Текстлар

Җәйге ял

Минем  җәйге ялым бик күңелле булды. Башта мин әбием янына авылга кайттым. Анда әбиемә бакчада булыштым, дусларым белән су коенырга, җиләк җыярга бардым.  Июль  аенда мин “Кама” лагерында ял иттем. Лагерьда да бик рәхәт һәм күңелле булды – экскурсияләргә йөрдек, дельфинарийга, аквапаркка бардык, төрле кызыклы ярышларда, уеннарда катнаштык. Лагерьда мин бик күп яңа дуслар таптым, хәзер дә алар белән Интернет аша аралашам. Җәй бик күңелле, шулай да мин мәктәпне, сыйныфташларымны сагындым.

Туган көн

Минемчә , туган көн – күңелле бәйрәм ул. Минем туган көнем  30 нчы ноябрьдә. Мин бу көнне көтеп алам. Бәйрәмгә сыйныфташларымны, дусларымны чакырам. Әнием белән бергә бәйрәм табыны әзерлибез, салатлар ясыйбыз. Кунаклар килгәч, төрле кызыклы уеннар уйныйбыз, биибез, конкурслар оештырабыз, күңел ачабыз. Соңыннан мин, алып килгән бүләкләр өчен рәхмәт әйтеп, кунакларны озатам.

Мин, гомумән, бәйрәмнәрне бик яратам. Яңа елны, әти-әниемнең, апамның туган көннәрен без бик күңелле уздырабыз. Ә дусларым белән Сабантуйда бергә күңелле ял итәбез.

Мәктәптә бәйрәмнәр.

Безнең мәктәптә бәйрәмнәр бик еш була.Без татар һәм рус язучыларының иҗатына багышланган кичәләрне еш уздырабыз. Г. Тукай, М. Җәлил, Ф. Яруллин, Р. Вәлиев һәм башка шагыйрьләргә багышланган кичәләр була. Бу атнада герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган зур кичә үткәрдек. Аның  Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы, иҗаты турында бик күп өйрәндек, шигырьләрен ятладык. Безнең сыйныф укучылары аның “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерде. 

      Миңа тагын Шәүкәт Галиевның шигырьләре бик ошый. Аның шигырьләрендә юмор бик күп, тиз истә калалар.

Спорт(1)

Мин  спорт яратам. Миңа йөзү, чаңгыда шуу, волейбол, баскетбол уйнау бик ошый.  Ике  ел  волейбол секциясенә йөрдем. Безнең мәктәпнең волейбол командасы шәһәр буенча икенче урынны алды.  Бу – безнең өчен зур уңыш, әлбәттә. Кызганычка каршы, бу уку елында минем вакытым бик аз, шуңа күрә мин хәзер волейбол белән шөгыльләнмим.  Имтиханнарга әзерләнү өчен курсларга йөрим.

 

Спорт (2)

Дәресләрдән соң спорт белән шөгыльләнәм.Бөтен кешегә дә үзе теләгән спорт төре белән шөгыльләнергә тәкъдим итәр идем, чөнки спорт — физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли. Ихтыяр көчен дә ныгыта.

Мин йөзәргә бик яратам. Бу − минем иң яраткан шөгылем. Миңа бассейнда бигрәк тә баттерфляй ысулы белән йөзү ошый. Ул брасс стиленә охшаган, тик йөзгәндә кулларны гына судан чыгарасың.

Йөзү мускулларны ныгыта һәм сулыш алуны яхшырта. Мин, йөзү белән җитди шөгыльләнә башлаганнан соң, физик яктан ныгыдым. Йөзү буенча шәһәр ярышларында катнаштым. Дөрес, югары урыннар алмадым. Әмма анысы бик үк мөһим дә түгел, чөнки мин спорт белән сәламәтлек өчен шөгыльләнәм.

Үземнең организмны ныгыту өстенә, мин әле спорт секциясенә йөри башлагач тапкан дусларым белән аралашудан да тәм табам. Без барыбыз да сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз, кайбер безнең яшьтәшләр кебек тәмәке тартмыйбыз, сыра һәм башка исерткеч эчемлекләр эчмибез. Бу начар гадәтләр − йөзүченең иң явыз дошманнары. Тәмәке тарткан кеше яхшы итеп йөзә алмый.

