Гади дә, катлаулы да…

Табынга утыргач, иң элек гәүдәңнең торышына игътибар итәргә кирәк. Табын ничек кенә хшы әзерләнгән булмасын, анда утыручылар никаәр генә матур киенгән булмасыннар, аларның теләсә ничек, тәртипсез утырулары табынның ямен җибәрәчәк.
Табында аркаң белән урындык артына сөялебрәк, туры утырырга, гәүдәңне киереке тотмаска кирәк. Урындыкны өстәлгә якын ук китереп куярга ярамый, юкса сездә терсәкләрне өстәлгә салу теләге туачак. Бик үк ерак утыру да ярамый, чөнки ашаганда авызга кабасы ризыкны идәнгә төшереп җибәрүегез бар. Шушы киңәшләрне тотсагыз сезгә бик җайлы булачак, табын янындагы хәрәкәтләрегезнең табигый булуын үзегез үк сизеп торачаксыз.
Кайчакта табын янында кулларыңны кая куярга белмисең. Кулларыңны йөзеңнән ераграк тоту яхшырак. Чәчләрегезне төзәткәләп утырмагыз, күп төрле проблемалар белән борчылып яшәвегезне күрсәтәсегез килгәндәй, маңгаегызны ышкымагыз ниндидер фикер иясенә охшарга теләгәндәй, иягегезгә таянмагыз.
Ашаганда терсәкләрне өстәлгә куярга киңәш ителми, чөнки бу очракта сезгә тәлинкә өстенә бөгелергә туры киләчәк, киң итеп җәелгән кулларыгыз исә күршеләрегезгә комачаулаячак.
Кешеләр салфеткалардан моннан ике мең еллар чамасы элек файдалана башлаганнар, диләр. Шулай да кайбер кеше өстәлдә үз алдында ап-ак итеп крахмалланган салфетка күргәч аптырап кала, яисә ул салфетканың барлыгына гомумән игътибар итми. Кайбер кеше, табынга утыргач, салфетканы бер очыннан тотып алып, җәһәт кенә җәеп җибәрә дә белдекле кыяыәт белән аны биленә яки изүенә кыстырып куя.

Оставить комментарий