Роза Хафизова
Роза Хафизова
(1929 — 2005)
Татар балалар язучысы Роза Сәет кызы
Хафизова 1929 нчы елның 6 нчыфевралендә Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә туа. Үз төбәгендә урта белем алганнан соң, 1947-1951 нче елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. Берничә ел Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәрендә укытучы булып эшли.
Роза Хафизованың шуннан соңгы хезмәт юлы журналистика белән бәйле. Ул 1962 — 1986 нчы елларда «Ялкын» балалар
журналының баш редакторы була.
Роза Хафизова — үзенең иҗатын тулысынча балаларга багышлаган әдибә. Язучының беренче җыентыгы 1967 нче елда басылып чыга. Шуннан соң аның «Курай-малай маҗаралары», «Кирлемән», «Кашкарыйлар озын гомерле», «Әкиятләр», «Без әле кайтырбыз», «Сак-Сок тавышы», «Киек каз юлы», «Актәпи ник моңая?», «Карурманда ниләр булмас» кебек китаплары дөнья күрә. Аның аерым әсәрләре рус, үзбәк, казакъ, украин һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.
ӘТИ КАЙТКАН КӨН
Сабан туе да килеп җитте. Мин һаман әтинең кайтуын көтәм. Әни дә: «Бу арада хат-хәбәре дә юк, юлда түгелме икән?» — дип сөйләнә. Колхоз эшенә киткәнче, иртә-кич өйләрне, ишегалларын ялт иттереп тазартып куя. «Әтиегез кайтуына чиста торсын», — ди. Фатихның гына исе дә китми. Чөнки аның әтине бер дә күргәне юк. Көчле икәнен дә, бәләкәй чагымда мине, уч төбенә утыртып, баш өстенә күтәрүен дә белми. Батыр Мисбах кушаматлы икәнен белми дә белми инде. Мин энемне кызганам да, кайчакларда ачуым да килә. Теле ачылганнан бирле бар белгән сүзе: «Бир, миңа, мин дә барам!» Һичкая барыр хәл юк — арттан калмый. Суккалап
булса да калдырыр идем, соңыннан әнидән эләгер дип куркам. Әләкләвен генә кара әле син: «Әни, абый тия!» Менә шундый инде ул минем энем. Шуңа күрә пәкене аңа күрсәтмим әле. Ул йоклаган чакта, я әни янында кайнашканда гына, ялгызым качып уйныйм. Ә пәкене миңа Тимербай абый сөенче алган өчен бүләк итте. Кесәдә пәке булгач, сөлге котлатып йөрүче егетләр артыннан да иярәсем килмәде. Солтан белән бер-ике урамда
йөреп карадык та, аларга кайтып, пәкеле уйнарга утырдык.
Солтанның да күзләре кызды пәкегә. Үзләренең Зөлхия апалардан ерактарак яшәүләренә үкенеп бетә алмады. Тимербай абыйның үзләре турыннан узганын да күрә алмый калган. Күреп, каршысына чыкса, пәке аныкы буласы икән. Пәкесе аны «фашист пәкесе» дип хурлап маташкан иде
дә, әйләндерә-әйләндерә карый торгач, пычак сыртында «союз» дип язылган
җирен күреп алдык. Димәк, үзебезнеке! Пәкене күргән саен, Солтан хәзер авыр сулап куя. Мин аңа пәкене тотып карарга бирәм, кызганмыйм.
Солтан пәке урынына үзләренең бәрәңге әрчи торган пычаклары белән уйный. Ул үткен пычакны әтисе сугышка киткәнче чалгы тимереннән ясаган. Солтан аны гел кесәсендә йөртә. Пәкем юк чакта, мин дә аңа бик кызыга идем.
Солтан, үз чиратында, чалгы пычагын һавада мәтәлчек аттырып, йомшак кара туфракка батырды. Аннары кинәт әйтеп куйды:
- Әгәр дә ки сабан туена әти кайтса, сөенче алучыга мин бөтен малымны бирергә дә риза!
Минем дә сынатасым килмәде:
- Сөенче алучыга мин пәкемне дә кызганмас идем әле, —дидем.
Солтан очынып китте: «Чынмы, малай, чынмы?!» — дип сөйләнә-сөйләнә, капка төпләренә йөгереп барып, юлга карады. Аларның йорты калкулыкта утыра. Районнан кайта торган юл уч төбендәге кебек күренеп тора. Әтисеннән инде өч елдан артык хәбәр-хәтер булмаса да, Солтан һаман юлдан
күзен алмый, аны көтә. «Безнең әти разведчик иде. Разведчиклар бик җитез була алар, исәндер, кайтыр», — дип, мине дә ышандырырга тырыша.