Интернет

Хәзер укуны да, тормышны да Интернеттан башка күз алдына китереп тә булмый. Компьтер —  хәзер безнең иң якын дустыбыз. Дәресләрдә куллану өчен кирәкле материалларны, презентацияләрне мин компьютерда эшлим яки Интернеттан табам. Дусларым, сыйныфташларым белән дә мин күбрәк Интернет аша аралашам. Интернет аша мин  Англиядән  Эрина исемле кыз белән таныштым. Без аның белән скайпта еш сөйләшәбез, ул миңа инглиз телен яхшырак өйрәнергә булыша. Мине “Сыйныфташлар” яки “Контактта” челтәрендә табарга мөмкин.

 

Һөнәр.

Чынлап та, тормышта бик күп һөнәрләр бар: укытучы, табиб, сатучы, инженер, шофер һәм башкадар. Хәзер менеджер, брокер, промоутер кебек яңа һөнәрләр дә барлыкка килде. Шулар арасыннан үзең яраткан профессияне сайлау җиңел түгел.  Минем туризм белән бәйле һөнәр сайлыйсым килә. Төрле илләрдә булырга, туристик бизнес ачарга телим. Мин бик тырышып инглиз телен, географияне өйрәнәм, башка фәннәрдән дә яхшы укырга тырышам.

Минем әти-әнием – югары белемле белгечләр. Әнием – экономист(икътисадчы), әтием – заводта мастер. Алар үз эшләрен яраталар һәм миңа да үзем яраткан эшне сайларга киңәш бирәләр. 

 Гомумән, миңа күп һөнәрләр ошый. Кайчакта минем дизайнер  яки эколог буласым килә.  Үзем яраткан һөнәрне табармын дип уйлыйм.

 

Дуслар

 Мин үземнең дусларым турында язарга телим.  Минем фикеремчә, дусларсыз яшәп булмый. “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын!” – дигән мәкаль дә бар. Бу бик дөрес сүзләр. Минем дә дусларым күп, ләкин иң якын дусларым икәү генә. Алар —  Алена һәм Карина. Без беренче сыйныфтан ук бергә укыйбыз. Дусларым – бик акыллы, яхшы кызлар. Алар – ышанычлы дуслар. Без һәрвакыт бер-беребезгә булышабыз, бергә өй эшләрен эшлибез, курсларга йөрибез, буш вакытыбызны да бергә уздырабыз.   Тагын без спорт белән шөгыльләнәбез,  киноларга-концертларга да бергә барабыз. Интернетта да еш аралашабыз. Безгә бергә бик күңелле.   

Казан(1)

 Казан – борынгы шәһәрләрнең берсе. Казан турында тарихи истәлекләрдә иң беренче тапкыр 1177 нче елда искә алынган.   нче елда башкалабыз үзенең меңъеллыгын бәйрәм итте. Казанда истәлекле урыннар бик күп. Иң матур урыннары – Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Кол  Шәриф мәчете, Благовещение соборы.  Сынлы сәнгать музее, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе дә бик матур тарихи биналарда урнашкан.

2013 нче елның җәендә Универсиада уеннары булды.Казанда яңа спорт корылмалары, метро станцияләре, Универсиада авылы төзелде. Минем аларны бик күрәсем килә.

Казан(2)

Республикабызның башкаласы булган Казан − Идел буендагы иң борынгы шәһәрләрнең берсе. Бүгенгекөндә Казан − миллионнан артык халкы булган зур шәһәр. Ул истәлекле урыннаргабик бай.Экскурсия Кремльдән башланды. Кремль Казанның үзәгендә урнашкан. Ерактанрак карасаң, әйтерсеңлә ул бер утрауны биләп тора. Кичләрен шушы утрауны төрле төстәге утлар яктырта. Кремльгә кергән юлда ап-ак Спас манарасы урнашкан. Аны сәгать бизи. Кремль янында герой шагыйребез Муса Җәлилгәһәйкәлкуелган. Ул әсирлектә дә үлемсез шигырьләр язган, батырларча һәлак булган. Без аның шигырьләрен яратып укыйбыз.

Казанны һич тә Сөембикә манарасыннан башка күз алдына китереп булмый. Тирә-якка нур бөркеп торучы бу манара Казанның йөзек кашына һәм гүзәл тарихи символына әйләнде. Яңа корылмалардан булган Кол Шәриф мәчетен дә озаклап карадык.

