Ник Вуйчичның 20 көчле цитатасы

Ник Вуйчич бик сирәк очрый торган чир белән туа. Тумышыннан бирле аның аягы һәм куллары булмый. Ник Вуйчич бик озак вакытлар бернәрсәгә дә карамый бәхетле булырга тырыша һәм ул моңа ирешә. Бүгенге көндә аның кыюлыгы үзе кебек чирле кешеләргә генә түгел, ә сау-сәламәт кешеләргә дә өмет бүләк итә.

1. Сезгә дуслар кирәк булса, үзегез дус булырга өйрәнегез. Өметкә мохтаҗ булганда башкаларга өмет бүләк итегез. 

2. Әгәр сезгә ишекне ачмыйлар икән, берьюлы берничә ишекне шакыгыз. 

3. Без барыбыз да тирә-юньдәгеләрдә начар һәм камил булмаган якларны таба алабыз. Ләкин мин алтын бөртекләрен эзләргә яратам. 

4. Үз-үзеңне шулай тот: сине үз гамәлләрең шатландырсын һәм илһамландырсын.

5. Без максатка ирешеп яисә берәр әйбер сатып алып кына үзебезнең бәхетле буласыбызны көтеп ятарга тиеш түгел. Бәхет безнең белән һәрвакыт булырга тиеш. Аңа ирешер өчен без һәрвакыт рухи, психологик, эмоциональ һәм физик гармониядә яшәргә тиешбез. 

6. Бөтен сорауга да җавапларны шунда ук табып булмавын аңларга тырышыгыз. 

7. Сез үз-үзегезне кабул итәргә әзер булмаганда башкаларны тәгаен кабул итмәячәксез һәм аңламаячаксыз. 

8. Дөньяда миңа тимәгән бик күп авырлыклар бар. Мин ышанам, минем тормышым, башкаларныкына караганда, мең тапкыр рәхәтрәк.

9. Ярдәм сорарга ярый һәм кирәк икәнлеген мин бик иртә аңладым. Сез сау-сәләмәт булсагыз да, тормышта үзегез генә башкарып чыга алмаслык эшләр бар. 

10. Үзегез яшәгән тормышның азагы турында уйланып карагыз һәм, шуннан соң, әлеге ноктага килеп җиткәч, бернигә дә үкенерлек булмасын өчен продуктив яши башлагыз.

11. Синең кем булу-булмавыңа карап, нинди эш башкара ала-алмавыңа карап чын мәхәббәт югалмый. Ихлас мәхәббәт туп-туры йөрәккә юнәлгән!

12. Нинди генә каршылыкларга юлыгырга туры килсә дә, аларның уңай якларын күрә һәм таба белегез. 

13. Чынбарлыкны, тормышны ерактан идарә итү пульты белән контрольдә тотып була дип кабул итегез. Әгәр сезгә караган программагыз ошамый икән, сез шунда ук пультыгызны кулыгызга аласыз һәм кирәк программага басасыз. Тормышка мөнәсәбәт белән дә шул ук хәл: нәтиҗәләр сезне канәгатьләндерми икән, нинди генә проблема белән очрашсагыз да, аңа карашыгызны үзгәртегез. 

14. Кем дә кем үзен бәхетсез, уңышсыз дип саный икән, белегез, бу кешеләр — уңышка никадәр якын булуларын аңламыйча, түземсезлек аркасында бирешкән затлар.

15. Күңел китек булса, идеаль кыяфәт берни дә тормый.

16. Игелек орлыклары чәчәм дип зурдан-зур проектлар кору мөһим түгел, кечкенә эшләр дә башкалар өчен олы ярдәм була ала. 

17. Тормышның иң олы шатлыкларыннан берсе — ул үзеңнең тормышыңнан, шәхси тәҗрибәңнән дә зур булган бер бөтеннең өлеше булу.

18. Стресс кичергән вакытта үзегезне кулга алу һәм тышкы вакыйгаларны эчке тойгыларыгыздан аера белү кирәк. 

19. Тормыш бик яхшы була ала…без моны сайлаган очракта. 

20. Элек мин үземнән сорый идем: «нигә мин? Нигә бу хәл нәкъ минем белән булды?» — дип. Әмма хәзер мин: «ә ни өчен мин түгел әле?» — дип әйтәм.

21. Тагын бер көн — ул тагын бер мөмкинлек!

Комментарии закрыты.