- Чынлап та бирәсеңме, малай, сабан туена түгел, теләсә кайчан кайтса да бирәсеңме?
- Сөенчесен алганга бирәм!
Солтан пәкенең япьләрен ачып-ябып карады. Кашыгын, чәнечкесен капшады. Кызык: мондый бәләкәй кашык белән ашны ничек ашыйлар икән? Без бәрәңге шулпасын агач кашык белән генә ашыйбыз. Анда да әле эчендә берән-сәрән йөзеп йөргән бәрәңгеләрен башта кашык белән алабыз да шулпасын савыты белән күтәреп кенә эчәбез.
Ашау искә төштеме, борып, эч авырта башлый, уенның да кызыгы калмый. Мин пәкене кысып тоткан кулны кесәгә тыктым да өйгә таба йөгердем. Озаграк йөрелде шул биләмдә, әни мине нык кына тиргәп ташлады.
- Көне-төне биләм дә биләм. Кәҗәгә кышлык печәнне кем әзерләр дисең соң син?! — Ул, мине тирги-тирги, сәкегә ашъяулык җәеп, аш урыны әзерләде. — Ашагач ук, Фатихны ияртеп, әрәмәлеккә менеп төш, ишетсен колагың. Ярты капчык булса да үлән җыеп кайтырсыз. Иртәгә сабан туе дип
көнең узар, юкса…
хат-хәбәр — весть, известие
тазарту — здесь: очистить, вычистить
әләкләү — ябедничать
пәке — ножик (складной), перочинный ножик
ияртү — брать с собой, позволять следовать за собой
үкенү — каяться
хикмәтле — волшебный
елкылдау — блестеть, сверкать
әрчү — чистить
чалгы — коса
мәтәлчек аттыру (мәтәлдерү) — кувырнуть, перекувырнуть
мал — состояние, имущество, добро
калкулык — возвышенность
хәбәр-хәтер — известия, вести, сведения
япь — развилка, развилина
шулпа — бульон
биләм — бесцельное хождение, шатание
берән-сәрән (берәм-сәрәм) — по-одному
кышлык печән — сено на зиму
тирги-тирги — ругая
сәке — сплошные нары, лавка
ашъяулык — скатерть
әрәмәлек — место, поросшее кустарником
тел ачылу — заговорить, начать говорить (о ребёнке)
күз кызу — зариться на что-либо, иметь желание приобрести
Сораулар һәм биремнәр
- Әсәр нәрсә турында? Вакыйгалар кайчан була?
- Хикәядә татар халкының кайсы бәйрәме турында сүз бара?
- Малайларны нинди уртак теләк берләштерә?
- Алар нәрсә турында хыялланалар? Кемне көтәләр?
- Кечкенә Фатихның үз-үзен тотышы турында сөйләгез.
- Хикәядә балаларның нинди уеннары турында сүз бара?
- Малайга пәкене кем бүләк итә? Ни өчен? Сөенче алу турында сөйләгез.
- «Пәкесе дә бик хикмәтле шул. Сабы елкылдап торгач, Солтан башта аны «фашист пәкесе» дип хурлап маташкан иде, әйләндерә-әйләндерә карый торгач, пычак сыртына «союз» дип язылган җирен күреп алдык. Димәк, үзебезнеке», дигән юлларны укыгыз. Ни өчен пәке «үзебезнеке» диелә? Ни өчен малайлар «союз» дигән язу күргәч шатланалар?
9 Пәке малайларда нинди хисләр уята? «Әйе», «юк» дип җавап бирегез.
— Үз илләре белән горурлану;
— фашистларны күралмау;
— соклану;
— илне сакларга әзерләнү;
— ил кайгысын аңлау.
10 Хикәяләүче пәкене кемгә һәм кайчан бүләк итәргә тели? Сезнең шундый бик кадерле әйберегез бармы?
11 Әниләре улларына кая барырга куша?
Без әрәмәлектән чыкканда, көн кичкә авышкан иде инде. Шушма буендагы таллыкта өзеп-өзеп кошл;ар сайрый. Үлән арасында чикерткәләр чырылдый. Сарут исе борынны яра. Әрәмәлектә, кояшсыз җирдә үскән үлән каты булмый, капчыкны Фатих белән уйный-көлә генә бик тиз тутырдык.
