Тел төзәткеч тизәйткечләр һәм тел көрмәкләндергечләр

Тел төзәткеч тизәйткечләр һәм тел көрмәкләндергечләр

         Тел көрмәкләндергечләрнең бөтен хасияте — аларның авыр әйтелешендә. Бу әсәрләрдә авыр әйтелеш төрле алымнар белән оештырыла. Беришләре охшаш яңгырашлы сүзләрне еш куллану юлы белән, икенчеләре сөйләмнең һәр сүзен билгеле бер аваздан башлау юлы белән ясала.

        Тел көрмәкләндергечләр — юмористик әсәрләр. Әмма юмор күп очракта әсәрнең эчтәлегенә түгел, ә аларның әйтелешендә чагыла, ягъни аларны дөрес әйтә алмый аптырау көлке тудыра.

        Тел көрмәкләндергечләр — халык тарафыннан иҗат ителгән тел төзәтү (логопедик) чаралары алар. Балаларның телен ачтыру, авазларны дөрес әйтергә өйрәтү өчен бу әсәрләрдән һичшиксез файдаланырга кирәк.

(Кат-кат әйтергә)

Мин әйтә алам,

Кем әйтә ала,

Әхмәт, син әйтеп кара. (э, а)

 

Әрәмәдәге әрем әче. (э)

 

Без, Бәдәр белән бәрәңгегә барганда,

Бәдәрнең бидрәсенә балчык белән бәрә-бәрә бардык, (б)

 

Мин агамның дагаланган

Атын дагалаганмын, (г)

 

Үгезегез үзегезнеке,

Мөгезе үгезегезнеке, (з)

 

Сигез сыер асраганчы симез сыер асра. (с, з)

 

Кара карга кардан бара

Канатларын кага-кага. (к,р,г)

 

Карга, кара, кара, карга!

Каррык, каррык, каркылдама! (к,р)

 

Тукый, тукый тукыган,

Тугыз талны чукыган, (т, к)

 

Тау башындагы таллыкта

Тукраннар тукылдый, (т)

 

Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,

Чык-чык, кошчык, очып чык! (ч, к)

 

Чыбык-чабык дип чыгып чабып,

Чак чыбык-чабыкка абынмадым, (ч, к)

 

Күпер башында күп күркә,

Күп күркәгә кирәк күп көрпә, (к, у)

 

Таулар биек таллардан

Тал бөресе балланган, (л)

 

Көчле кеше очлы шөшле

Белән шушы төшне тиште, (ш)

 

Җәйнең ямьле көннәрендә

Җиләк җыя Җәмилә, (җ)

 

Табигатькә, кош-корт, бөҗәкләргә эндәшләр

  1. Кояшка

Кояш, чык!

Болыт, кач!

Без уйнарбыз җылыткач .

Кояш, чык, чык,

Майлы ботка бирермен,

Майлы ботка казанда,

Тәти кашы к базарда.

Әти китте базарга,

Тәти кашы к алырга.

Тәти кашы к сабы алтын,

Кирәкми безгә салкын.

  1. Яңгырга

Яңгыр, яу, яу, яу!

Тәти кашы к бирермен,

Тәмле ботка бирермен,

Тәти кашы к базарда,

Майлы ботка казанда.

Яңгыр, яу, яу, яу!

Ашлык уңсын ызанда,

Ботка пешсен казанда;

Алтын кашы к базарда,

Көмеш кашы к болытта.

Нык яварга онытма!

Яңгыр, яу, яу, яу!

Сине көтә җир , җир!

Безгә күмәч бир, бир!

Яңгыркаем, яу, яу, яу!

Үләннәр дә күп булсын,

Сыерлар да тук булсын,

Безгә эчәргә сөт булсын!

Яңгыр, яу, яу, яу!

Иләктән, чиләктән,

Пәрәмәчтән, коймактан,

Арпадан, бодайдан,

Эшләр китәр уңайдан.

Яңгыр, яу, яу, яу!

Бакчаларда алмагач

Үсми яңгыр яумагач.

Бакчалардан ни файда,

Алма пешеп тормагач.

Яңгыр, яу, яу, яу!

Яңгыр ява, томан төшә,

Кура җиләге пешә,

Ипи, пәрәмәч пешә.

Яңгыр, яу, яу, яу!

Ипи-күмәч зур үссен,

Безгә сөенеч килсен!

Карга

Карга әйтә: «Кар, кар,

Мичтә бәлеш бар, бар,

Мичтән бәлеш алыр идем,

Өйдә кунак бар, бар».

Карга әйтә: «Кар, кар,

Җирдә чеби бар, бар.

Берсен алып китәр идем,

Сакчылары бар, бар».

Тукран

Тук, тук, тукран,

Тукылдатып утырам,

Мичтә бәлеш пешәме?

Шуны көтеп утырам.

Тук, тук, тукран,

Тукылдатып утырам,

Агачтагы кортларның

Барсын чүпләп бетерәм.

