит. Үзенең тормыш яки эш тәрҗибәсе белән уртаклашып,  киңәше белән ярдәм иткән кеше шулай ук укытучы булып санала, минемчә. 

     Тормышта яшәр өчен иң әһәмиятле белем биргән укытучыларым — әти-әнием.  Әти-әнием мине туган телемдә сөйләшергә,  туган җирне яратырга,    КЕШЕ булып калырга өйрәттеләр.  Аларның миңа  биргән белеме — бәя биреп бетергесез.

    Менә кубик Рубикның ак төсе.    

     Борынгылар сабый күңеле ак кәгазь – нәрсә язсаң шуны укырсың, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Ак төс минем өчен әти-әниемнең тормышымдагы роле белән тиңләшә. Бүгенге күзлектән карыйм да, гаҗәпләнеп, сокланып туя алмыйм: әти-әнием  укытучылыктан бик ерак һөнәр ияләре — гади эшчеләр булуга карамастан, киләчәктә белемле, укымышлы кешеләр генә җәмгыятьнең тоткасы булачагын бик яхшы аңлаганнар алар.  Ике канатым — әти-әнием — минем күңелемдә гомумкешелек сыйфатларны  булдыруда зур роль уйнаганнар.  Барыбызга да мәгълүм:  шәхес балалык чорында ук  формалаша, аннан соң камилләшә генә бара.  Бу турыда олуг галимебез Ризаэддин Фәхреддин: “Балачакта бирелгән тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, — дип язып калдырган. Бүгенге көндә хезмәтемдә, шәхси тормышымда, азмы-күпме уңышларым бар икән, алар өчен мин әти-әниемә чиксез  рәхмәтле.

     Кубик Рубикның сары ягы…

     Сары төс ул — күктә янган, җылы кояш төсе. Кояш төсе белән мин онытылмас укытучым — беренче укытучым — Заманова Маһирә Мәсгүт кызын тиңләр идем. Мин аны еллар узган саен сагынып искә алам, гомерем буена якты маяк итеп саклыйм. Үзенең хезмәт юлында ничә буын балаларга белем биргән, олы юлга фатихасын биреп чыгарган ул!

      Тәүге тапкыр мәктәпкә килгәч, Маһирә апа безне хәреф танырга, язарга өйрәтте. Үзе белән белем дөньясына алып керде. Аның белән бергә төрле фән баскычлары буенча югарыга күтәрелдек, тормышны күрергә, танып белергә өйрәндек. Маһирә апа язган  һәр хәреф, һәр сүз шулкадәр матур иде ки, аның хәтта бармак очларына буялган акбуры да ничектер килешеп, сабыйлар күңелен үзенә тартып тора иде кебек.

      Мин һәрвакыт аңа ошарга, аның кебек булырга тырыштым. Укытучының нәрсә эшләгәнен, ниләр укыганын дәрес буе күзәтеп утыра идем. Бигрәк тә мине укытучының нәрсә язганы кызыксындыра иде. Тәнәфес вакытларында укытучыма: «Сез нәрсә язасыз?» кебек  сораулар яудыра идем.

     Ә өйгә кайткач,  уенчыкларымны тезеп куям да дәрес укытам: «укытучы-укучы» булып уйный башлыйм. Укытучы һөнәрен,  инде үзем дә аңламыйча, Маһирә апага булган мәхәббәтем аша,  7-8 яшемдә үк яратып сайлаганмын икән.

    Ә чын мәгънәсендә укытучы булам дигән уй миңа 8 нче сыйныфта килде. Моңа татар теле һәм әдәбияты укытучым Хуҗина Гөлия Хәниф кызы сәбәпче булды.  Мин хәзер чын күңелемнән, үз һөнәремне  нәкъ менә шушы укытучымны өлге итеп, аңа ияреп сайладым дип әйтә алам.