Энемнең куллары кечкенә генә булса да, бик тиз җыя. Тик ул тезләнеп шуышып йөри. Чалбар балагын пычратып бетерә. Ни әйтсәң дә, бәләкәй шул әле! Биш яше дә тулмаган. Кайткан чакта, арбага утырт, дип теңкәмә тиячәк әле ул. Мин аңа карап-карап алам. Әти кайтса, бер кәҗәлек печән табар иде, дип тә уйлап куям.
Капчыкның авызын бәйләдем. Аннары Фатих белән икәүләп аны арбага күтәреп салдык та пар ат булып җигелеп кузгалдык. Әрәмәне чыккач, үр менәсе. Аннары олы юлга чыгабыз. Такыр юлдан арба үзе үк тәгәрәп барачак. Үр менгәндә,мин алдан тартам, Фатих арттан этә.
Уф, менеп җиттек! Олы юлга чыгуга, хәлебез бетеп, юл читендәге чирәмлеккә утырдык. Мин, кулымны кесәгә тыгып, пәкене барладым. Аны бик алып карыйсым килгән иде дә — түздем. Фатих «бир» дип теңкәгә тияр, аннары я югалтыр, я кулын кисәр. Ул үлән арасыннан нидер тапкан да, дөньясын онытып, аны күзәтә. Мин, чирәмгә сузылып ятып, зәңгәр күккә төбәлдем. Чикерткәләр тавышын тыңлап яту рәхәт. Шулвакыт колак төбендә генә Фатих чыркылдый: «Абый, дим, абый, менә камка тоттым».!Мин, күземне көчкә ачып, торып утырам. Фатих кулын миңа сузды. Камка, шуны гына көткәндәй, башта үтә күренмәле канатларын чыгарды, аннары кара бөрчекле кызыл канатларын җәйде дә очып китте. Мин, аның кайсы якка очканын карар өчен, урынымнан сикереп тордым һәм, юл буйлап безгә якынлашып килүче солдатны күреп, өнсез калдым. Аны Фатих та күреп алды.
Солдат, зур-зур адымнар ясап, ашыга-ашыга атлый. Өстендә — гимнастёрка. Гимнастёрка өстеннән буган каешының перәшкәсе ялтырап тора. Солдат миңа никтер таныш кебек тоелды. Аяк атлавымы, кулларын селтәвеме? Безнең әти түгелме соң бу?! Мин, үзем дә сизмичә: «Әти!» — дип кычкырып, солдатка каршы йөгердем. Әти, чынлап та, әти! Әнә ич, кашлары, күзләре нәкъ әтинеке. Тик карт ич бу, ябык, безнең әти тазарак иде. Мин кинәт туктап калдым. Солдат та, миңа җитәр-җитмәс, күзләрен зур ачып туктады. Никтер каушады, аптырап, бер — миңа, бер Фатихка карады. Аннары кинәт: «Улым, Мансур!» — дип алга ыргылды һәм мине кочаклап алды. Мин башымны әтигә төрттем һәм күптән онытылган, ләкин бик таныш, тәмле ис — әти исен тойдым. Артык түзәрлегем калмады, шатлыктан үксеп елап җибәрдем. Шулчак Фатих исемә төште. Соң аның әле әтине беркайчан да күргәне юк ич. Башымны күтәреп карасам, Фатих инде безнең янга килеп тә баскан, бер — әтигә, бер миңа карап тора. Үзе
менә-менә елап җибәрергә әзер. «Әти, бу — Фатих», — дидем мин. Әти үзе дә аңлап алды бугай. «Кара нинди дәү булган минем Фатих улым», — дип, аның алдына чүгәләде. Аннары чүгәләгән килеш кочагына алып сөйде.
Мин дә әтигә килеп сыендым. Әти ничектер бик авырлык белән генә тураеп басты. Юл уртасында торган бәләкәй арбага игътибар итте һәм аның ике күзеннән, мөлдерәп, ике тамчы яшь атылып чыкты. Ул күз яшьләрен кул аркасы белән сөртеп алды һәм шат тавыш белән кычкырып җибәрде:
— Яле, кайсыгыз арбага утыра?! — Әти биштәрен, тиз генә аркасыннан салып, үләнле капчыгыбыз өстенә куйды. Мин шул чагында гына сугышка киткәндәге әтинең тавышын, узен танып алдым. Күңелемә рәхәт бер җылы йөгерде, елмаеп җибәрдем. Фатих, «эһ» дигәнче, печән тулы капчык өстенә
менеп атланды. Мин аның артыннан арбага менәргә оялдым.
