Хайваннар турында шигырьләр

Безнең урманда 

Ленар Шәех

Безнең серле урманда

Әллә ниләр бар анда!

Нәрсәләр барын күрик:

Урман эченә керик!

АЮ

Олы тәпие белән

Бал ашарга ярата

Хәвеф килсә үкерә, 

Кыш көне йоклап ята.

БУРСЫК

Бурсык сак кына атлый, 

Бал, гөмбә, җиләк ашый.

Берүзе, җирне казып, 

Бик тирән оя ясый.

БҮРЕ

Яхшы ишетә, күрә, 

Исне дә бик тиз сизә.

Улап, ауга чакыра_

Төнге урманны гизә.

КАБАН ДУҢГЫЗЫ

Дуңгыз гына булса да, 

Гайрәте ташып тора.

Азык эзләгән чакта

Борын белән җир ера.

КЕРПЕ

Куе үлән эченнән

Үрелеп алга карый.

Алма, гөмбә ташырга, 

Дошманнардан качарга

Энәләре бар, ярый.

КӨРТЛЕК

Кыш көне көрткә чума, 

Кар эчендә төн куна.

Җәен комда коена —

Матур кош бит ул шуңа.

КУЯН

Куаклар арасыннан 

Куркып кына чыга да

Кинәт сикерә, чаба…

Һәм күздән дә югала.

ПОШИ

Агач ботагы ашый

Олы мөгезле поши.

Кыш көне кар өстендә

Ял итү аңа ошый.

СЕЛӘҮСЕН

Куе урман эчендә

Берьялгызың йөрмә, ди…

Үткен тырнак селәүсен

Агач буйлап үрмәли.

ТИЕН

Тиен агача башыннан

Җитез генә сикерә.

Чикләвек, гөмбә җыеп, 

Куышына китерә.

ТӨЛКЕ

Урман күрке ут төлке

Тычканнарны үз күрә.

Әнә, агач төбенә

Ачык җирән төс керә…

ТУКРАН

Агачны тукылдатып, 

Тазалыгын тикшерә.

Корткыч тапса, аларны

Пыран-заран китерә.

ЯБАЛАК

Ябалак ауга чыга

Төн пәрдәсе ятуга.

Агач башына кача

Сызылып таң атуга.

Оставить комментарий