     Бөек Тукай теленең байлыгын, аһәңлеген, газиз туган җиребезнең кадерен, белем алуның мөһимлеген безгә Гөлия Хәнифовна төшендерде. Әйе, туган тел, туган җир төшечеләреннән дә кадерлерәк ни бар соң дөньяда?! Һәр тойгы-кичереш кеше күңеленә бары тик туган теле аша гына бөтен нечкәлекләре белән барып ирешә ала. Ә туган җирнең кадерен, аңа булган мәхәббәтне, ярату хисен ана теле укытучысыннан да оста итеп кем аңлатып бирә алсын?! 

    Шуңа күрә кубик Рубикның яшел ягын мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Хәнифовна белән тиңләр идем.

    Кубик Рубик башваткычының кызыл ягын җыям. Ул дәрт, ялкынлы теләк, гашыйк булу, кайнар кан төсе. Кыскасы, дәртләндерә, рухландыра торган төс. Кызыл төс минем өчен Яр Чаллы педагогия көллиятендә, соңрак Казан дәүләт педагогик университетының Яр Чаллы филиалында  белем алу бәхете белән ассоциацияләнә. Безнең  тирән, төпле белемле укытучылар булып формалашуыбызга һәрбер остазның кулы тигән. Алардан кемнедер аерым искә алу, дөрес булмастыр. Һәрберсенә хөрмәт белән  башым иям.

     Укытучы дипломы алу — ул әле чын укытучы булу дигән сүз түгел икәнлеген мин соңрак аңладым. Үз эшеңнең остасына әйләнү өчен, еллар дәвамында чарланырга, остазларым югарылыгыңа күтәрелергә һәм шул дәрәҗәңне саклап, гел үсеп-камилләшеп торырга да кирәк.

     Беренче дәресемне бүгенгенгедәй ачык хәтерлим. Балаларның күз карашы, миңа ошарга тырышып җавап бирүләре, миңа чын укытучы итеп караулары күңелемә көч һәм дәрт өстәде.

     Беренче укучыларым мине кабул итте бит… укытучы итеп таныды… ышаныч белдерде.

     Минем мәктәп тормышым башланды…

     Мавыктыргыч эш, хезмәт күңелеңне биләп алгач, зәңгәр төс башлана торгандыр. Авырлыкларны җиңә-җиңә, эзләнә-эзләнә, хаталарны төзәтә-төзәтә, бирелеп эшлисең дә эшлисең…

    Балалар минем өчен иксез-чиксез зәңгәр күктә янган йолдызлар.

    Якты янарлармы? Томаннар артында югалып калмаслармы?… Минем эшемнең нәтиҗәсе әнә шунда күренер. Шуңа күрә минем укучыларым миңа һәрдаим үсәргә, үз осталыгымны күтәрү өстендә эшләргә, күп белергә, замана белән бергә атларга этәрәләр.

     Кызгылт сары төс — көр күңеллелек, кыюлык, тәвәккәллек төсе. Кубик Рубикның бу ягын мин “Ел укытучысы” бәйгесенә тиңләр идем. Бу бәйге минем педагогик тәҗрибәмдә бик зур роль уйнады. Әлеге бәйге барышында мин Федераль дәүләт белем бирү стандартларының белем-тәрбия бирү процессында  зур этәргеч ясавына, эшчәнлектә төп нигез булуына төшендем. Үзем өчен Тәнкыйди фикерләү технологиясен ачтым. Юкка гына, “Ел укытучысы” бәйгесенең символы, пеликан кошы да кызгылт сары төс белән уратып алынмагандыр. Кызгылт сары төс – ул иҗади шәхесләр төсе дә бит.

     …Мәктәп сукмаклары буйлап атлыйм.  Алар мине бәхетемә, шатлыгыма илтәләр.  Минем бәхет – укучыларымның КЕШЕ булып үсүе.     Тормышымны гомумкешелек сыйфатларын укучыларымда булдыру буенча эшкә багышлавым белән дә мин үземне бәхетле саныйм. 

