Татар баласы укырга тиешле 100 китап

Татар баласы укырга тиешле 100 китап

Сез, ата-ана буларак, балага “китап җене” кагылуын күреп сөенәсез, аның мәктәп программасына кертелгән мәҗбүри әдәбиятны укып чыгуына шатланасыз, ләкин аның үсеше өчен тагын нинди китаплар тәкъдим итәргә соң, дигәч, югалып калырга да мөмкин. Без дә, “Гаилә һәм мәктәп” журналы, бу хакта уйлангач, “Мәктәп программасыннан тыш, татар баласы укырга тиешле 100 китап” исемлеген төзеп карарга булдык.

Бу эштә әдәбият галиме Әлфәт Закирҗановның ярдәм итүен сорадык (дөресен әйтергә кирәк, без мөрәҗәгать иткән башка әдәбиятчылар мондый җаваплылыкны үз өстенә алудан баш тартты). Әйе, “Гаилә һәм мәктәп”нең түбәндәге исемлеге шактый гына бәхәсләр уятырга мөмкин, без тәнкыйтькә әзер. Шулай да, бу гамәлебез татар әдәбияты һәм татар баласының үсеше, зәвыгы турында сөйләшүләргә этәргеч бирсә, без моңа шат булачакбыз.

 Әлфәт Закирҗанов, КФУ доценты, филология фәннәре докторы:

Мәктәп укучылары укырга тиешле 100 китап исемлеген төзү – катлаулы һәм каршылыклы гамәл. Беренчедән, әлеге исемлекне мәктәп программаларына кермәгән әсәрләрдән булдыру шарты куелды. Икенчедән, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып бетерү мөмкин түгел, шуңа да башлангыч, урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен якынча гына бүленде. Күләмле әсәрләр сайлап алу өчен аркылы сызык (/) белән бирелде. Өченчедән, 100 китап саны шулай ук якынча тәкъдим ителә. Аны һәркем тулыландыра яисә үзгәртә ала. Авторлар алфавит тәртибендә бара.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен

1. Абдулла Алиш. Ана әкиятләре. 
2. Резеда Вәлиева. Нәниләр китабы / Ак песи (җыентыклар).
3. Шәүкәт Галиев. Шәвәли хәйләсе : шаян шигырьләр.
4. Галимҗан Гыйльманов. Әбием сихерче бугай (җыентык).
5. Рафис Корбан. Тапкырларга табышмак (җыентык).
6. Рөстәм Мингалим. Галстуклы кәҗә (җыентык).
7. Роберт Миңнуллин. Сөенсеннәр әле сабыйлар (җыентык).
8. Хәкимҗан Халиков. Иң гадел дус (җыентык).
9. Халык иҗаты: әкиятләр. 
10. Халык иҗаты: мәкальләр һәм әйтемнәр. 
11. Халык иҗаты: табышмаклар. 

Урта сыйныф укучылары өчен

12. Гамил Афзал. Рәхмәт (җыентык).
13. Мирсәй Әмир. Миңнекамал.
14. Фатих Әмирхан. Ай өстендә Зөһрә кыз.
15. Габдрахман Әпсәләмов. Алтын йолдыз. 
16. Фәүзия Бәйрәмова. Кыңгырау / Алыплар илендә 
17. Ибраһим Гази. Тургай картаямы икән?
18. Мәҗит Гафури. Шигырьләр / Кара йөзләр.
19. Нәбирә Гыйматдинова. Сихерче / Сәвилә.
20. Дәрдемәнд. Агарган кыл (җыентык)
21. Нәҗип Думави. Су кызы / Болгар кызы Тойгы туташ.
22. Әмирхан Еники. Тауларга карап / Уяну.
23. Нәкый Исәнбәт. Хуҗа Насретдин. 
24. Ләбибә Ихсанова. Тузганак (хикәяләр җыентыгы)
25. Галиәсгар Камал. Безнең шәһәрнең серләре.
26. Фатих Кәрим. Поэмалар.
27. Ләбиб Лерон. Чыктым аркылы күпер (җыентык).
28. Шәйхи Маннур. Поэмалар / Чын сөю бармы?
29. Каюм Насыйри. Кырык вәзир.
30. Рифә Рахман. Бер микъдар былбыл / Сөннәтче әби.
31. Шамил Рәкыйпов. Кызлар–йолдызлар.
32. Сәгыйть Рәмиев. Сызла, күңелем! (җыентык)
33. Габделхәй Сабитов. Хикәяләр.
34. Габдулла Тукай. Сайланма әсәрләр (җыентык).
35. Хәсән Туфан. Кайсыгызның кулы җылы? (җыентык) 
36. Равил Фәйзуллин. Якты моң / Җил – вакыт ул (җыентыклар).
37. Сибгат Хәким. Сусау (җыентык).
38. Халык иҗаты: риваять һәм легендалар. 
39. Халык иҗаты: эпос-дастаннар. 
40. Халык иҗаты: бәетләр һәм мөнәҗәтләр.