Без өчәү — әти, Фатих, мин — өйгә кайтып киттек. Әти арба тарта. Мин аның бер алдына, бер артына төшеп чабулыйм. Арба тартмагач, рәхәт, күңелле. «И, әни шатланыр да инде, бүген ул утауга бармады. Иртәгә — сабан туе. Без сине сугыш беткәч үк көтә башладык инде. Әнидән сөенче алам хәзер», — дип сөйләнәм үзем. Фатих бер дә юкка кычкырып көлә. Әти дә, бара-бара да, «алуяу» дип кычкырып, юыртып ала.
Без шулай, шау-гөр итеп, авылга килеп кердек. Мин ерактан ук Солтанның капка төпләрендә басып торганын күреп алдым. Ул безнең якка текәлеп карап торды да кирегә йөгерде.
— Солтан әнидән сөенче алырга йөгерде, йөгерсен әйдә, — дидем. Фатих күрмәсен өчен, әти алдына чыгып, аңа тиз генә пәкене күрсәтеп алдым. — Син кайтканны беренче күреп, миннән сөенче алса, мин аңа пәкемне бирмәкче идем. Зөлхия апаның ире Тимербай абый аны миңа сөенчегә бүләк итте.
- Солтанның әтисе дә кайтмаган, пәкесе дә юк икән
алайса.
Миңа никтер уңайсыз булып китте. Шулчак безгә таба йөгергән әнине күреп алдым. Әнине күрүгә, әти никтер туктап калды. Арба тәртәсен җиргә куйды. Әни, килә-килешкә, әтинең кочагына ташланды. Алар бер сүз дә эндәшешмәделәр. Мин тагын әти белән әнигә барып сыендым. Фатих кына арбада кукраеп утыра бирде. Беләм мин аны: гомер буе да арбадан төшмичә, үзен тарттырып йөрергә риза ул.
Безнең әвәрә килүебезне Солтан бер читтән генә күзәтеп торды да, исе китмәгән кыяфәттә, өйләренә таба атлады. Ул ничектер бөкрәеп, кечерәеп калган кебек күренде, күлмәк астыннан калак сөякләре тырпаеп тора. Бик кызгандым мин аны: әтисе дә сугыштан кайтмады, пәкесез дә калды. Сөенче ала алмады ич…
Өйдә әти булгач, бик күңелле иде. Безнең шунда ук кадер артты. Ул миңа перәшкәсе йолдызлы чын солдат каешы да алып кайткан әле. Минем хәзер әтием дә, пәкем дә, солдат каешым да бар. Ләкин никтер күңелемне корт кимерә. Солтанның калак сөякләре калкып торган аркасы, ябык йөзе, ничектер бик ямансу карашы күз алдымда тора. Без өйдә бәйрәм итәбез, күрше-тирә керә-чыга. Әни өстәлгә табагы белән бәрәңге пешереп утыртты. Әти бер тавыкны суеп бирде. Үзе: «Ике малайга — ике бот», — дип елмаеп сөйләнә. Фатих аңа ябышкан да, бер адым калмый, тагылып йөри. Кирәксә-кирәкмәсә дә, «әти, әти» дип кабатлый, туйдырып бетерер әле менә. Әнә муенына Тәлгатьне атландырып, Тимербай абый белән Зөлхия апа да килеп керде. Тәлгать әтисенең муенында патша кебек утыра. Бер Солтан өйләрендә ялгызы. Мин түзмәдем, аларга йөгердем. Бөтен рәхәт миңа гына булса, эчем күбәр!
Солтан лапаста чыбык-чабык чапкалап маташа иде. Мине күргәч, балтасын сүзсез генә түмәргә ыргытты. Мин, килә-килешкә, аңа пәкемне сузып:
- Сиңа булсын, — дидем.
Солтан, ышанырга да, ышанмаска да белмичә, бер — миңа, бер яшелле-зәңгәрле булып ялтыраган пәке сабына карап катып калды.
- Чынлапмы, малай?! — Солтан кыяр-кыймас кына кулын миңа сузды. Бит очларындагы, борын яфракларындагы сипкелләре кып-кызыл булып кызарды, күзләрендә нәни очкыннар биеште.
- Ал, әйдә. Сиңа булсын. — Үзем, пәкегә карамас өчен, күземне читкә бордым.
Солтан, минем кире уйлавымнан курыккан кебек, пәкене тиз генә кесәсенә
салды.
– Әти кайтканчы гына алам, малай, әти миңа моннан да яхшысын — алты япьлесен алып кайта, менә күрерсең, — диде.
