Табынга рәхим итегез!

Кайчак без кунак кабул итү кагыйдәләренә, шулай ук табанда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә игътибар биреп җиткермибез. Боларны вак-төяк нәрсәләр дип исәплибез.
Кайвакыт менә ничек була. Сезне кунакка – ресторанга яки берәр чит ил делегациясе белән очрашуга чакыралар. Сез хуҗаларга ошарга тырышасыз, яңа кешеләр белән танышырга телисез, әмма үзегезгә үзегез читтән карагач, табында ничектер җайсыз утыруыгызны сизеп аласыз, кулларыгызны кая куярга, салфетка белән ни эшләргә икәнен белмисез, чәнечке аласыз, ләкин бу кулга пычак алырга кирәк икән, ләбаса. Өстәвенә тагын сез яратмаган аш китереп куялар. Әмма, хуҗаларның хәтере калмасын дип, сез аны ашап бетерәсез, елмайган булып кыланасыз. Сезнең каәефегез кырыла башлый, һәм сез, күңелле, тапкыр сүзле гәптәш була белсәгез дә, тагын берәр төрле ялгыш хәрәкәт ясап ташламагаем дип үзегезне тыярга мәҗбүр буласыз.
Өйгә кайткач та, табында утыра белмәгән өчен үзегезне битәрлисез, шушы гади нәрсәләргә ничек өйрәнергә икән соң? Дип борчылып яши башлыйсыз.
Табында үз-үзеңне дөрес тота белү, матур итеп ашау һәрвакытта да кешенең гомуми культура дәрәҗәсен күрсәтүче критерийлардан берсе дип исәпләнгән.
Вакытлар үтү белән табында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре дә мәгълүм бер дәрәҗәдә үзгәрә: бер төрле кагыйдәләр юкка чыга, яңалары барлыкка килә, әмма иң әһәмиятле нормалар үзгәрешсез кала. Монда әнә шул нормалар турында сүз барачак.

Оставить комментарий