Сыерчык

Сыерчык, сыерчык,

Күк күлмәгең киеп чык;

Үзеңнеке булмаса,

Атаңныкын киеп чык;

Атаңныкы булмаса,

Анаңныкын киеп чык;

Анаңныкы булмаса,

Бабайныкын киеп чык…

Ябалак

Ябалак, ябалак,

Йөрмә чеби сагалап,

Чебиемне бирмәм,

Күземә күренмә, көш!

 

Саескан

Саескан, саескан,

Бүрәнәгә ябышкан.

Бер аягы тимердән,

Бер аягы камырдан,

Шу, шу!

 

Такмаклар

Исәнмесез-саумысыз

Исәнмесез-саумысыз…

Нигә кәҗә саумыйсыз?

Әтәчегез күкәй салган,

Нигә чыгып алмыйсыз?

Шапшак сарыклар

Ике сарык юлга чыккан

Кулларында чемодан.

Иреннәрен буяганнар,

Ә битләре юмаган.

Тоз ялаучы тавык

Йорт кошларын ашатырга

Иртүк чыгам сарайга.

Тавыкларга тоз ялатам,

Печән салам казларга.

Гармунчы тавык

Иртән торып тышка чыксам,

Кырмыска утын кисә.

Кара сарык биеп йөри,

Сыер чәбәкәй итә.

Ак әтәч курай тарта,

Тавык гармун уйната.

Шул моңнарга чыдый алмый

Ата каз елап ята.

Хәйләкәр

Җырларга да мин оста,

Биергә дә мин оста.

Әти-әни эшкә кушса,

Мин авыру, мин хаста.

Аягымда кызыл яулык…

Аягымда кызыл яулык,

Башларымда чабата,

Җәйнең эссе көннәрендә

Аягым карга бата.

Бака кунак чакырган

Бака, бака-бакырган,

Бака кунак чакырган.

Кунаклары килмәгәч,

Тышка чыгып акырган.

Бакалар кунакка бара,

Чабатага төялеп.

Ике карга карап тора,

Себеркегә сөялеп.

Кәҗә-мәкәрҗә

Кәҗә керә бакчага,

Кәбестәне ашарга.

Таяк тотып чыксалар,

Хәзер тора качарга.

Кәҗә, кәҗә-мәкәрҗә,

Кермә минем бакчага.

Кысылырсың киртәгә,

Таяк төшәр җилкәңә.

Кәҗә, кермә бакчама

Яшел суган ашарга,

Яшел суган кикертә,

Читән аша сикертә.

Әтәч белән тавык

Әтәч менгән читәнгә,

«Кикирикүк» итәргә,

Әтәчкә дә хәбәр килгән

Армиягә китәргә.

Әтәч әйтә: «Бармыйм»,— ди,

Тавык әйтә: «Калмыйм,— ди,

Син армиягә китсәң,

Бер күкәй дә салмыйм»,— ди.

Әтәч армиягә китте,

Чабатага утырып.

Тавык мескен карап калды,

Ике күзен тутырып.

Йоклап ята

Чуар тавык суга бара,

Аягында чабата.

Шул вакытта, оялмыйча,

Ата каз йоклап ята.

Карап кала

Ике песи суга бара,

Көянтә, чиләк асып.

Ике тычкан карап кала,

Капка төбенә басып.

Биеп йөри

Иртән торып тышка чыксам,

Тараканнар кар көри.

Чикерткәләр, туфли киеп,

Урамда биеп йөри.

Атлары җырлый

Сары, сары, сап-сары

Сары пәке саплары.

Сараларга барган идем,

Җырлы й икән атлары.

Кунакка барам

Көзгегә карыйм әле,

Чәчемне тарыйм әле,

Әбиләргә бер атнага

Кунакка барыйм әле.

Уңган песи

Безнең песи бигрәк уңган,

Комганга су тутыра.

Бозавыбыз мич башында

Оек бәйләп утыра.

Ишек ачыгыз

Безнең дә бар мәчебез,

Сезнең дә бар мәчегез.

Безнең мәче сезгә килсә,

Зинһар, ишек ачыгыз.

Кызык мәзәкләр

Өлгермәгән

Кечкенә Шамил урамнан килеп кергәч, әнисе аның өс-башын күреп куркып киткән:

— Әбәү, ни булды, балам, кайда бу хәтле пычрандың?

Шамил:

— Егылдым ла…

Әнисе:

— Шушы өр-яңа чалбарың беләнме?

Шамил:

— Ә мин аны салырга өлгермәдем ич…

Күңелле итеп авырсын

Авырып ятучы әбисе янында оныгы бертуктаусыз тегесен-монысын сөйләнә икән. Апасы аңа:

— Әбине борчыма! Нәрсә тәтелдисең анда бертуктаусыз! — дип кычкырган.

Тегесе моңа бик үпкәләп мышкылдый башлаган:

— Син беләсеңме соң! Мин бит әбиемә авырырга күңеллерәк булсын дип сөйләшәм…

 

Борын канагач…

Нәсим урамнан борын канатып кайткач , әнисе аны бик каты орышырга тотынган.