                                                                                                                     2017 ел.

 

Минем педагогик осталыгым

«Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан

башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар

сезнең заманыгыздан башка бер заманда

                                                          яшәү өчен дөньяга килгәннәр».

                                                                                                    Р. Фәхретдин

         Заман укытучысы…  Ул нинди булырга тиеш? Заман укытучысы, минемчә, белем бирүдә федераль дәүләт стандартларын төгәл үтәп төпле белем бирүче, максатчан, яңага омтылучан, эзләнүчән, оптимист, иҗади эшләүче, фантазиягә бай, яңа инновацион технологияләрне кулланып, даими рәвештә басма һәм электрон вариантта чыккан мәгълүматлар белән танышып, замана белән янәшә баручы, ару-талуны белмичә, эш сәгатьләре белән исәпләшмичә үз халкына хезмәт итүче ул. Зур үсеш-үзгәрешләр кичереп яшәүче бүгенге җәмгыятькә киләчәктә дә Туган ил язмышы өчен җаваплы, халыкара мөнәсәбәтләр корырга әзер, конструктив һәм хәрәкәтчән, мобиль булуы белән аерылып торучы, хезмәттәшлеккә сәләтле, мөстәкыйль рәвештә сайлау карары бирә белүче, эшмәкәр, әхлаклы һәм заманча белемле кешеләр кирәкле. Димәк, хәзерге заман мәктәбе һәм укытучысы алдында санап үтелгән сыйфатларга ия булган шәхес тәрбияләү һәм үстерү бурычы тора. Бу бүгенге көннең социаль таләбе. Уку-укыту эшчәнлегебезнең төп максаты — шул бурычны үтәү дип саныйм.

          Заман мәктәбе укытучыдан аның һөнәри яктан үсешен, аерым алганда, дәрестә укучылар эшчәнлеген дөрес сайлауны таләп итә. Бу яктан миңа тәнкыйди фикерләүне  үстерү технологиясе белән эшләү ошый. Бу технология шәхесне заман таләпләренә туры килә торган белемнәр җыелмасы белән коралландыруны, аны җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә әзерләүне, фән нигезләрен ныклы үзләштерүне күздә тота. Укучыларыма төркемнәргә бүленеп эшләү бик ошый, чөнки бу вакытта гомуми, бердәм эшкә тартып, танып-белү эшчәнлеге үстерелә. Төркемдә минем укучыларым, бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар.     Балаларым актив, аралашучан, тәнкыйтьли дә беләләр; үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр. Ә бит кеше ялгышларын күрә-күрә, төзәтә-төзәтә үсешкә ирешә.

                  Рус төркемнәрендә эшләү – үзе бер тормыш.  Бу төркемнәрдә балаларның милләте дә, сәләте дә төрле. Алар белән эшләү – иҗадилыкка нигезләнгән. Баланың “чыктым аркылы күперен” төзәтү, аны булдырмау өстендә эшләгәндә “Синквейн”, “Диаманта”,  “Балык кылчыгы”, “Алты эшләпә”, “Инсерт”, “Шакмак”, “Идеал”, “Кәрзин” һ.б. алымнар көтелгән нәтиҗәләрне бирә.  Әлеге үзенчәлекле төркемнәрдә монологик сөйләм үстергәндә кластерлар (схемалар,  терминологик модельләр, терәк сүзләр, сүзтезмәләр) куллану зур ярдәм күрсәтә. Яңа тема буенча кластерларны тулыландыру укучыларның сүзлек байлыгын арттыра.  Болай эшләү укыту сыйфатын күтәрүгә булыша. 