Өлкән сыйныф укучылары өчен

41. Гариф Ахунов. Чикләвек төше / Идел кызы.
42. Мөдәррис Әгъләм. Кан тамырын кистем (җыентык).
43. Рәшит Әхмәтҗанов. Ачлык мәйданы (җыентык).
44. Роберт Әхмәтҗан. Таш аргамак (җыентык).
45. Харрас Әюп. Йөз яктысы (җыентык). 
46. Рабит Батулла. Юл буенда зәңгәр чәчәк / Сөембикә.
47. Салих Баттал. Олы юл буйлап / Чирмешән якларында.
48. Әхсән Баян. Яшьлегемне эзлим / Урланган ай. 
49. Гомәр Бәширов. Җидегән чишмә.
50. Хәй Вахит. Туй алдыннан.
51. Разил Вәлиев. Мирас / Кояшлы җыр.
52. Марсель Галиев. Нигез / Ак абагалар.
53. Тәлгат Галиуллин. Сәет Сакманов.
54. Наис Гамбәр. Ачык калган тәрәзәм… (җыентык)
55. Рәдиф Гаташ. Гөлләр су сорый (җыентык).
56. Таҗи Гыйззәт. Чаткылар / Ташкыннар. 
57. Аяз Гыйләҗев. Яра / Балта кем кулында? / Йәгез, бер дога…
58. Муса Җәлил. Моабит дәфтәрләре.
59. Ркаил Зәйдулла. Мәгарә / Ил (җыентыклар).
60. Зөлфәт. Йөрәгемне былбыл чакты (җыентык).
61. Галимҗан Ибраһимов. Адәмнәр.
62. Гаяз Исхакый. Зөләйха / Олуг Мөхәммәд.
63. Хисам Камал. Үлгәннән соң яздым.
64. Шәриф Камал. Курай тавышы / Чит илдә.
65. Камил Кәримов. Ком сәгате.
66. Кол Шәриф. И күңел, бу дөньядыр (җыентык).
67. Флүс Латыйфи. Ишелеп төшкән бәхет / Хыянәт.
68. Мәдинә Маликова. Шәфкать.
69. Зиннур Мансуров. Җәрәхәтле йөрәк җылырак (җыентык).
70. Мөхәммәт Мәһдиев. Торналар төшкән җирдә / Фронтовиклар / Ачы тәҗрибә.
71. Туфан Миңнуллин. Ай булмаса, йолдыз бар / Әниләр һәм бәбиләр.
72. Фәрваз Миңнуллин. Балта явызлар кулында (мәкаләләр җыентыгы
73. Мөхәммәт Мирза. Тере су (җыентык).
74. Газинур Морат. Түбә (җыентык).
75. Рафаэль Мостафин. Өзелгән җыр эзеннән.
76. Ринат Мөхәммәдиев. Сират күпере.
77. Җәмит Рәхимов. Батырша.
78. Әхмәт Рәшит. Сөембикә / Колшәриф.
79. Фоат Садриев. Кыргый алма әчесе.
80. Хәсән Сарьян. Бер ананың биш улы.
81. Факил Сафин. Гөлҗиһан / Биек тауның башларында.
82. Кадыйр Сибгатуллин. Әйтте шагыйрь (җыентык).
83. Саҗидә Сөләймәнова. Тормыш, исәнме!
84. Гурий Тавлин. Афәт.
85. Һади Такташ. Мәхәббәт тәүбәсе (җыентык).
86. Кәрим Тинчурин. Зәңгәр шәл.
87. Рафаил Төхфәтуллин. Йолдызым.
88. Нурихан Фәттах. Кырык дүртнең май аенда / Кичү.
89. Ренат Харис. Чехов базары / Исемсезләр.
90. Мөсәгыйть Хәбибуллин. Сөембикә-ханбикә һәм Иван Грозный / Атилла.
91. Зөлфәт Хәким. Гасыр моңы.
92. Айдар Хәлим. Сагыш китабы…/ Өч аяклы ат.
93. Шәриф Хәсәенов. Зөбәйдә – адәм баласы / Мәхәббәт сагышы.
94. Фатих Хөсни. Авыл өстендә йолдызлар / Чыбыркы.
95. Зиннур Хөснияр. Кышлаган үгез / Кичү/ Трагедиягә өч билет.
96. Лена Шагыйрьҗан. Боҗра вә Хөҗрә (җыентык).
97. Фаил Шәфигуллин. Ак маңгайлы бүреләр / Өй салуның ние бар.
98. Илдар Юзеев. Мәхәббәт китабы / Сандугачлар килгән безгә.
99. Миргазиян Юныс. Табу һәм югалту / Юлда уйланулар.
100. Фәнис Яруллин. Кыйгак-кыйгак каз кычкыра / Кайту.

*Мәктәп программасыннан тыш

1 комментарий к записи “Татар баласы укырга тиешле 100 китап”

  1. Рашида:

    Мин — әби. Минем 2 оныгым мәктәптә укый. Берсе — өлкән сыйныфта, берсе — урта сыйныфта. Мин дә аларга берничә әсәр тәкъдим итмәкче булам.Рәхмәт бик зур, хезмәтегез өчен.

Оставить комментарий