Казан − студентлар шәһәре. Ул инде күптәннән Россиянең югары белем, фән, нәшрият үзәге булган. Татарстан өчен генә түгел, ә бөтен Идел буе, Урта Азия халыклары өчен мөгаллимнәр, фән эшлеклеләре әзерләгән, дәреслекләр һәм китаплар бастырып торган. Шуңа күрә дә анда бик күп уку йортлары урнашкан.

Без тагын Татар дәүләт академия театры бинасын күрдек. Ул Г. Камал исемен йөртә. Театр Кабан күле буенда урнашкан.

Казанның тагын бер истәлекле урыны булган Тукай музеен да карадык. Атаклы шагыйребезнең тормыш һәм иҗат юлы буенча күп мәгълүмат алдык.

Казан шәһәре миңа бик  ошады.

Туган ягым табигате.

Безнең Казан бик матур урында урнашкан.Янында Казансу елгасы ага. Җәен су коенабыз,балык тотабыз.Калын урманнарга да бай туган ягым. Төз наратлар,зифа ак каеннар,зур имәннәр һәм башка бик күп агачлар үсә анда. Урманда ял итәргә яратабыз,җиләк,гөмбә җыябыз.Иркен болыннарда аллы-гөлле чәчәкләр үсә,кошлар сайрый.

 Әйе,табигатебез бик матур. Ләкин аны яратырга һәм сакларга кирәк.

Безнең мәктәптә табигатьне саклау буенча зур эш алып барыла. Язын ел саен кошларга оялар ясыйбыз,агачлар утыртабыз.Безнең девизыбыз: урман,болын,елгаларны пычратмыйк,чүпләмик! Табигатьне саклыйк!

Имтихан

Көн саен имтиханнарга әзерләнәм. Мин рус теле һәм математикадан, татар теленнән, физикадан, җәмгыять белеменнән имтихан бирәчәкмен. Мин имтиханнарга тырышып әзерләнәм. Китапханәгә йөрим,бик күп китаплар укыйм.Интернеттан да кирәкле мәгълүмат алырга мөмкин.Мәктәптә өстәмә курсларда укыйм.Укытучыларны игътибар белән тыңлыйм.Дусларым белән буш вакытта да өстәмә шөгыльләнәбез.Имтиханнарны яхшы тапшырып, колледжга укырга керегә телим.

 

Буш вакыт(1)

Минем буш вакытым бик аз.Шулай да,вакыт булса, китаплар укырга, музыка тыңларга, дусларым белән аралашырга, кинога, театрга йөрергә яратам. Мин спорт белән дә шөгыльләнәм. Җиңел атлетика секциясенә йөрим. Миңа тагын хоккей, футбол, йөзү бик ошый.   Минемчә, спорт белән шөгыльләнергә кирәк, чөнки бу сәламәтлек өчен файдалы, характерны ныгыта.

Буш вакыт(2)

Мин буш вакытымда музыка тыңларга, дусларым белән аралашырга, компьютерда эшләргә, китаплар укырга яратам. Миңа табигать турында китаплар ошый. Тагын мин хайваннар, балыклар турында укырга яратам. Туган ягым Әлмәтнең  табигате,  тарихы, танылган шәхесләре турында бик күп беләм.

 

 

Юл йөрү кагыйдәләре

Мин юл йөрү кагыйдәләрен яхшы беләм һәм һәрвакыт үтәргә тырышам. Минемчә, юл йөрү кагыйдәләрен җәяүле дә, машина йөртүче дә яхшы белергә тиеш.Бу кагыйдәләрне без мәктәптә өйрәндек.  Без мәктәптә тагын велосипедта дөрес йөрү кагыйдәләрен дә өйрәндек. Бу миңа бик кирәк, чөнки минем  велосипедым бар.

 

Яраткан хайваннарым.

Мин йорт хайваннарын бик яратам. Миңа этләр, песиләр, балыклар бик ошый.  Мин бу хайваннар турында энциклопедияләр, журналлар укыйм, телевизион тапшырулар карыйм, интернеттан алар турында кызыклы мәгълүматлар табам.  Безнең өйдә  Лесси исемле этебез бар. Без аны бик яратабыз. Мин тагын балыклар һәм ташбака алырга телим.

 

Оставить комментарий