Фонетик зарядка

Фонетик зарядка

  1. Табиб, синең тамгыңны караганда, ничек әйтергә куша? (А-а-а)
  2. Урманда адашканда ничек кычкыралар? (А-у, а-у)
  3. Кыз курчагын ничек йоклата? (Ә-ә-ә, ә-ә-ә)
  4. Атны ничек чакыралар? (Бах-бах-бах! Бах-бах-бах!)
  5. Бал корты ничек безелди? (Беззз, беззз, беззз!)
  6. Барабанга бәргәч, нинди тавыш чыга? (Бум! Бум! Бум!)
  7. Теш дәвалый торган машина ничек выжлый? (В-в-в)
  8. Салкыннан ничек калтырыйлар? (В-в-в)
  9. Күгәрчен ничек гөрли? (Гөлдер-гү, гөлдер-гү)
  10. Мотоциклны ничек кабызалар? (Д-н, д-н, д-н, д-н)
  11. Быргыда уйныйбыз.(Ду-ду-ду, ду-ду-ду)
  12. Көчле җил исә.(Ж-ж-ж)
  13. Табада май кыза. (Ч-ж-ж-ж)
  14. Кигәвен ничек выжылдый? (Ж-ж-ж)
  15. Җылы җәйнең көннәрендә

Җәймә тау итәгендә

Җизни кызы Җәүһәрия

Җиләк җыя чиләгенә.

Җиләк, җиләк, җиләкләр

Бик тиз тулмый чиләкләр.

Тулыр иде чиләге,

Юк бит аның җиләге.(А.Хәйруллина)

  1. Озынборын ничек безелди? (З-з-з)
  2. Үрмәкүч оясына эләккән чебен ничек безелди? (Без-з-з)
  3. Умарта корты синең яныңа килгәч, ничек безелди? (Без-з-з)
  4. Ишәк ничек кычкыра? (И-а, и-а)
  5. Курыкканда ничек әйтәләр? (Ой)
  6. Сокланганда ничек әйтәләр? (Ай-яй-яй)
  7. Карга ничек кычкыра? (Кар-кар-кар)
  8. Бака ничек бакылдый? (Ба-ка-ка-ка, ба-ка-ка-ка)
  9. Әтәч ничек кычкыра? (Кик-ри-күк!)
  10. Сүзсез генә җырлаганда ничек җырлыйлар? (ля, ля, ля; лә, лә, лә; ләл-лә-лә-лә- ләллә-лә)
  11. Сыер ничек кычкыра? (Му-му)
  12. Мәче ничек кычкыра? (Мияу)
  13. Мәче ничек мырлый? (Мыр-р-р)
  14. Кәҗә бәтие, сарыклар ничек кычкыра? (Мә-мә-мә)
  15. Шәмнәрне ничек сүндерәләр? (Өф-өф-өф)
  16. Авырткан җиргә ничек өрәләр? (Өф-өф-өф)
  17. Эт ничек ырлый? (Р-р-р)
  18. Мырауҗан ничек мырылдый? (Мр-р-р)
  19. Казлар ничек ысылдый? (С-с-с)
  20. Шардан һава ничек чыга? (С-с-с)
  21. Сәгать ничек йөри? (Тик-так, тик-так)
  22. Поезд үзенчә ашыга һәм үзенчә тавыш чыгара. (Т-т-т, ту-ту-ту, то-то-то, ты-ты-ты)
  23. Бүре ничек улый? (У-у-у-у-у)
  24. Үрдәкләрне ничек чакыралар? (Үти-үти-үти)
  25. Күке ничек кычкыра? (Күк-кү, күк-кү)
  26. Күгәрченнәр ничек гөрләшә? (Гү-гү-гү)
  27. Шарны ничек кабарталар? (Ф-ф-ф)
  28. Без ничек кычкырып көләбез? (Ха-ха-ха)
  29. Көтмәгәндә кешене куркытып, ничек әйтәбез? (Һайт!)
  30. Чыпчыклар ничек чыркылдый? (Чырык-чырык)
  31. Чебиләрне ничек чакыралар? (Чеп-чеп-чеп)
  32. Берәр төрле эш барып чыкмаса, ничек әйтәләр? (Эх!..)

Оставить комментарий