Аннары без кулга-кул тотыныштык та урамга атылдык.
Сабан туена әзерләнергә!
Роза Хафизовадан
сарут — пырей
шуышып йөрү — ползать
теңкәгә тию — докучатъ, надоедатъ
чирәмлек — лужайка
чыркылдау — визжатъ, чирикатъ
камка — божъя коровка
үтә күренмәле — прозрачный
бөрчекле — крапчатьй
өнсез калу — остолбенетъ
каеш перәшкәсе — пряжка ремня
ыргылу — устремиться, рваться
башымны әтигә төрттем — прислонился головой к отцу
биштәр — котомка
чабулау — быстро бежать
утау — полоть, прополка
юыртып алу — скакать, бежать рысью
тәртә — оглобля
эндәшү — окликать, звать
кукраеп утыру — важничать, чваниться, хвастаться
сыену (елышу) — льнуть, прильнуть к кому-либо, к чему-либо
әвәрә килү — здесь: возиться
бөкрәю — сутулиться
калак сөякләре — лопатки
тырпаеп тору — торчать
кадер арту (кадерлеләнү) — стать уважаемым, почитаемым
ямансу — грустно
тагылып йөрү — ходить неотвязно
туйдырып бетерү — надоесть
түмәр — обрубок, чурбан
килә-килешкә — на ходу
кыяр-кыймас кына — нерешительно, застенчиво
атылу — здесь: помчаться
(эчкә) җылы йөгерү — успокоиться
күңелемне корт кимерә — скребёт на сердце
Сораулар һәм биремнәр
- Мансур белән Фатих әрәмәлектә нәрсә җыялар?
- Фатихның печән җыюы турындагы өлешне укыгыз. Сезнең дә энегез яки сеңдегез бармы? Аның турында сөйләгез.
- «Шулвакыт колак төбендә генә Фатих чыркылдый: «Абый, дим, абый, менә камка тоттым». Мин, күземне көчкә ачып, торып утырам. Фатих кулын миңа сузды. Камка, шуны гына көткәндәй, башта үтә күренмәле канатларын чыгарды, аннары кара бөрчекле кызыл канатларын җәйде дә очып китте» дигән өлешне укыгыз. Партадашыгыз белән кеше һәм табигать турында сөйләшегез.
- Камканы нинди сүзләр әйтеп очырталар? Сезнең камка очыртканыгыз бармы?
- Камка очкан юлдан кем кайта?
- Ни өчен Мансур әтисен танымый? Әтисе үзгәргәнме? Ә Фатих ни өчен әтисе янына йөгереп килми?
- Мансурга, Солтанга һәм Фатихка караган сүзләрне, өч багана итеп, эш дәфтәренә языгыз: «ярата», «сугарга курка», «бергә уйныйлар», «әтиләрен көтәләр», «ияреп йөри», «әнигә әләкли», «чалбар балагын пычрата», «пәкесен бүләк итәргә тели», «чыбык-чабык чапкалый», «күңелен корт кимерә», «балтасын түмәргә ыргыта», «пәке атышып уйныйлар».
- «Минем хәзер әтием дә, пәкем дә, солдат каешым да бар» дигән сүзләрне кем әйтә? Ул бәхетлеме?
- Солтан белән Мансурның диалогын рольләргә бүлеп укыгыз. Бала чаклары сугыш елларына туры килгән малайлар турында нәрсәләр әйтә аласыз? Бу темага караган тагын нинди әсәрләр укыганыгыз бар? Нинди фильмнар беләсез? Фикер алышыгыз.
- «Аерылышу», «озак күрешмәү», «сагыну», «күп еллар», «очрашу», «шатлык яшьләре», «сөенү» кебек сүзләрне кертеп, кечкенә хикәя языгыз..
- Әдәби әсәрнең идеясе турындагы теоретик төшенчәне укыгыз. Бу хикәядә автор нинди идея үткәрә? Ачыклагыз һәм эш дәфтәренә языгыз.
Идея (грекчадан — «күзаллау») — әсәрдә конкрет вакыйгалар һәм җанлы сурәтләрдә гомумиләштерелгән эмоциональ, образлы фикер. Әсәрдә гәүдәләнеш тапкан барлык фикерләр җыелмасын идея эчтәлеге дип
йөртәләр.
Идея (от греческого — «идея», «понятие», «представление») — сущность отношения писателя к жизни; главная обобщающая мысль, лежащая в основе художественного произведения и выраженная в образной
форме; авторское отношение к изображаемому.
—