— Белдем мин, белдем, уеныгызның сугыш белән бетәсен, алдан ук сизеп тордым! — дигән.

Малай, мышкылдап:

— Белеп торгансың, ә миңа әйтмәгәнсең,— дигән.

Почмакка басам

Бер бәләкәй бала, уйнап утыра торгач, стаканны ваткан.

Шунда әнисенә:

— Әни, мин почмакка басып торырга киттем, ә син стакан ватыкларын җыеп ал, — дигән.

Алсу

Алсу:

— Бүген бакчада миңа ярты гына алма бирделәр…

— Ә башкаларга бөтеннеме?

— Юк, барыбызга да яртышарны.

— Димәк, шулай тиеш.

— Ничек тиеш булсын, мин бит бөтенне дә ашый алам!

Курыкмый, имеш

Анасы кызына әйтте, ди:

— Әй, кызым, нинди зур үскәнсең, ә өйгә ялгыз керергә һаман куркасың.

Кызы моңа җавабын да әйтте, ди:

— Бер дә курыкмыйм, әни. Әйдә менә икәү бергә кереп карыйк, шунда күрерсең: куркам микән, юк микән.

Булышты

Әтисе эштән кайткач, улыннан сораштыра:

— Сәлим, бүген әниеңә булыштыңмы?

— Юк. Аның каравы сеңелем Мәрьямгә булыштым.

— Булдыргансың. Ә ничек итеп?

— Бергәләшеп бер банка вареньены ашап бетердек.

 

Әйбәт каршылаган

— Әни, без Сания апаларга телевизор карарга кердек.

— Йә, ничек каршылады соң?

— Бик әйбәт карш ы алды. Ишектән керүгә: «Сез генә җитмидер идегез!» — диде.

Чарасын тапкан

Бер нәни кыз әнисенә аш бүлмәсеннән кычкыра, ди:

— Әни! Сөт чиләгенә тычкан төшкән!

— Төшсә ни хәл итәсең? Алып ташлагансыңдыр ич? — дигән әнисе.

— Юк, тотарга курыктым. Тычканны тотарга дип песине дә чиләккә ташладым.

Бакчага ашыгам

Салих:

— Киендерегез мине тизрәк!

— Кая ашыгасың шулкадәр?

— Бакчага! Анда мине дусларым көтә!

— Дусларың белән ниләр эшлисез сез?

— Сугышабыз! 

Кунаклар алдына куярга

Әнисе улына акча биргән.

— Мә, улым, кибеттән ике кило алма алып кайт, кара аны, сатучы апаңа әйт, әйбәтләрен генә үлчәсен. Кунаклар алдына куярга,— дигән.

Малай алманы алып кайтып биргән.

— Йә ничек, улым, алманың әйбәтләрен алып кайттыңмы?

— Әйбәтләрен генә, әни. Мин аларның барысын да үзем тешләп-тешләп кабып карап алдым, бар да тәмле.

Ите шундыйдыр

— Ашың тәмсез, кызым, итне юмыйча салдыңмы әллә?

— Өч кат сабынлап юдым ич, әни. Ите шундыйдыр. 

Курчак әнисе

— Кызым, курчагыңны күрмим. Кая куйдың?

— Мин аны йокы бүлмәсенә кертеп яткырдым . Хәзер телевизорда балалар карарга ярамый торган фильм күрсәтәләр.

— Ә синең үзеңә карарга ярыймыни?

— Мин курчакның әнисе бит. Әниләр белән әтиләргә карарга ярый…

Песинең ял көне

Ике кечкенә малай үзара гәпләшәләр, ди.

— Песинең дә эше бар бит, әйеме?

— Бар, песи дә эшли. Ул тычкан тота.

— Тик һаман-һаман түгел: әнә кичә безнең коридорда көпә-көндез тычкан чабып узды, ә песи, ичмасам, мыегын да кыймылдатмады, тик йоклап ятты.

— Ә, алайсам, аның ял көне булган инде…

Чәч нигә агарган?

Бер әни үзенең тиктормас малаен шелтәли, ди.

— Бу шуклыгың, бу тыңлаусызлыгың белән чәчләремне агартасың инде син минем! — дип әйткән ди.

Малае әйткән ди:

— Алай булгач, әни җаным, кечкенә чагында син үзең дә бик тыңлаусыз булгансың икән .

— Ник алай дисең?

— Әбигә кара, бөтен чәче ап-ак!

Буе җитмәгән

Әнисе:

— Улым, бар әле, шушы сөлгене тиз генә кояшка элеп кер әле.

Малай сөлгене алып чыгып киткән дә шунда ук тагы кире әйләнеп килеп тә кергән.

Әнисе:

— Нигә элмәдең?

Малай:

— Кояшка буем җитмәде, әни, үзең эл.

Ул да эшли

Иртә белән барысы да ашыгып эшкә барырга җыеналар.

Кечкенә кыз Сәлимә болай ди:

— Мин дә эшкә барам.

— Ә кайда эшлисең соң син?

— Балалар бакчасында.

Оставить комментарий