             Укучылар көн буе бер-берсенең аркасына карап утырып, ничек сөйләшә белсен, ничек бүлдермичә тыңларга, кимсетмичә тәнкыйтьләргә өйрәнсен?! Телдән җавап бирүне камилләштерү максатыннан, яңа теманы аңлатканда һәм ныгытканда сингапур (“Куиз-Куиз-Трейд”, “Модель Фрейер”,   “Микс – Фриз – Груп”,  “Таймд Раунд Робин”,  “Тик-Тэк-Тоу”,  “Континиус Раунд Робин”, “Клок Баддис”) структураларын куллану,  укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыра, рольләрне дөрес бүләргә ярдәм итә дип уйлыйм. Урынлы кулланылган структуралар укучыларны активлаштыра, сөйләм телләрен баета, уйлата, өзлексез иҗат итүгә этәрә. Мин һәр дәрестә хезмәттәшлек мохите тудыру, эшлекле партнерларлык, үзара контроль, үзбәя, төркемдә үзара ярдәмләшү кебек гамәлләр формалаштыруга игътибар бирәм. Иҗади тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе менә шушы каршылыкларны җиңә белергә, сөйләшергә, тыңларга, белемне үзе таба белергә өйрәтү технологиясе буларак укыту-тәрбия эшчәнлегендә уңышлы кулланам. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр, арадан берсе җитәкче итеп сайлана яисә билгеләнә.

               Дәресләрдә презентацияләр куллану, интернет, мультимедия материалларыннан файдалану укучыларның кызыксынуын арттырып кына калмыйча, эшне күпкә җиңеләйтә, вакытны янга калдырырга ярдәм итә. Укучыларымның PREZI, PowerPoint, Publisher программалары белән эшләнгән презентацияләрен, иҗади эшләрен, төрле дәрәҗәдәге педагогик тәҗрибә материалларымны мәгариф хезмәткәрләре социаль челтәрендәге персональ сайтка куеп барам.

              “Туган ягым — Татарстан” дигән электив курс өчен программа төзеп, өстәмә материаллар туплау һәм аларны дәресләрдә файдалану укучыларда туган ягыбыз тарихы белән кызыксыну уяту, аны тирәнтен белү, нәселебез тамырларына хөрмәт белән карау кебек сыйфатлар тәрбияләүдә зур роль уйный.

               Укытучының иҗат лабораториясе — аның хезмәтенең бер өлеше. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты кабинеты — 2015” конкурсындагы нәтиҗәләрем моны тагын бер тапкыр раслады.

              ФДББС нигезендә балалар бакчалары укыту-тәрбия эшчәнлегенең беренче баскычы булып тора. Шуны күздә тотып, балалар бакчалары тәрбиячеләренә үз тәҗрибәмне яраклаштырып мастер-класслар үткәрәм: “Татар теле дәресләрендә синквейн алымын куллану”, “Рус балаларын татар теленә укытуда инновацион технологияләр куллану” һ.б.

              Эш тәҗрибәсе… Билгеле ул минем бик аз.  Ике ел гына… Шулай  булуга карамастан, укучыларым шәһәр һәм республика бәйгеләрендә актив катнашып җиңүче исеменә лаек булалар. Үзем “Ел укытучысы 2014” бәйгесендә “Укытучы-энтузиаст” номинациясендә җиңү яуладым. Бүгенгесе көндә үзем  республика укытучыларына квалификация күтәрү курсларында “Тәнкыйди фикерләүне үстерү технологиясе” темасы буенча  тренинглар, мастер-класслар үткәрәм.

             Бүгенге көн шәхестән актив тормыш позициясендә  булуны таләп итә. “Anoixi”  этнографик яшьләр театры, “Сарасвати” һинд биюләре студияләренә йөрү — укучыларым, хезмәттәшләрем алдында  күпкырлы шәхес буларак ачылырга ярдәм итә.

             Тагын бер кат басым ясап әйтергә теләгән фикерем белән сүземне йомгаклыйсым килә: укытучы, даими рәвештә һөнәри белемен камилләштерүче. Чөнки җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара. Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә: “һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән кешенең генә киләчәге өметле була” —  дип, яшим мин бу дөньяда. 

                                                                                                                                2014 ел.

 

 

Оставить комментарий